Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Җәйге каникул башланды! 01.06.2019

Мәктәп укучылары өчен көтеп алынган каникул башланды. Бу чорда балалар һәрвакытта да әти-әниләр күзәтүе астында булмыйлар. Җәйге иреклелек балаларның җаваплылык хисен дә киметә. Укучылар арасында саксызлык нәтиҗәсендә травма алулар да нәкъ менә шушы чорда арта. Укучыларның җәйге каникулны күңелле һәм исән-имин ял итеп килүләрен телибез.
-
Җәйге каникул вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк 01.06.2019

Ниһаять балалар өчен иң күңелле вакыт – җәйге каникул җитте. Укулар юк, иртүк торасы юк, көне буена рәхәтләнеп ял итәргә була. Ләкин аңа да карамастан, җәйге каникул вакытында төрле күңелсез хәлләр булырга мөммкин, аларга юлыкмас өчен, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Шуларның кайберләрен искәртеп китәргә комачауламас.
Менә алар:
· юл йөрү кагыйдәләре;
· пожар куркынычсызлыгы;
· газ һәм электр приборлары белән сак эш итү;
· елга һәм су буйларында үз – үзен сак тоту;
· өлкәннәрдән башка юлга чыкмау;
· санитария кагыйдәләре үтәлмәгән сулыкларда су кермәү;
· таныш булмаган яки агулы үсемлекләрдән, бөҗәкләрдән сак булу (урманнарда талпан);
· җәмәгать урыннарында үз – үзеңне әдәпле тоту;
· шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү;
· ташлап калдырылган, таныш булмаган әйберләргә кагылмаска;
· кичке сәг. 23.00 дан соң урамда йөрмәскә;
· таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска, чит кешеләрнең төрле күрсәтмәләрен үтәмәскә; очраклы рәвештә шундый бәлаләргә юлыксаң, кичекмәстән өлкәннәргә җиткерергә; чит әйберләр алмаска;
· спиртлы эчемлекләр, пиво, тәмәке, наркотик матдәләр кулланмау;
· рөхсәтсез ерак юлларга чыкмау, чит транспортка утырып китмәү;
· үзәк урамнарда велисипедта йөрмәү.
-
Балаларны яклау көне уңаеннан квест-уен 31.05.2019

Бүген уку елының соңгы көнен балалар бик күңелле уздырдылар. Балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә, төгәлрәк әйткәндә, квест-уенда катнаштылар алар. Маршрут буенча “Иҗади тукталыш”, “Китап – белем чишмәсе”, “Спорт – сәламәтлек нигезе”, “Табигать кочагында”, “Оста куллар”, “Җиде кат үлчә, бер кат кис”, “Инглиз теле дөньясында”, “Татарча да яхшы бел”, “Русча да яхшы бел” кебек тукталышларны үтәргә кирәк иде. Һәр тукталыш кызыклы сораулар, табышмаклар чишү, төрле биремнәрне үтәү белән үрелеп барды. Шуларны үтәп алга барырга һәм финишка җитәргә кирәк. Балалар бик күп мәгълүмат белән таныштылар, биремнәр үтәп, сорауларга җаваплар бирделәр. Аларның берсен-берсе уздырып тулырак җаваплар бирүләре, икенче тукталышның кайда булачагын күзалларга тырышулары - уенның бик мавыктыргыч икәнлеген күрсәтте. Соңыннан җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде, һәр сыйныфка татлы бүләкләр бирелде.
-
Уку елы нәтиҗәләре буенча гомуми линейка 31.05.2019

Бүген уку елы нәтиҗәләре буенча гомуми линейка үткәрелде. Линейканы мәктәп директоры М.И. Гатауллина үзенең чыгышын укучыларны 2018-2019 нчы уку елын тәмамлау белән котлап башлады, спорт ярышларында , иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда җиңгән укучыларны котлады, яңа уңышлар теләде. Алда балаларны кызыклы каникуллар көтә. Уңышлар сезгә , балалар, ял итеп, көч туплап, мәктәпкә килүегезне көтеп калабыз.
-
Педагогик киңәшмә 31.05.2019

Мәктәбебездә чираттагы педагогик киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гайнетдинова Д.Х. уку елы нәтиҗәләре, арадаш аттестация нәтиҗәләре белән таныштырды. Мәктәпнең методик берләшмә җитәкчеләре узган уку елында эшләгән эшләренә отчет бирделәр һәм бу уку елына план буенча алынган эшләре белән таныштырдылар. Киңәшмә ахырында алдагы чиректә укыту сыйфатын күтәрү, дәүләт имтиханына әзерләнү буенча бурычлар куелды.
-
Язгы табигатькә экскурсия 30.05.2019

Бүген башлангыч сыйныф укучылары язгы табигатькә экскурсиягә чыктылар. Алар анда табигатьнең матурлыгын күзәттеләр, төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Укытучы апалары файдалы дару үләннәре турында аңлаттылар. Аннан соң рәхәтләнеп төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм әниләре җибәргән тәмле ризыклар белән дә сыйландылар. Балаларга экскурсия бик тә ошады.
-
Туган якны өйрәнү буенча муниципаль квест 30.05.2019

Бүген балаларны яклау көне уңаеннан авыл китапханәсе "Прошагай свой край" дип исемләнгән туган якны өйрәнү буенча муниципаль квест оештырды. Чарада 5-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Аның максаты авылыбызның чишмә, тау һәм башка атамалары, тарихы белән танышу иде. Квест-уен аша балалар тирә-як турындагы белемнәрен киңәйттеләр, кызыклы башваткычлар чиштеләр һәм сорауларга җавап бирделәр. Бик мавыктыргыч, файдалы квест-уенны Олы Яке китапханәсе хезмәткәре Закирова Әлфинур оештырды.
-
Сегодня школьники сдали ОГЭ по обществознанию 30.05.2019

-
Бәрәңге утырттык 29.05.2019

"Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне", дип әйтәләр. Бүген укучылар мәктәп яны тәҗрибә участогында бәрәңге утырттылар.
-
ОГЭ по русскому языку 28.05.2019

Сегодня девятиклассники сдали первый обязательный экзамен — русский язык. Продолжительность испытания — почти четыре часа. Для получения аттестата выпускникам 9-х классов предстоит пройти экзаменационные испытания по четырем предметам: двум обязательным – русскому языку и математике и двум предметам по выбору. Экзамен по второму обязательному предмету – математике состоится 6 июня.











