МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Мәүлид бәйрәме! 13.01.2014

Мәүлид гарәпчәдән туган көн дип тәрҗемә ителә. Мәүлид бәйрәме рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә билгеләп үтелә һәм быел 12-13 гыйнварга туры килде. Әлеге бәйрәмне быел зурлап авылыбыз мәчетендә билгеләп үттеләр. Якшәмбе мәктәбенә йөреп, мәдрәсәдә укучы кызлар, егетләр дә шушы матур чарага чакырулы иде. Шәкертләребез Мәүлид бәйрәмендә катнашып Яшел Үзәннең имам хатыйбы Габделхәмит хәзрәт белән очраштылар, дога кылдылар, матур вәгазьләр тыңладылар. Мондый чаралар укучыларга әхлакый тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Барлык мөселман кардәшләрне бәйрәм белән котлыйбыз!
-
3 нче уку чирегенә аяк бастык! 13.01.2014

Менә көтеп алган кышкы каникуллар да узды. Укучылар көч- хәл алып янәдән мәктәпкә укырга килделәр. Алда уку елының иң озын, җаваплы чиреге.
Барлык укучыларга укуларында уңышлар, хөрмәтле коллегаларыбызга сабырлык, түземлек һәм эшләрендә уңышлар телибез!
-
Зөя утравы кышын да бик матур икән! 07.01.2014

Кыш булуына карамастан Зөя утравы үзенә бик күп туристларны җәлеп итә икән. Бәйрәм көннәрендә бигрәк тә. Монда сәяхәттә булып кайткан укучылар шуңа инанып кайтылар. Матур архитектура һәйкәлләре, кызыклы экспонатларга бай музейлар, кардан ясалган күптөрле фигуралар, бизәлгән чыршылар, кичен төсле утлар кышкы Зөяне тагын да сихрирәк төсмергә кертә, үзеңне әкият илендә итеп хис итәсең. Ышанмасагыз, дуслар, әле соң түгел күреп кайтыгыз!
-
Зөя утравына чаңгы походы! 06.01.2014

Каникуллар дип укучылар өйдә генә ял итеп ятмыйлар. Чаңгы-чана шуалар, мәктәпкә спорт ярышларына киләләр, ә менә туризм түгәрәгенә йөрүче бер төркем укучы 4-5 гыйнвар көннәрендә Зөя утравына чаңгы белән сәяхәт ясап кайттылар. Ходяш, Мизиново авыллары, Зөя елгасы буе, урманннар аркылы барлыгы 14 км юлны чаңгыда узды яшь туристлар. Поход барышында төшке ашка туктап учак ягып чәй кайнатып, аш пешерделәр. Зөя утравындагы музейларда булдылар һәм төнне утраудагы мәктәптә үткәреп 5 се көнне өйгә әйләнеп кайттылар. Гомумән алганда сәяхәт бик күңелле узды, һава торышы да уңайлы иде. Менә шулай күңелле яши безнең укучылар. Аларга афәрин диясе генә кала!
-
Чыршы, чыршы без сине... 28.12.2013

Бүген районыбызның күпчелек уку йортларында яңа ел чаралары булып узды. Бездә дә иртәнге якта 1-6 класс укучылары өчен Чыршы бәйрәме узды. Чараны башлангыч класс укытучылары төзегән программа буенча оештырдылар. Бәйрәмгә әти-әниләр, кечкенә балалар белән бик күп кунаклар да килгән иде. Матур җырлар, дәртле биюләр, әкият геройлары һәм, әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызы тамашага ямь өстенә ямь бирделәр.
-
Балмаскарад - 2014 28.12.2013

Укучыларның гына түгел, авыл халкының да иң яраткан тамашаларының берсе ул мәктәптә узучы балмаскарад кичәсе. 7-11 класс укучылары әзерләгән һәр елгы тамаша кабатланмас, үзенчәлекле уза. Быелгысы да искәрмә булмады дип әйтәсе килә. Тамашада гадәти яңа ел геройларыннан тыш, алдан әзерләнгән видеоязмалар, видеокотлаулар да булды. Һәр класс үзенчәлекле чыгышлар әзерләгән, алар гомуми сценарий белән үрелеп барды. Әлеге чарада яңа елга әзерлек буенча үткәрелгән бәйгеләргә дә йомгаклар ясалды. Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән мәктәп директоры тарафыннан котланды. Афәрин укучылар! Афәрин әлеге бәйрәмне әзерләгән укытучылар, төп оештыручы Абзалина Г.Ә.
-
Олимпиада нәтиҗәләре. 27.12.2013

Фәннәр буенча үткәрелгән олимпиадаларның муниципаль турының гомуми нәтиҗәләре билгеле булды. Немец теле, технология фәннәре янына татар теленнән дә 2 призлы урын өстәлде. Болар 10 класс укучысы Шигабутдинов Алмаз һәм 11 клас укучысы Гайнуллина Илүзә. Котлыйбыз!
Шулай итеп олимпиадалар рейтингында безнең мәктәп 4 призлы урын белән списокның урта бер урынында. Чагыштыру өчен узган уку елында безнең 2 призлы урын булган. Афәрин дуслар! 62 укучысы булган мәктәп өчен бу бер дә начар түгел. Без булдырабыз!
-
Победитель олимпиады по технологии.
25.12.2013
Известны победители и призеры муниципальном тура олимпиады по технологии. Ученик 9 - го класса Гизатуллин Фарис стал победителем. Теперь Фарису предстоит защитить честь школы и района в Республиканском туре. Поздравляем Фариса и учителя технологии Гатауллина Линара Искандеровича с хорошим результатом и победой.
-
Ачык класс сәгатендә! 24.12.2013

Атнаның һәр сишәмбесендә иртәнге якта класс сәгатьләре булып уза. 7 класс җитәкчесе Замалиева Асия Габбазовна үзенең укучылары белән 5-11 класс укучылары өчен "Үзеңне наркотикларга бәйләмә" дип исемләнгән ачык класс сәгате уздырды. Тәрбия сәгатенең темасы бик тә актуаль, кирәкле һәм көн "кадагында" торучы тема алынган. Укытучы китергән фактлар, мисаллар һәм әзерләнгән презентация һәр укучының күңеленә барып җиткәндер дип әйтәсе килә. Дәрестә катнашкан әти-әниләр дә әлеге тема буенча үз фикерләрен җиткерделәр һәм класс сәгатендә барган әңгәмәнең җитдилегенә басым ясадылар.
Гомумән алганда ачык чарага югары бәя бирелде. Асия Габбазовнага рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Ата-аналар җыелышында! 23.12.2013

Бүген мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Докладлар белән башлангыч сыйныфлар укытучысы Шиһабетдинова Г.Ф., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Абзалина Г.А. һәм директор Максумов М.М. чыгыш ясадылар. Тәрбия, уку-укыту, мәктәпнең эшчәнлеге буенча сөйләшү, фикер алышулар булды.












