Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Без булмасак, кем соң, әгәр хәзер булмаса - кайчан? 06.03.2018

“Ягез әле, егетләр!”, “Ягез әле, кызлар!” конкурсын үткәрү Олы Яке мәктәбендә күркәм гадәткә керде. Ләкин ул быел башка еллардагыга караганда үзенчәлеклерәк булды. Конкурста 8-9 нчы сыйныфларның иң булган, иң сөйкемле кызлар һәм иң җитез, иң көчле егетләр командалары үзләренең ни дәрәҗәдә уңган, өлгер һәм шаян булуларын күрсәттеләр. Бәйге барышында кызлар һәм егетләр кыршауга туп кертү, бәрәңге әрчү, бала киендерү, үзенчәлекле салат ясау, кадак кагу һәм төрле спорт ярышларында катнаштылар. Кызларыбыз кунакчыл, тырыш, эшчән, кирәк булса ирләр эше дип тә тормыйлар, ә егетләр бала киендерү, салат ясау, бәрәңге әрчү кебек эшләрне өлгер һәм тыйнак башкардылар. Ә менә көч һәм җитезлеккә килгәндә, командалар бер-берсе алдында сынатмаска тырыштылар. Командалар арасында дуслык җиңде.
-
Конкурс рефератов "Вся правда о войне" 05.03.2018

-
Наши спортсмены
04.03.2018
В поселке Васильево прошли традиционные лыжные гонки памяти тренеров местной ДЮСШ. В этих соревнованиях приняли участие обучающиеся нашей школы.
Поздравляем наших призеров:
Сабиров Айнур (9 класс) – 2 место
Тазиев Алмаз ( 7 класс) – 3 место
Яруллин Ильсаф ( 4 класс) – 3 место
-
Экология буенча диалог 02.03.2018

Хәзерге вакытта табигатьне саклау проблемасы аеруча мөһим. Моның сәбәпләре бик күп. Беренчедән, төрле радиактив матдәләр җирләребезне, суларыбызны, һаваны агулый. Икенчедән, казылма байлыклар, агачлар елдан-ел азая. Өченчедән, иген уңышын арттыру өчен, бик күп химик ашламалар кулланыла. Шул сәбәпле җир зарарлана, агулана. Табигатьне ничек сакларга соң? Аңа кеше ничек тәэсир итә һәм табигатьне саклау өчен нинди чаралар күрелә? Без табигатьне саклауга үзебездән нинди өлеш кертәбез? Бүген 7-8 нче сыйныф укучылары Олы Яке авыл китапханәсендә үткәрелгән “Экология буенча диалог”та нәкъ менә шушы сорауларга җавап таптылар. Алар шушы тема буенча презентация, фильм карадылар. Экологик шартларның кеше сәламәтлегенә йогынтысын өйрәнделәр. Ә сәламәтлек ул – тормыш та, байлык та, шатлык та, матурлык та, кәеф күтәренкелеге дә. Шулай булгач, киләчәктә без үзебезгә дә, бездән соң килгән буынның сәламәтлегенә дә зыян китермәс өчен һәрберебез экологик белемнәргә һәм культурага ия булырга тиешбез. Чараны китапханәче Закирова Ә.Ш. уздырды.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2018

Кадерле ир укытучылар, малайлар!
Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, намус hәм батырлык көне белән котлыйбыз сезне. Бу көчле рухлылык, чын ир-егетлəрнең батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Ватанга һəм халыкка хезмəт итү - үз илен ихлас сөюче гражданнарның һəрвакыт төп максаты булды һəм шулай булып калачак та. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телибез.
-
Бәйрәм белән котлау 22.02.2018

Ватанны саклаучлар көне уңаеннан мәктәптә тантаналы линейка булды. Башлангыч сыйныфта укучы кызлар ир егет укытучлар һәм укучылар исеменә матур котлау сүзләрен шигырь бәйләменә төреп тапшырдылар. Өлкән сыйныф кызлары җыр аша теләкләрен җиткерделәр.
-
Фильм карадык 22.02.2018

Олы Яке мәдәният йортында мәктәбебез укучыларына яңа төшерелгән «Тимур и команда» исемле фильм курсәтелде. Бу яңа фильм үсеп килүче яшь буында дуслык һәм бердәмлек тәрбияләү максатыннан күрсәтелә, ә эчтәлегендә ун яшьлек Тимур, авылга бабаларына кунакка кайткач, Аркадий Гайдарның «Тимур и его команда» исемле китабын табып ала һәм шушы китапны укыганнан сон малай ярдәм итү йөзеннән иптәшләре белән үзенең командасын төзергә хәл итә.
-
Халыкара туган телләр көне 21.02.2018

21 нче февраль - Халыкара туган телләр көне. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул - Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе - анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык теле дип атый.
Шушы уңайдан мәктәбебездә төрле чаралар үтте. 8-9 нчы сыйныф укучылары белән әдәби кунакханә, Әлифба бәйрәме, "Тел – халыкның көзгесе”, "Тел – милләтнең таныклыгы”, "Тел язмышы – милләт язмышы” дигән темаларга сыйныф сәгатьләре узды. Шулай ук “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” дип аталган укучыларның иҗади эшләреннән төзелгән күргәзмә оештырылды.
-
"Күңелле стартлар" узды 21.02.2018

Хәрби-патриотик айлык кысаларында башлангыч сыйныф укучылары арасында "Күңелле стартлар" уены үткәрелде. Алар ике командага бүленеп, үзләренең физик яктан нинди әзерлектә булуларын күрсәттеләр, җитезлеккә ярыштылар. Эстафета формасында уйналган бу ярыш зур җанлылык белән үтте, чөнки мондый ярышларда аерым катнашучының уңышы команданы җиңүгә алып чыкканын һәркем белә. Командалар ярышы дуслык җиңүе белән төгәлләнде.
-
Камал театрына сәяхәт 20.02.2018

Безнең Олы Яке гомуми урта белем мәктәбе коллективы бүген Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниевнең ”Мәхәббәт FM” исемле спектаклен карарга барды. Спектакль башланганчы укытучылар Г.Камал бинасына экскурсия ясадылар: истәлекле урыннарны карадылар, фотосурәтләргә төштеләр.











