Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Яңа елга әзерлек бара
13.12.2017
Тиздән Яңа ел җитәчәк! Мәктәп укучылары бу бәйрәмне зур түземсезлек белән көтәләр! Нинди генә җырлар, шигырьләр өйрәнмәделәр! Иң күңеллесе шул булды - һәр укучы Яңа елга нинди дә булса һөнәрен күрсәтергә әзер. Бигрәк тә башлангыч класс укучылары зур тырышлык куялар. Һәрбер класс дәрестән соң башка класс укучыларыннан кача-кача үзләренең Кыш бабайга күрсәтәчәк тамашаларын кабатлыйлар, эшкәртәләр.
-
Яңа елга әзерлек башланды 12.12.2017

Олы Яке гомуми урта белем мәктәбенең ишегалды җәен шау чәчәктә утырса, кышын анда кардан эшләнгән берсеннән-берсе матур сыннар пәйда була. Эт, машина, мультфильм геройлары... Ниләр генә ясап күрсәтмиләр. Сыннар мәктәпкә керү юлын бизәп тора. Бу эшне күмәкләшеп башкарабыз. Укытучылар, балалар бергәләп эшлибез. Башта кар өеп, тиешле форманы ясыйбыз, аннан су сибеп катырабыз, соңыннан гади буяу белән буяп куябыз. Әйе, уртак тырышлыгыбыз белән мәктәбебез ишегалды әкияти могжизага әйләнде дә куйды.
-
Мәктәп директорының отчеты 12.12.2017

12 нче декабрь көнне мәктәбебездә гомуми ата-аналар җыелышы булып үтте. Мәктәп директоры Р.М.Хөсәенов публичный доклад белән чыгыш ясады. Җыелышта әти-әниләр 2016-2017 нче уку елы буенча укуда өлгереш һәм сыйфат нәтиҗәләре белән танышты, районкүләм конкурсларда яуланган призлы урыннар, мәктәпкүләм үткәрелгән тәрбияви чаралар, укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү турында мәгълүмат алдылар. Электрон мәктәп ресурсларыннан файдалану үзенчәлекләре искә төшерелде.
-
Гомерләрнең кадерен белик 12.12.2017

Бүген Олы Яке авылы фельдшеры Шәйхетдинова М.М. “Үсмерләр арасында суицидны профилактикалау” темасына мәктәп укучылары алдында чыгыш ясады.
-
Яңа елга мәктәпне бизибез 11.12.2017

Бу көннәрдә мәктәбебездә яңа ел алдыннан була торган сихри атмосфера хөкем сөрә. Яңа ел - иң матур бәйрәмнәрнең берсе, бу бәйрәмдә бөтен нәрсә: урамнар, капка төпләре, мәктәпләр, балалар бакчалары бәйрәмчә бизәлә. Бигрәк тә мәктәпне бизәү бик мөһим, чөнки һәр укучы бу бәйрәмне зур түземсезлек белән көтеп ала. Быел бу эшкә барлык сыйныф укучылары бик теләп катнаша. Алар тәрәзәләргә матур бизәкләр төшерәләр. Бу сихри рәсемнәргә карап, күңел күтәрелә.
-
Единый урок по правам человека 08.12.2017

В год 20-летия принятия Федерального конституционного закона «Об Уполномоченном по правам человека в РФ» накануне Международного Дня прав человека 8 декабря проведен единый урок по правам человека в 2017 году. Целью единого урока было – дать обучающимся базовые представления о правах и свободах человека и гражданина, способствовать воспитанию уважительного отношения к правам и свободам человека.
-
Баскетбол ярышы 07.12.2017

Бүген Олы Яке мәктәбендә 7-8 нче сыйныф малайлары командасы арасында баскетбол ярышы узды.
-
1 декабрь - СПИДка каршы халыкара көрәш көне 01.12.2017

-
Котлыйбыз! 29.11.2017

Мәктәбебез укучылары гомуми физик әзерлек ярышларында катнашкан иде. Ниһаять, аның нәтиҗәләре билгеле булды. 7 нче сыйныф укучылары Тазиев Алмаз, Шәрифзянов Илсаф I урын, 6 нчы сыйныф укучысы Сирачова Азалия III урын яулады. Афәрин, укучылар!
-
Оценка сформированности метапредметных результатов и действий обучающихся 7-х классов 28.11.2017

В соответствии с планом реализации мероприятий "Развитие национально-региональной системы независимой оценки качества общего образования" в рамках развития Региональной системы оценки качества образования была проведены исследования по оценке сформированности метапредметных результатов и действий обучающихся 7 классов.











