МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 28 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Муса Җәлилнең тууына 113 ел 15.02.2019

15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә әдәби кичә үткәрелде. Балаларга язучы турында тулы белешмә бирелде, укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.Муса Җәлил. Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил иҗаты фашизмга каршы аяусыз көрәшкә өндәү-чакыруга багышлана. Ул, 1941 елның июнь аенда язган «Соңгы көрәшкә» шигыреннән башлап, 1942 елның 26 июнь көнне, фашистлар кулына әсирлеккә эләккәнгә кадәр, ягъни бер ел эчендә, «Яулык» шигырен дә кертеп, 41 әсәр иҗат итәргә өлгерә. Муса Җәлилнең фашизмга каршы корал һәм каләм көче белән көрәше зур фаҗига белән тәмамлана: Волхов фронтында чолганышта калып сугышканда, шагыйрь берничә тапкыр каты яралана һәм аңын югалткан хәлдә дошман кулына әсирлеккә эләгә, 791 көн буе тоткынлыкта газап чигә. Ләкин ул анда да фашистларга каршы яшерен көрәш оештыра, шунда үзенең атаклы, үлемсез «Моабит дәфтәрләре» шигырьләрен иҗат итә. Патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең тиңдәшсез героик көрәшләре, аларның какшамас рухы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
-
Рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе 13.02.2019

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе узды.
-
Онытылмас көн 11.02.2019

2019 нчы ел 15 нче февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 30 ел. Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә – күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый. Бу вакыйга уңаеннан мәктәптә сыйныф сәгатьләре үтте.
-
Прием заявлений в 1 класс 30.01.2019
Заявление в электронном виде необходимо подавать на Портале государственных услуг Республики Татарстан (uslugi.tatar.ru) за 5 дней до прихода в школу с документами во вкладке «ОБРАЗОВАНИЕ» при обязательной регистрации в системе ЕСИА (см. Инструкцию по регистрации в ЕСИА).
Только после подачи заявления в электронном виде, вы приходите с документами в школу!С 1 февраля 2019 года производится набор детей в первый класс.Документы, необходимые для зачисления в школу:1) документ, удостоверяющий личность родителя (законного представителя) ребенка (оригинал) и ксерокопия 1 страница, прописка2) заявление установленного образца (заполняется в школе);3) свидетельство о рождении ребенка (оригинал и копия, копия с двух сторон)4) свидетельство о регистрации ребенка по месту жительства (оригинал и копия).Родители (законные представители) ребёнка, являющегося иностранным гражданином или лицом без гражданства, дополнительно предъявляют заверенные в условном порядке копии документа, подтверждающего родство заявителя (или законность представителя прав обучающегося), и документа, подтверждающего право заявителя на пребывание в Российской Федерации.Иностранные граждане и лица и лица без гражданства, в том числе соотечественники за рубежом, все документы представляют на русском языке или с заверенным в установленном порядке переводом на русский язык. -
Һөнәрләр күп... 28.01.2019

Бүген 5-9 нчы сыйныф укучылары авыл китапханәсендә үткәрелгән "Һөнәрләр күп, кайсын сайларга?" дигән әдәби-тематик кичәдә катнаштылар. Әлеге чарага авыл җирендә эшләүче төрле һөнәр ияләре чакырылган иде. Алар үзләренең һөнәргә килү юллары белән таныштырдылар, укучыларга киңәшләрен бирделәр.
-
Ленинград камалышы өзелүгә-75 ел 28.01.2019

Һәр көне үзе бер айга торырлык шушы вакыт эчендә фашист илбасарлары Нева ярындагы герой-шәһәргә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 меңнән артык зур җимергеч көчкә ия фугас бомба ташлый. Блокада дәвамында Ленинградта 1 млн. чамасы кеше һәлак була, күп кеше ачлыктан үлә. Ленинград оборонасында бар шәһәр халкы катнаша. Халык ополчениесе һәм регуляр гаскәрләр шәһәрнең оборона комитеты җитәкчелегендә дошманга каршы оешкан рәвештә көрәшә. Шәһәрнең һәр кешесе диярлек 27 мең км. озынлыгындагы окоплар, танкларга каршы чокырлар казуда, дот һәм дзотлар төзүдә, танкларга каршы тимер-бетон багана урнаштыруда катнаша. Быел Ленинград блокадасы өзелүгә-75 ел. Шушы вакыйга уңаеннан сыйныф җитәкчеләре әлеге елларга багышланган видеороликлар күрсәттеләр. Бу видеороликлар аша укучылар әлеге чорның коточкыч вакыйгаларын карадылар. Хәзерге тыныч тормышның кадерен белергә кирәклеген тирәнтен аңладылар.
-
Республиканский родительский интернет-семинар 25.01.2019

-
9 нчы сыйныфларда йомгаклау әңгәмәсе 22.01.2019

9 нчы сыйныфларда 13 февральдә рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе була. Йомгаклау әңгәмәсе нәтиҗәләре буенча укучылар ГИА – 2019 га кертелгән дип саналалар. Йомгаклау әңгәмәсенә кертелү өчен:
-
Театр елы 22.01.2019

2019 нчы ел Россиядә театр елы дип игълан ителде. "Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россия Федерациясендә 2019 елны Театр елы итеп уздырырга", - диелгән Россия Президиенты Владимир Путин тамгалаган указда.
Бүген Театр елына карата тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Укучылар театр сәнгатенең үткәне, бүгенгесе белән таныштылар. -
Ата-аналар җыелышы 21.01.2019

Бүген IX сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булды.









