Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Профессия сайлау 28.10.2019

9 нчы сыйныф укучылары өчен бик җаваплы чор килеп җитте. Алда – имтиханнар һәм уку йортларына укырга керү планнары.
Казаннан килгән Кооператив институты белгечләре белән мәктәбебездә очрашу файдалы булгандыр. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, факультетлар, укыту тәртибе белән таныштылар.
-
Көзге бал 25.10.2019

Матур традицияләребезнең дәвамы булып ел саен үткәрелүче “Көзге бал” бәйрәме тора. 2 нче сыйныфтан алып 9 нчы сыйныфка кадәр укучылар сыйныф җитәкчеләре ярдәме белән бик матур бәйге оештырдылар.
Алдан бирелгән өй эшләре буенча, җыр, шигырь, скетч “Көз” темасына, җирәбә буенча сайланган татар, мари,инглиз, рус, шәрыкъ, керәшен халыклары биюләрен башкардылар. Үзебез аз булуга карамастан, сәгать ярымлык чара килеп чыкты. Бу көнне уйнадык-көлдек, рәхәтләнеп ял иттек.
-
Күргәзмә 24.10.2019

Ел саен Олы Яке мәктәбе укучылары көзге мул уңыштан эшләнмәләр ясыйлар. Быел да әлеге күргәзмәдә кемнәр генә юк иде: ташкабактан кораб, кәбестәдән эт, кыярдан кактус, бәрәңгедән песи баласы, диңгезе белән бергә кит, мультфильм образлары “Смешариклар” , бәрәңгедән керпеләр һәм башкалар. Күренеп тора, әти-әниләребез һәм укучыларыбыз фантазиясе бай.
-
"Көзге бал" бәйрәменә әзерлек 23.10.2019

Тиздән көзге каникулларга килеп җитә. Укучылар уку өлгерешлеге өстендә генә түгел, традициягә әверелгән "Көзге бал"бәйрәменә дә әзерлек алып баралар. Быел "Көз" темасына плакатлар ясау үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Җирәбә буенча һәр сыйныф өч көз аеның берсен, инглиз, татар, рус теллләре арасыннан үзләренә туры килгәнен сайлап алдылар. Шулай итеп, өч телдә өч көз ае - укучыларыбыз иҗатында.
-
Профилактика гриппа 22.10.2019

Профилактика ГРИППА
Специфическая
Самым эффективным способом профилактики ГРИППа и его тяжелых последствий является ВАКЦИНАЦИЯ!
Вакцинация особенно необходима лицам из группы риска:
ü беременным;
ü детям с 6-ти месяцев;
ü пожилым людям;
ü лицам со слабым иммунитетом или хроническими заболеваниями;
ü людям с заболеваниями сердца, сосудов, дыхательной системы;
ü лицам из групп профессионального риска (медработникам, учителям, студентам, работникам сферы обслуживания и транспорта).
Вакцинопрофилактика проводится за 2-3 недели до начала роста заболеваемости. Провакцинироваться можно в медицинском учреждении, а также прививку могут сделать мобильные прививочные бригады.
Детям вакцинопрофилактику организуют в ДДУ и школах, только с письменного разрешения родителей.
Неспецифическая
ü Пользуйтесь маской в местах скопления людей. Периодичность смены маски каждые 3 часа;
ü Соблюдайте правила личной гигиены (регулярно мойте руки, особенно после посещения улицы);
ü Сократите время пребывания в местах массовых скоплений людей;
ü Проветривайте и делайте влажную уборку в помещении, в котором находитесь;
ü Укрепляйте иммунитет (сбалансированное питание, прием продуктов богатых витаминами, особенно содержащих витамин С (клюква, брусника, лимон и др.);
ü
Ведите здоровый образ жизни, высыпайтесь и регулярно занимайтесь физкультурой;
ü Одевайтесь по погоде.
Единый консультационный центр Роспотребнадзора
8 800 555 49 43
-
Яшь армеецлар 19.10.2019

Олы Яке мәктәбендә Илгиз Солтан улы җитәкчелегендә “Бөркетләр” отряды эшләп килә. Бөркетләребез барлык эштә актив катнашалар. Бүген алар авылыбызда урнашкан Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызга куелган һәйкәлне чистарттылар, чүпләрен түктеләр.
Яшь буыныбыз мондый мәрхәмәт акцияләрендә күбрәк катнашсын иде.
-
Татарча диктант яздык! 19.10.2019

Менә, ниһаять, ул көн килеп җитте. Ватанпәрвәр бар укытучы һәм укучылар җыелышып татарча диктант яздык. Текстны авылыбыз китапханәчесе Закирова Альфинур укыды. Бик мәгънәле һәм эчтәлекле диктантны язып бетергәнебезне сизми дә калдык. Түземсезләнеп, нәтиҗәләр көтәбез.
-
"Татарча диктант"ка әзерлек бара. 15.10.2019

“Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара берлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы , Казан (Идел буе) федераль университеты , филология һәм мәдәниятара багланышлар институты берлегендә “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясе уздырыла.
Диктант Рәсәй Федерациясенең барлык субъектларында , чит илләрдә һәм Татарстан Республикасы районнарында бер көндә уздырыла. Уздыру көне һәм вакыты: 2019 нчы ел, 19 нчы октябрь, 13 сәгатьтә.
Барлык укучыларны, укытучыларны, әти-әни, әби – бабайларны һәм башка үз көчен сынап карарга теләүчеләрне 19 нчы октябрьдә 13 сәгатьтә мәктәбебезгә “Татарча диктант” ка чакырабыз.
Совместно с Исполкомом Международного союза Всемирного конгресса татар, министерство по делам молодёжи РТ, КФУ, институт филологии и межкультурной коммуникации проводится Всемирная образовательная акция «Татарча диктант».
Диктант проводится в 2019 году 19 октября в 13 часов во всех субъектах Российской Федерации , в районах Республики Татарстан и Зарубежье.
Всех желающих приглашаем в МБОУ «Большеякинская ООШ ЗМР РТ” с. Большие Яки 19 октября в 13 часов на «Татарча Диктант».
-
Чаңгы ярышына әзерлек 09.10.2019

-
Укытучылар көне белән!
05.10.2019
5 нче октябрь – бөтен илебездә Укытучылар көне билгеләп үтелә.
Безнең мәктәптә иртән укучылар оешмасы укытучыларны котлау открыткасы, изге теләкләр, җырлар белән каршы алдылар. Үзидарә көнен балалар ел саен көтеп алалар. 8-9 сыйныф укучылары үзләрен укытучы ролендә сынап карадылар. Күңелле көнебез концерт белән тәмамланды.











