Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Шимбә өмәсе 21.09.2019

Кояш чыгуын көтеп кенә тордык.
Эш коралы алып эшкә тотындык.
-
Безнең мәктәп - беренче. 21.09.2019

Шимбә көнне, 21 сентябрьдә, Яшел Үзән шәһәрендә “Маяк” спорт комплексы территориясендә Милләтләр кроссы – 2019 ярышлары узды. Чара Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында үткәрелде.
10:00 сәгатьтә-тантаналы парад, ә 10:15 сәгатьтә-ярышлар старт алды.
Йөгерү аралыгы:
300 метр- 1-4 сыйныф укучылары ;
500 метр- 5-8 сыйныф укучылары ;
1000 метр- 9-11 сыйныф егетләре, урта махсус уку йортлары , югары уку йортлары ;
2019 метр-барлык теләүчеләр өчен.
Ярышның иң күңелле өлеше – безнең мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Фәниснең 300 метр аралыкта беренче урынны алуы. Киләчәктә аңа уңышлар, сәламәтлек, зур җиңүләр телибез.
-
Бөтендөнья милли костюм көне 21.09.2019

21 нче сентябрь - Бөтендөнья милли костюм көне. Әлеге датаны мәктәбебез укучылары да билгеләп үтте. Төрле милләт костюмнарын киеп, җырлап - биеп күңел ачтылар.
Һәр милләтнең үз теле,тарихы, гореф-гадәте, киемнәре. Күпмилләтле илебездә бер-беребезгә толерантлы булып, хөрмәт итеп яшик.
-
Казанга сәяхәт 19.09.2019

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары Казан шәһәрендә булдылар. Сәяхәт гади түгел, ә тылсымлы. Чөнки алар үткәнгә барып кайттылар.
Сүз «Россия – минем тарихым» тарихи паркы - Россия тарихы буенча "тере дәреслек" турында бара. Илебезнең бөтен тарихын борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр тәшкил иткән дөньядагы бердәнбер мультимедиа комплексы. Мәктәбебез укучылары Республикабызның бүтән районннарыннан килгән укучылар белән берлектә заманча күргәзмәдән бик зур кичерешләр белән кайттылар.
-
Чәршәмбе өмәсе 18.09.2019

Көннәр салкынайтып, көзге болытлар килүгә карамастан, мәктәп территориясен чистарту һәм төзекләндерү дәвам итә.
Бүген бу эшне 5-7 сыйныф укучылары башкарды.
Чисталык – безнең кулларда!
-
Экологик диктант 16.09.2019

16 нчы сентябрьдә 7-9 сыйныф укучылары Бөтенроссия экологик диктантының региональ этабында катнаштылар.
Максат - Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында укучылар арасында экологик белемнәрне популярлаштыру. 20 сораулы тест биремнәре укучыларга биология фәнен тагын да тирәнтен өйрәнергә ярдәм итә. Хәзер түземсезлек белән нәтиҗәләр көтәбез.
-
Шимбә өмәсе 14.09.2019

14 нче сентябрьдан 30 нчы октябрьга кадәр районыбыз мәктәпләрендә шимбә һәм чәршәмбе өмәләре игълан ителде.
Яке мәктәбе укучылары да бу эштә актив катнаштылар. 2 нче сыйныфтан алып 9 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә мәктәп тирәсен чүп-чардан чистарттылар, ишегалдын себерделәр.
-
Мәрхәмәтле Татарстан 13.09.2019

Татарстан Республикасында гражданлык позициясен формалаштыру, җәмгыятьтә шәфкатьлелек, социаль проблемаларны чишүнең мөһим ресурсы буларак ирекле ярдәмчеллекнең яңа идеяләрен алга этәрү, гражданлык активлыгын арттыру максатларында 2019 елның 5-12 сентябрендә «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» ирекле акциясе үткәрелде.
Мәрхәмәт һәм шәфкать темасы сыйныф сәгатьләрендә яктыртылды.
“Шәфкатьле эшләр көне”ндә укучылар өлкәннәргә йорт тирәсендә булыштылар, олы яшьтәге ветеран укытучыларыбызның һәм өлкәннәрнең хәлен белеп, су китерделәр. “Шәфкатьле Җир шары” чарасында тирә-юньне чүп-чардан арындырдылар.
-
Җиңү дәресе 10.09.2019

2020 ел илебез тарихында зур вакыйга - Бөек Җиңүнең 75 еллыгы – белән истә калачак.
Яңа уку елы әлеге зур чарага әзерлек белән башланды. 2нче сыйныфтан 9 нчы сыйныфка кадәр Җиңү дәресе үткәрелде. Укучылар хәтерләрендә тарихи вакыйгаларны яңарттылар, үз гаиләләрендәге тыл хезмәтчәннәрен, ветераннарны барладылар.
Сыйныф сәгатьләреннән соң һәр укучы : ни өчен без бу турыда белергә һәм буыннан-буынга тапшырырга тиеш соравына җавап таптылар.
-
Ата-аналар җыелышы 09.09.2019

Бүген Яке мәктәбендә әти-әниләр белән очрашу узды. Көн тәртибе буенча
“Гриппны кисәтү. Вакцинация” темасына фельдшер Шайхутдинова Миләүшә чыгыш ясады. Ибрагимов Зөлфәт Әхтәм улы “Юл йөрү кагыйдәләре. Балалар – пассажирлар.” темасына доклад укыды, әти-әниләрне узләрен дә, балаларны да иминлек каешлары белән эләктерү бик мөһимлеген искәртте.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Яруллина А.А. кәрәзле телефоннарны куллану турында чыккан яңа закон белән таныштырды. Кесә телефоннарын чамадан тыш куллануның зыяны турында сөйләде һәм әти-әниләргә белешмәлекләр таратты.
Ашханәдә туклану һәм башка сораулар буенча мәктәбебез директоры Мәдинә Исмәгыйль кызы чыгыш ясады. Җыелыш сыйныфларда дәвам итте.











