Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Укытучы белән селфи 05.10.2019

Бүген Яке мәктәбе укучылары һәм укытучылары "Укытучы белән селфи" акциясендә катнаштылар. Көзге темага ясалган рам бик актуаль булды бу көнне. Барлык кызыклы фотоларны "В контакте", "Инстаграмм" социаль челтәрендә күрергә була.
-
Өйрәнү эвакуациясе 04.10.2019

Безнең мәктәптә план буенча янгын куркынычсызлыгы эвакуациясе үтте. Гамәли эвакуациянең башлануын сигнал белдерде. Укытучылар тарафыннан укучыларны бинадан чыгару оештырылды. Барлык укучылар һәм укытучылар мәктәп бинасыннан тиз арада махсус ишекләрдән чыгып киттеләр. Тиз арада балалар санын хәбәр иттеләр. Бинада беркем дә калмады, барысы да тиешле норматив вакыт эчендә эвакуацияләнде.
-
“Өлкәннәргә ярдәм” акциясе 03.10.2019

Мохтаҗларга ярдәм итү - ел саен үткәрелә торган мәктәп традициясенә әверелде. Бәрәңге, кишер, чөгендер, кабак, ташкабак, кәбестә кебек яшелчәләрне укучылар, әти-әниләр ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен алып килде. Әлеге нигъмәтләрне капчыкларга тутырып, машинага төяп, Яшел Үзән шәһәренә җибәрдек.
Аздан да күңел була, аздан да күңел кала, ди халык мәкале. Бер-беребезгә булдыра алганча ярдәм итеп яшик.
-
Чәршәмбе өмәсе 02.10.2019

Яңгыр туктаган арада, укучылар мәктәп тирә-юнен җыештырырга да өлгерәләр.
- Өлкәннәр көне белән! 01.10.2019
-
Шимбә өмәсе 28.09.2019

Чиста булсын,
Чиста булсын
Чиста булсын
Мәктәбебез.
-
Тамчы-шоу 27.09.2019

25 нче сентябрьда 5-9 сыйныф укучылары катнашында “Юлларда имин йөрик” дип исемләнгән тамчы-шоу узды.
Укучыларыбыз үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен бик әйбәт белүләрен күрсәттеләр. Светофорлар һәм шоферлар командасы үзара көч сынаштылар һәм жюри әгъзалары җиңүчене билгеләде.
Кадерле укучылар, юл билгеләре бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә һәрбер кеше: әти-әниме, абый-энеме, укытучымы, директормы, әллә президентмы - юлларда бик сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Сез дә аларны бик яхшы итеп өйрәнергә, башкаларга да өйрәтергә һәм һәрвакыт үтәргә тиеш . Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.
Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!
-
Куркынычсызлык атнасы. 26.09.2019

Бу атна районыбыз мәктәпләрендә Куркынычсызлык атнасы дип игълан ителде.
2-4 нче сыйныф укучыларыбыз “Юл кагыйдәләрен нык бел” викторинасында катнаштылар, үзара көч сынаштылар, юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Бигрәк тә “Велосипедта йөрү” видеосы нәни катнашучыларыбызда зур кызыксыну уятты.
Республикабызның “Сакла” сайтында барлык яшьтәге балалар өчен юл йөрү кагыйдәләре турында кирәкле мәгълүмат табарга була.
-
Чиста булсын. 25.09.2019

Оля Яке мәктәбе укучылары укытучылар белән берлектә өмәдә.
-
"Инсаф" фильмы. 25.09.2019

Олы Яке авылы мәдәният йортында "ИНСАФ . Кичер мине әнкәй" дип исемләнгән нәфис фильм күрсәтелде. Безнең мәктәп укучылары әлеге фильмның тамашачылары булдылар.
Гаилә, мәктәп, туганнар, дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр нәкъ тормыштагыча сурәтләнгән. Бигрәк тә ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр күңелләргә үтеп керерлек. Авыл малае Инсафка никадәр зур сынаулар килсә дә, бирешми, барын да җиңеп чыга.











