МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтә! 13.09.2013

Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында мәктәптә трле чаралар үткәрелә. Чираттагысы янгын куркынычсызлыгына багышланды. Укучылар дөрес эвакуацияләнү, саклык маскаларын ясау, кию буенча практик дәресләр алдылар.
-
IT-Чемпион конкурсында җиңүче кабат безнең укучы! 12.09.2013

IT - Чемпион конкурсының икенче этабының җиңүчеләре билгеле булды. Җиңүчеләр арасында безнең укучыбыз булуы да бик куанычлы хәбәр булды. 10 класс укучысы Шиһабетдинов Алмаз әнисе белән берлектә бүләкләү тантанасында булып кайттылар. Шулай итеп инде икенче укучыбыз әлеге бәйге аша Айпадлы булды. Беренче этапта шулай ук әлеге класс укучысы Җамалиев Рүзәл җиңүче булган иде. Котлыйбыз!
-
День Здоровья! 07.09.2013

Сегодня в школах района объявлен День Здоровья. Учащиеся нашей школы соревновались в беге и в игре по волейболу, по теннису.
-
Парламент дәресендә! 03.09.2013

Россия Федерациясе Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулуга багышланган Парламент дәресе булып узды. Аны авыл җирлеге башлыгы, район советы депутаты Кадыйров Р.С. алып барды.
-
Яңа уку елын башладык 02.09.2013

Менә тагын яңа уку елын башлап җибәрәбез. Укучыларыбыз шатланып-куанып мәктәп бусагасын атлап керделәр. Бу елы безгә бары яхшы укучылар, шатлык-куанычлар гына китерсен иде. Укытучыларыбызга сабырлык, әти-әниләребезгә дә исәнлек-саулык телибез.
-
Август конферениясендә! 02.09.2013

Укытучыларның август конференциясендә мәктәп күргәзмә-ярминкә белән катнашты. Күргәзмәдә мәктәп бакчасында үскән җиләк-җимеш һәм яшелчәләр белән сату итте. Район башлыгы Тыгин А.В. күргәзмә эше белән танышты, мәктәпнең эшчәнлеге белән кызыксынды. Мәктәп бакчасы эшчәнлеге турында директор Максумов М.М. тәфсилләп сөйләде, таныштырды.
-
День русского языка. 06.06.2013

6 июня в день рождения великого русского поэта, основоположника современного русского литературного языка Александра Сергеевича Пушкина в России и в мире отмечается День русского языка. Отметили эту дату и в нашей школе. Учитель руского языка и литературы Гафиятуллина Альфия Абдулсаматовна приурочила свои мероприятия к данной знаменательной дате. Провели конкурсы на грамотность, на лучшее знание языка. Поговорили о Пушкине, о его творчестве.
-
Беренче сынау! 29.05.2013

Бүген 9 класс укучылары беренче дәүләт имтиханын тапшырды. Норлат мәктәбендә урнашкан имтихан бирү пунктында математикадан ГИА форматында сынау уздылар. Алдагысы 4 июньдә узачак. Уңышлар сезгә укучылар!
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 27.05.2013

Шимбә көнне мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре булып узды. Быелгысы елда бездә 11 класслар булмаса да, бәйрәмне 9 класс укучылары алып барды. Котлаулар, теләкләр, чәчәкләр - болар бәйрәмнең алыштыргысыз мизгелләре.
-
Саубуллашу кичәсе! 27.05.2013

25 май көнне Соңгы кыңгырау бәйрәме белән берлектә, мәктәптә тагын бер кичә, саубуллашу кичәсе булып узды. Озак еллар Ачасыр урта мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия биргән хөрмәтле коллегабыз, укучыларның яраткан укытучылары Сабитова Тәнзилә Нәбиулловнаны лаеклы ялга озату кичәсе иде. Тәнзилә Нәбиулловна 25 елдан артык безнең мәктәптә балаларны тәрбияләде, татар телен һәм әдәбиятын яратырга өйрәтте. Мөлаем, ярдәмчел, уңган, тырыш укытучы ул Тәнзилз апабыз. Кичәгә килгән укучылары, эшләп киткән ветеран укытучылар, әти-әниләр Тәнзилә Нәбиулловнага үзләренең рәхмәтләрен, теләкләрен, соклану һәм мактау сүзләрен кызганмадылар. һәр чыгыш ясаучы күз яшьләресез генә сөйли алмады. Залда утырган һәркем күңеле тулып, хушлашу мизгелләрен бик авыр кичерде. Тәнзилә апаның тормышында бик авыр чорлар да булды. Шуның соңгысы узган елгы фаҗига. Әмма Тәнзилә апа сынмады-сыгылмады, авырлыкларны җиңәргә тырышты, сабыр булды. Кичә ахырында чыгыш ясаган Тәнзилә апа мәктәп коллективына, укучыларга, авыл халкына һәм ярдәм иткән район халкына да зур рәхмәтләрен җиткерде.
Тәнзилә апа! Киләчәктә Сезгә исәнлек-саулык, бәхетле тормыш, җан тынычлыгы, уңышлар телибез! Без Сезне яратабыз!












