Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 ( 278 ) 279 280 >>
-
Картаймагыз әле, ветераннар! 08.05.2015

Картаймагыз әле, ветераннар.
Картаймагыз,әй сез,тынмас җаннар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар.
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Сезне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәбез, киләчәк тормышыгызның тыныч, имин булуын телибез. -
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Йолдыз” сайты барлыкка килде 07.05.2015

Илебездә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган зур чаралар үткәрелә. Бөек Ватан сугышы илебездә яшәүче һәр гаилә ишегенә фаҗига һәм кайгы булып килеп керә.Утлы яу кырында калган гомерләрне,ни аяныч, кайтарып булмый. Дәһшәтле сугыш чоры, дистә еллар узса да, хәтерләрдә ераклардан килгән бер кайтаваз, киләчәккә сабак булып кабат – кабат яңара. Гимназиябездә укучылар һәм укытучыларның эзләнү эшләре нигезендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Йолдыз” сайты барлыкка килде.
-
Бөек сугышта Бөек җиңүләр 07.05.2015

Халкыбызның сугышта күрсәткән батырлыклары, күргән михнәтләре турында мөгаллимнәр җитәкчелегендә укучылар һәм ата-аналар ике ел дәвамында “Гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы”, “Бөек сугышта Бөек җиңүләр” проектын башкардылар. Ике проектның нәтиҗәсе буларак Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган китап әзерләнде.
-
06.05.2015
Күпме газап,
Күпме әрнүләр
Без кичердек
Авыр елларда.
Без җиңүгә ышандык.
Тик ул булды
Безнең уйларда.
Ватандашларыбызның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту максатыннан гимназиябездә сыйныфтан тыш чаралар, сыйныф сәгатьләре уздырылды.
-
“Умка – 2015” шәһәркүләм олимпиадасы нәтиҗәләре 04.05.2015

Рус теле фәненнән үткәрелгән “Умка – 2015” шәһәркүләм олимпиадасында 2 б сыйныфы укучысы Бахтиярова Нәргизә призер булды. Нәргизәне һәм аның укытучысы Шәфигуллина Эльвира Илгисовнаны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Наука-Fest
27.04.2015
“Наука-Fest” дип исемләнгән VII Халыкара фестиваль кысаларында уздырылган роботехника бәйгесендә 10А сыйныфы укучылары Сабитов Руслан һәм Җамалиев Нияз I урын яуладылар. Укучыларны һәм аларның җитәкчесе югары категорияле укытучы Баһаутдинова Резеда Рашатовнаны зур уңышлары белән котлыйбыз.
-
Кояшлы күпер, Яз – 2015 27.04.2015

25 нче апрельдә “Кояшлы күпер, Яз – 2015” дип исемләнгән укучыларның шәһәркүләм IX сәхнә иҗаты фестивале узды. Соло номинациясендә Миневәлиева Айсылу I дәрәҗәдәге дипломга, Диләрә Зиннәтуллина, Айсылу Миневәлиева, Карина Хөснетдинова триосы II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Биючеләр төркеме Волкова Анастасия, Заһидуллина Алина, Зәйнуллина Гөлназ, Павлова Зарина, Шамиева Диләрә, Йосыпова Гүзәл, җырчы кызлар Диләрә Зиннәтуллина, Айсылу Миневәлиева башкарган “Зәңгәр күл” композициясе II дәрәҗәдәге Лауреат исеменә лаек булды. Кызларны һәм аларның җитәкчеләре Жеранина К. А., Миневәлиева Г.Н. зур уңышлары белән котлыйбыз.
-
Без хәтерлибез. Без горурланабыз. 24.04.2015

23 нче апрель көнне 3 Б сыйныфында, Ржевск шәһәрен немец камап алучыларыннан коткаруга 70 ел тулу уңаеннан, “Без хәтерлибез. Без горурланабыз” дип исемләнгән сыйныф сәгате узды. Сыйныф сәгатенең максаты – Туган илгә мәхәббәт, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү. Бу чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары Ключников Геннадий Иванович, Гусев Владимир Степанович чакырылды. Ветераннар үз башларыннан үткән хатирәләр белән уртаклашса, укучылар ел дәвамында үзләре җыйган мәгълүматлар нигезендә сугышта катнашкан бабалары, туганнары турында сөйләде.
-
Г. Тукайның тууына 129 ел булу уңаеннан 5-8 сыйныфлар катнашында әдәби-музыкаль чара узды 24.04.2015

26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә.Озак еллардан бирле дәвам ителә торган бу бәйрәм безнең өчен зур мәгънәгә ия. Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты ел дәвамында өйрәнелә, шулай да апрель аенда шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксыну тагын да арта. Шушы уңайдан гимназиябездә әдәби-музыкаль чаралар уза.
Бүген, 24 нче апрельдә, Г. Тукайның тууына 129 ел булу уңаеннан 5-8 сыйныфлар катнашында әдәби-музыкаль чара узды. Чара барышында шагыйрьнең тормыш мизгелләре, аның турында истәлекләр яңгырады, шигырьләре укылды, Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар башкарылды. -
2нче шәһәркүләм роботехника бәйгесендә уңышларга ирештек 21.04.2015

Гимназиябездә 2013 елдан “Робот Лего” түгәрәге эшли. Укучылар бу түгәрәккә бик кызыксынып йөриләр. Түгәрәк әгъзалары төрле бәйгеләрдә уңышларга ирешәләр.
18 нче апрель көнне, 2нче шәһәркүләм роботехника бәйгесендә катнашып, 7 сыйныф укучылары Шаһабиев Артур, Хәбибуллин Чыңгыз “Лабиринт” номинацияcендә 2 нче дәрәҗәле дипломга лаек булдылар. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчесе югары категорияле укытучы Баһаутдинова Резеда Рашатовнаны зур уңышлары белән котлыйбыз.













