МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
Год основания учреждения: | 1956 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Ватанны саклаучылар көне белән!
22.02.2013
Мәктәпнең барлык ир-егетләр коллективын Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Исәнлек-саулык, бәхет, уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын сезгә!
-
Хәрби-туристик уен 21.02.2013
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне 21.02.2013
21 февраль көнне “Халыкара Туган тел көне” үткәрелә. Бу көн Юнесконың Генераль Ассамблеясе тара-фыннан 1999 елда кабул ителә. Бу көнне үткәрүнең максаты – илдәге барлык телләрне бер дәрәҗәдә күрү, туган телне куллану, бигрәк тә милли азчылыкны тәшкил иткән телләргә игътибарны арттыру.
Дөньяда барлыгы 6 меңгә якын телдә сөйләшәләр. Әлбәттә аларның һәрберсе дә төрле һәм төрле җирләргә таралган. Әйтик, кытай телендә миллиардка якын кеше сөйләшә, ә кайбер телләрдә сөйләшүчеләрнең саны берничә дистәгә генә җитә. Халыкара туган тел көнне барлык телләр дә бер дәрәҗәдә исәпләнә. Юнесконың Генараль директоры белдергәнчә: “һәр тел дә нинди дә булса халыкның туган теле, шуңа да без аларны сакларга бурычлыбыз”.
Без – татарлар. Безнең туган телебез – татар теле. Шуңа күрә без дә бүгенге көндә үзебезнең телебезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк. Аны чит сүзләр белән пычратмыйк! Башкалардан да телебезне хөрмәт итүләрен таләп итик!
-
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан очрашу. 20.02.2013
Мәктәптә хәрби-патриотик айлык дәвам итә. Бүген тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Шайхуллин Р.Г. укучыларга, бигрәк тә укучы егетләргә кызыклы очрашу оештырды. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан безнең мәктәпне тәмамлап, бүгенгесе көндә Хәрби-кораллы көчләрнең Спецназ бүлегендә хезмәт итүче егетебез Вакилов Радик белән җанлы очрашу булып узды. Радикның чыгышы укучыларга нык тәэсир итте дип әйтәсе килә, чөнки бик диккат белән тыңлап утырдылар, соңыннан үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Очрашу истәлеге итеп Радикка бүләккә китап тапшырылды һәм аның белән фотога төшелде. Ватаныбызны саклауда тыныч хезмәт телибез, Радик, сиңа!
-
Чираттагы җиңү белән! 20.02.2013
Бүген Әйшә урта мәктәбендә Г.Тукай иҗатына багышланган шигырь бәйрәме узды. Әлеге чарада катнашкан укучылар Тукай шигырьләрен яки Тукай турында язган үз иҗат эшләрен укыдылар. Ачасыр мәктәбен 6 класс укучысы Кашапова Әлфинә тәкъдим итте (җитәкчесе Гатиятуллин М.Г.). Әлфинә үзе язган шигырен сөйләп, лаеклы рәвештә 3 урын алып диплом белән бүләкләнде. Афәрин Әлфинә! Алга таба да шигырьләр иҗат итүдә уңышлар телибез!
-
Әтиләр конференциясе 19.02.2013
Бүген мәктәптә, традицион рәвештә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан Әтиләр конференциясе булып узды. Җыелыш алдыннан башлангыч сыйныф укучылары "Сәламәтлек театры" белән чыгыш ясадылар. Бу чыгыш муниципаль турда 1 урын алып республика турына узган иде. Чыгыш бик матур килеп чыкты.
Конференциянең төп өлеше аудиториядә узды. Укытучылар әтиләр алдында төрле проблемаларны яктыртып чыгышлар ясадылар. Укытучылар әтиләрнең үз балаларына игътибарны күберәк бирергә кирәклеккә басым ясадылар, дәресләргә һәм имтиханнарга әзерлек, укучыларның формадан йөрүләре кебек мәсьәләләр дә күтәрелде. Конференциягә йомгакны мәктәп директоры Максумов М.М. һәм җирле үзидарә башлыгы Кадыйров Р.С. ясады.
-
М.Җәлил шигырьләре бәйгесендә җиңү! 19.02.2013
Яшел Үзәннең 16 нчы мәктәбендә узган Муса Җәлил шигырьләрен уку бәйгесендә 3 урын алган 8 класс укучысы Гизатуллин Фарисны чын күңелебездән котлыйбыз! Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Т.Н.
-
Укучыларга бер кочак грамота!
18.02.2013
Бүген гомуми линейкада укучыларга аеруча да күңелле булгандыр, бигрәктә үткән атнада булып узган чараларда актив катнашкан укучыларга. Линейкада рус теле атналыгына йомгак ясалды. Конкурс, бәйгеләрдә җиңүчеләргә грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
"Аҗаган" уены нәтиҗәләре дә билгеле булды:
1 урын - 8,2 класс командасы
2 урын - 6,1 класс һәм 5,4 класс командалары
3 урын - 7,3 класс командалары.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Муса Җәлилнең 107 еллыгын искә алдык. 18.02.2013
Бөек герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына быел 107 ел. Шушы уңайдан мәктәбебездә 5-8 сыйныф укучылары катнашында "Белем-шоу" бәйгесе булып узды. Бәйгедә "Дулкыннар" һәм "Кызыл ромашкалар" исеме астында ике команда көч сынашты. Командалар М.Җәлилнең тормыш юлына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр, шигырьләрен таныдылар һәм сәнгатьле итеп сөйләделәр. Бәйгедә ике команда да бик көчле иде, тик шулай да "Дулкыннар" командасы җиңеп чыкты. Мондый кичәләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз. Кичәне оештыручы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Т.Н. рәхмәт белдерәбез.
-
"Аҗаган - 2013" 16.02.2013
Ниһаять, укучыларның иң яраткан ярышлары "Аҗаган" да килеп җитте. Бүген мәктәп алды гөжләп торды. 4 командага бүленгән укучылар чын рәвештә үзләрен хәрби ярышларда кебек хис иткәннәрдер. Чөнки алар үз көчләрен строй җырларында, мәктәп территориясендә яшерелгән байракны эзләүдә, вакытка костер ягып чәй кайнатуда, мылтык җыю һәм аннан атуда, аркан тартышу, яралы сугышчыны күтәреп чабуда һ.б кызыклы бәйгеләрдә ярыштылар. "Аҗаган - 2013" бик кызыклы узды. Аны оештырган физик тәрбия укытучысы Шайхуллин Р.Г. зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Ә җиңүчеләрне дүшәмбе көн гомуми линейкада игълан итәчәкләр. Шуңа күрә һәр команда, ни гаҗәеп, зур түземсезлек белән атнаның беренче көнен көтәчәк !