Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 ( 276 ) 277 278 279 280 >>
-
Шигърият бәйрәме 10.02.2015

10 февраль – исеме бар дөньяга танылган бөек рус шагыйре А.С.Пушкинны искә алу көне. Ул моннан 178 ел элек, 1837 нче елның 10 февралендә (иске стиль белән 29 гыйнварда), Дантес белән булган дуэльдә алган яраларыннан үлә. Александр Сергеевич Пушкинның иҗади мирасы дөнья әдәбиятының алтын фондын тәшкил итә. Бүген гимназиядә А.С.Пушкинны искә алу көне уңаеннан “Шигърият бәйрәме” узды, 1-11 сыйныф укучылары аның шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
“Татар егете” һәм “Татар кызы” бәйгесенең район туры узды 09.02.2015

9 февраль көнне “Татар егете” һәм “Татар кызы” бәйгесенең район туры буенча сайлап алу этабы узды. 11 “А” сыйныфы укучысы Фәсәхов Булат”, 9 “А” сыйныфында белем алучы Йосыпова Гүзәл, уңышлы чыгыш ясап, финалга чыктылар. Бәйгедә катнашучылар үзләре белән таныштырырга һәм сәләтләрен күрсәтергә әзерләнәләр.
-
Ибраһим Хәлфин исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясе узды
09.02.2015
7 февраль көнне Авиатөзелеш районының 14 нче гимназиясендә укучыларның республикакүләм Ибраһим Хәлфин исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Конференциядә 9 нчы сыйныф укучылары Чекменева Диана һәм Галиуллина Миләүшә 1 нче урынга лаек булды. Фәнни эшнең җитәкчеләре – инглиз теле укытучысы, филология фәннәре кандидаты А.Р. Хәйретдинова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты О.В.Пережогина.
-
“Ел укытучы – 2015” шәһәр бәйгесенең район туры тәмамланды.
06.02.2015
5 февраль көнне “Ел укытучы – 2015” шәһәр бәйгесенең район туры тәмамланды. Башлангыч сыйныф укытучы Хәбибуллина Эльвира Наилевна табигать фәннәре укытучылары катнашкан номинациядә җиңү яулады. Аны зур җиңүе белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Бәйгенең шәһәр турында уңышларга ирешүен телибез.
-
Сугыш чоры балалары 03.02.2015

Бүген гимназиягә ТР Милли музей филиалы Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында теркәлгән “Сугыш чоры балалары” ветераннар иҗтимагый оешмасыннан Р.И. Ибраһимов килде. Ул гимназия китапханәсенә “Әрнүле балачак” дип исемләнгән сугыш чоры балалары истәлекләреннән тупланган китап бүләк итте. Проект авторы, күмәк җыентыкны төзүче-мөхәррир – Р.Х. Сальмушев. Җыентыкта 1928 – 1945 елларда туган сугыш чорының ачы михнәтләрен кичкән бер төркем ватандашларның китап өчен махсус язган гыйбрәтле хатирәләре басылган. Китап киң катлау укучыларга исәпләнгән, шулай ук гомуми һәм югары белем бирү уку йортларында укыту-тәрбия эшендә кулланыла ала.
-
Антон Павлович Чеховның тууына 155 ел тулуга багышланган дәрес узды 30.01.2015

29 нчы гыйнварда гимназия китапханәсендә Антон Павлович Чеховның тууына 155 ел тулуга багышланган дәрес узды. Китапханә мөдире В.М. Умарова укучыларны язучының биографиясе, тормышында булган кызыклы вакыйгалар, күргәзмәдә урнаштырылган китаплары белән таныштырды. Әлеге дәрестән балалар үзләренә яңа мәгълуматлар тупладылар. А.П. Чехов әсәрләре аша элеккеге тормышның авырлыкларын аңладылар, үзләрнең бәхетле тормышта гомер итүләренә төшенделәр.
-
“Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы – 2015” бәйгесенең район туры башланды
30.01.2015
“Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы – 2015” бәйгесенең район туры башланды. Быел гимназиябез данын башлангыч сыйныф укытучысы Хәбибуллина Эльвира Наилевна яклаячак. Бүген, 23 гыйнварда, ул “Тәнкыйди фикер йөртүне үстерү технологиясен кулланып, башлангыч сыйныф укучыларының фикерләү сәләтен активлаштыру”дигән темага методик семинарда чыгыш ясады
-
Чолганышта калган Ленинград балалары 23.01.2015

Бүген, 23 нче гыйнварда, гимназиябезнең актлар залында 5-8 нче сыйныф укучылары өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Чолганышта калган Ленинград балалары” дип исемләнгән театральләшкән күренеш куелды. 7А сыйныфы укучылары һәм аларның җитәкчесе, тарих укытучысы Алсу Тәлгатовна оештырган чара сугыш чоры кешеләре, бигрәк тә балалар кичергән авырлыклар, кайгы-хәсрәтләр, фидакярлекләр, каһарманлыкларны чагылдырды. Чарадан соң югары сыйныф укучылары тарафыннан үткәрелгән сорашу нәтиҗәләре шуны күрсәтә: балалар җир йөзендә һәрвакыт тынычлык булуын тели.
-
“Ватан варислары” проекты 22.01.2015

Гимназиябезнең 10 А сыйныфы укучылары Идел буе районының дәрестән тыш эшләр үзәге үткәргән “Ватан варислары” проекты кысаларында уздырылган “Җиңү проспекты” программасында катнаштылар һәм 1 нче урын яуладылар. Укучыларны әлеге бәйгегә әзерләгән тарих укытучысы Әхмәтшина Алсу Тәлгатевнаны һәм 10 А сыйныфы укучыларын җиңүләре белән кайнар котлыйбыз.
-
Театраль коллективлар бәйгесе
20.01.2015
19 нчы гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә Вахитов районы белем бирү оешмаларының театраль коллективлары бәйгесе узды. Бәйге Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
Безнең гимназия укучылары җиңүләргә ирештеләр. “Иң яхшы театраль коллектив” номинациясендә “Фикердәш” театраль студиясе 1 нче урынга лаек булды. “Әдәби сүз остасы” номинациясендә Турлов Нияз 2 нче урын, Җамалиев Нияз 2 нче урын, Хисамиев Таһир 3 нче урынны яуладылар.
Җиңүчеләрне зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!













