Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
"Чәчләремнән сыйпа әле, әнкәй, тойдыр кулларыңның җылысын...” әдәби-музыкаль кичәсе
Опубликовано: 25.11.2016
Тик син генә әнкәй, тик син генә
Сабый чакта мине баккансың.
Төн йокыңны бүлеп уянгансың,
Юрганымны килеп япкансың...
25 ноябрь көнне 4 б сыйныфы укучылары “Чәчләремнән сыйпа әле, әнкәй, тойдыр кулларыңның җылысын...” дип аталган әдәби-музыкаль кичә куйды. Кунакка гимназия укытучылары, укучылар һәм, әлбәттә, әниләр чакырылган иде. 4 б сыйныфы укучылары бөек шагыйрьләр, үзләре язган шигырьләрен сөйләп үттеләр. Әниләргә багышланган җырлар җырланды, бию осталыгын күрсәткән укучылар да булды, флейтада да уйнап күрсәтүчеләр табылды... Гомумән, бу кичә күңелле атмосферада узды. Әниләр балаларының талантларын, тырышуларын күреп сокланып карап утырдылар. Зөлфия Минһаҗеваның “Әнием” җыры әниләр күңеленә бигрәкләр дә хуш килде.
“Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде”, - диеп бетерде укучылар бәйрәм кичәсен
Концерт азагында әниләр сүз алып, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
К списку новостей













