МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Итоги конкурса "Улыбка Мамы"
02.12.2013
Известны итоги конкурса фотокаллажей посвященное ко Дню Матери "Улыбка Мамы". Ученик 10-го класса Замалиев Рузаль - 2 место, ученица 5-го класса Абзалина Гулия - 3 место. Поздравляем!
-
Мәктәп базасында муниципаль семинар! 29.11.2013

Кичә, безнең мәктәбебез базасында татар теле, биология, башлангыч класслар, немец теле укытучыларының муниципаль семинары булып узды. Килгән кунаклар әлеге фәннәрдән ачык дәресләрдә булдылар, ачык чарада катнаштылар һәм ахырда түгәрәк өстәл артында семинар эшенә нәтиҗәләр ясадылар. Эшкә гомуми нәтиҗәне мәгариф идарәсенең баш белгече Мостафина Рәйхан Абдулла кызы ясады. Норлат зонасы мәктәпләреннән һәм Яшел Үзәннең 3 һәм 5 гимназияләреннән, 11 нче мәктәбеннән килгән мөгаллимнәр укытучыларның дәресләренә, чараларына югары бәя бирделәр. Төшке аштан соң кунаклар К.Насыйри исемендәге этнография музеена сәфәр кылдылар. Безгә килеп мәктәпнең эшчәнлегенә югары бәя биргән барлык кунакларга һәм семинарны әзерләгән мәктәп коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Биологиядан ачык дәрестә! 29.11.2013

-
5 класста татар теленнән ачык дәрес 29.11.2013

Беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кабирова Г.Р. кичә булып узган семинарда 5 класста ачык дәрес күрсәтте. Дәреснең темасы "Сүз басымы". Класс дәрестә ике группага бүленеп эшләде. Дәрес килгән кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.
-
9 класста ачык дәрес! 29.11.2013

Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гатиятуллин Марат Гомәр улы 9 класс укучылары белән "Изложение һәм сочинение язу ысуллары" дигән темага ачык дәрес тәкъдим итте. Татар теленнән ДЙА га әзерлек максатыннан алынган әлеге дәрес үрнәге районнан килгән укытучылар өчен бик тә файдалы булды дип әйтәсе килә. Шунлыктан районның татар теле укытучылары метод берләшмәсе җитәкчесе Зөлфирә Үрнәковна әлеге темага шәһәр һәм район укытучылары өчен семинар үткәрергә кирәклеге турында әйтте һәм Марат Гомәр улын шул семинарда чыгыш ясарга чакырды.
-
4 класста ачык дәрестә! 29.11.2013

"Исем" сүз төркемен кабатлау. Шушы тема астында югары категорияле башлангыч класслар укытучысы Замалиева Фәридә Гапделбарый кызы 4 класста ачык дәрес уздырды. ИКТ , кызыклы дәрес формалары кулланып оештырылган әлеге дәрес югары дәрәҗәдә узды. Килгән укытучылар дәрескә югары бәя бирде.
- Родительское собрание 22.11.2013
- Открытый урок 22.11.2013
- Конкурс 22.11.2013
-
Әдәби-иҗат бәйгесе "Туган як моңнары"
20.11.2013
Яшел Үзән шәһәренең 16 нчы мәктәбендә якташ шагыйрь Сәйфетдинов Равил Гарәфетдин улының 75 яшь тулу уңаеннан укучылар арасында "Туган як моңнары" исемле әдәби -иҗат бәйгесе булып узды. Мәктәбебезнең 9 класс укучысы Гыйзатуллин Фәрис 1 нче урын, 7 класс укучысы Кашапова Әлфинә үзе язган шигырен укып 3 нче урыннарны яулап кайттылар. Котлыйбыз!












