Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Мы помним о войне... 06.02.2018

В канун празднования Дня Защитника Отечества в школе прошел конкурс рисунков, посвященный общенародному празднику. Учащиеся 1-4 классов разместили свои работы в фойе школы. Своими творческими работами они показали, что чтят подвиг своих предков, гордятся волей, мужеством и стойкостью тех, кто отдал свою жизнь за их мирное детство.
-
Каһарман пионерлар 05.02.2018

Бүген 1-4 нче сыйныф укучылары Олы Яке авыл китапханәсендә Советлар Союзы Герое дигән бөек исемгә лаек булган пионерлар белән таныштылар. Валя Котик, Леня Голиков, Марат Казей, Зина Портнованың батырлыклары турында бик кызыксынып тыңладылар. Әлеге яшь пионерларның тәвәккәллеге, батырлыгы кебек сыйфатлары укучыларда соклану хисе уятты. Кичәне китапханәче Закирова Әлфинур уздырды.
-
Гражданлык-патриотик айлык 02.02.2018

Патриотик тәрбия бирүне халкыбыз узган сугышчан юл белән таныштыру аша алып бару гаять тә отышлы. Туган илне ихтирам итү, патриотизм хисләрен туган җиреннән аерылып, Ватан өчен утка кергән авылдашлар язмышы, аларның кичерешләре аша тәрбияләүдән дә отышлырак чара бармы соң? Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиеш.
Нәкъ шушы максаттан мәктәбебездә февраль ае традиция буенча гражданлык – патриотик айлык дип игълан ителде һәм аның планы төзелде, мәктәп директоры тарафыннан расланды. Гадәттәгечә, айлык барышында балаларда Ватанга мәхәббәт, Туган ил белән горурлану хисләре уятуга, теләсә кайсы минутта аны дошманнардан сакларга әзер торуга юнәлдерелгән чаралар үткәреләчәк.
-
Прием документов в 1 класс 01.02.2018

С 1 февраля 2018 года в Татарстане начался прием заявлений в первые классы школ.
Правила и порядок записи в школу:
Для того чтобы записать ребенка в 1 класс, родители могут прийти в школу с 1 февраля и в другие последующие дни, уточнив график работы комиссии по организации приёма в первые классы. Кроме того, можно записаться через Интернет, заполнив заявление на портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364.
-
Котлыйбыз 31.01.2018

31 нче гыйнварда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Зеленодол районы мәгариф идарәсе белән берлектә 5 нче гимназиядә педагог Ризаэддин Фәхреддингә багышланган XV республикакүләм педагогик укулар уздырды. Укуларның төп максаты — Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту процессында куллану тәҗрибәсе белән уртаклашу, бөек шәхес үрнәгендә туган халкыңа, милләтеңә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү үзенчәлекләрен өйрәнү. Педагогик укуларда мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Р.Ә. катнашып, 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Юбилеең белән! 29.01.2018

Олы Яке урта мәктәбендә гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган бүгенге көндә лаеклы ялдагы укытучыбыз Гайнетдинова Рәйсә Абдулла кызының 65 яшьлек олы юбилее. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Мәктәп коллективы исеменнән юбилярның өендә профсоюз җитәкчесе Яруллина А.А.котлады.
-
Иң яхшы җимлек бәйгесенә йомгак ясалды 29.01.2018

Олы Яке мәктәбендә канатлы дусларыбызга җимлек ясау бәйгесе оештырылган иде. Әти-әниләр, апа-абыйлары ярдәме белән укучылар бик матур да, шул ук вакытта кошларга җим чүпләү өчен уңайлы да җимлекләр ясаганнар. Педагоглар арасында комиссия төзелеп, бәйгегә нәтиҗә ясалды. Барлык укучыларның эшләре төрле номинацияләрдә бәяләнде һәм аларга Мактау кәгазьләре тапшырылды.
-
Безнең җимлекләр әзер 26.01.2018

Кыш җиттеме, кошларны суык белән бергә, азык кытлыгы да сыный башлый. Ишеп яуган кар өемнәре, боз астында ризык эзләве кыенлаша. Шуңа да, кешеләр яши торган урыннарга, азык эзләп, урман кошлары да килеп кушыла. Суык белән көрәшеп, канатлылар чүплекләрдә казына, томшыклары белән тәрәзәләрне кага башлый. Бу җан ияләре адәм балаларының мәрхәмәтлелегенә өметләнә. Аның өчен күп тә кирәкми, җимлек ясап, урам якка тәрәзә каршына, яисә ишегалдындагы берәр агачка элеп кенә куярга бит. Аны ясарга әллә ни осталык та кирәк түгел. Җимлек өчен кул астында пластмасс шешәләр дә, картон тартмалар да җитәрлек. Әнә шул игелекле гамәлне башлап җибәрүчеләр – Олы Яке мәктәбе укучылары. Мәктәптә “Кошларга җимлекләр ясыйбыз” бәйгесе узды. Әлеге бәйгенең максаты – укучыларны табигатькә тарту, кошлар дөньясына игътибарын арттыру, әйләнә-тирә мохиткә карата сак караш уяту. Укучылар әтиләре, абыйлары белән бергә матур һәм үзенчәлекле җимлекләр ясаган.
-
Встреча с представителями кооперативного техникума 25.01.2018

В понедельник гостями нашей школы стали представители Казанского кооперативного техникума. Цель их визита заключалась в рекламе их учебного заведения.
-
Бездә кышлаучы кошлар 23.01.2018

Балаларда кошларга сакчыл караш мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык тәрбияләү, ярдәм итәргә теләк тудыру, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү; кошлар турында белемнәрен баету, ныгыту, җимлекләр куярга өйрәтү, аларга кешеләрнең ярдәме бик әһәмиятле булуын аңлату; тышкы билгеләренә (төсе, зурлыгы), үз-үзләрен тотышларына карап, кышлаучы һәм күчмә кошларны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү максатыннан, 23 нче гыйнвар көнне биология укытучысы Гайнетдинова Д.Х. "Бездә кышлаучы кошлар" темасына әдәби журнал оештырды.











