Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 271 ( 272 ) 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Дәрес : "Һөнәр сайлау – җаваплы адым" 22.10.2016

20 октябрь көнне 11нче сыйныфларда Казан дәүләт аграр университетының профессоры, филология фәннәре докторы Наилә Хәбибрахман кызы Шарыпова белән очрашу булып узды. Баксаң, ул үзе дә кайчандыр безнең мәктәпне тәмамлаган булган икән. Мәктәпне тәмамлагач та, төп сайлаган һөнәре - рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Хәзерге вакытта ул Казан дәүләт аграр университетында “ Сөйләм культурасы һәм ораторлык сәнгате”, “ Аралашу һәм коммуникация “ ,”Югары мәктәп педагогикасы”, “Психология”, “ Психология һәм педагогика” “ Психология һәм югары мәктәп педагогикасы”, “Социаль психология “ , “ Социология “ кебек фәннәрдән студентларга белем бирә. Күп кенә фәнни хезмәтләр һәм берничә дәреслек авторы да булган Наилә Хәбибрахман кызы 11нче сыйныф укучыларына ни рәвешле дөрес итеп һөнәр сайларга кирәклеге хакында сөйләде.
-
"Кешелекнең глобаль проблемалары ” дигән темага ачык дәрес узды 21.10.2016

Кешеләр табигатьне пычраталармы? Бу хәлдән чыгу юллары бармы? Киләчәктә ни булыр?! Бу һәм башка сорауларга ачыклык кертеп , 20нче октябрь көнне тагын бер үзенчәлекле дәрес узды.
Казанның В. Г. Тимирясова исемендәге Икътисад, идарә һәм хокук (ИЭУП) университеты базасындагы көллиятнең директоры , икътисад фәннәре кандидаты Ю. В. Хадиуллина гимназиянең 6нчы сыйныф укучыларына “Кешелекнең глобаль проблемалары ” дигән темага ачык дәрес үткәрде. - Глобаль проблемалар, аларның типлары һәм үзара бәйләнешләре; - Үткән һәм киләчәктә кешелекнең глобаль проблемаларының географик аспектлары;
- Экологик проблемалар, аларны чишү юллары һ.б. кешелекне борчыган глобаль мәсьәләләрне интерактив форматта яктырткан дәрестән, призлы һәм бүләкле шөгыльләрдән балалар бик канәгать калды. -
Бездә бүген - "Сөмбелә" ! 20.10.2016

"Сөмбелә ае"ның соңгы көне тәүлек эчендә көн белән төннең көзге тигезләшкән чорына туры килгән һәм бу көнне "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелгән. Бу бәйрәм көн белән төннең язгы тигезләшкән чорында уздырылучы "Нәүрүз" бәйрәменең капма – каршы парын тәшкил итә."Нәүрүз" бәйрәме чәчү чорын башлап җибәрсә, "Сөмбелә" бәйрәме аны тәмамлап куя. Менә шундый көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык "Сөмбелә" бәйрәмен, аеруча сый – ризык әзерләп, көр күңел белән үткәрә торган була. Татар теле һәм әдәбияты атналыгы көзге уңышның әле җыеп кына алынган иң мул чорына туры килүе сәбәпле, 1 А сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчеләре Фәридә Фәһимовна җитәкчелегендә, "Сөмбелә" бәйрәмен укучы-тамашачылар хозурына тәкъдим итте. Халкыбызның уен авыз иҗаты әсәрләрен яңартып, "Чума үрдәк, чума каз..." ны уйнап күрсәттеләр, "Шалкан" әкияте дә күпләрне балалык чорына алып кайтты. Җырлар-биюләр, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне данлау белән үрелеп барды бәйрәм. Дан-мактауга иң лаеклысы, әлбәттә, ул "ИПИ- ӘПЕКӘЙ" булды.
-
Халкыбыз җәүһәрләре :"Кичке уен" 19.10.2016

Татар теле атналыгы дәвам итә. Халкыбызның матур йола уеннарын искә төшереп, 4 Б сыйныфы укучылары "Кичке уен" күрсәттеләр. Чара балаларны тәрбияләү рухында барды : беренчедән, алар халкыбызның гореф-гадәтләрен искә төшерсә, икенчедән, милләтара дус яшәү идеясен алга сөрде.
-
Татар теле атналыгы : ТАТАРЧА КВН 18.10.2016

Татар теле һәм әдәбияты атналыгында 8 А һәм 8 Б сыйныфлары " Тапкырлар һәм зирәкләр" уенын, кыскасы, ТАТАРЧА КВН күрсәтте. Сыйныфлар ике командага бүленеп, татар теле һәм әдәбияты дәресеннән алган белемнәрен ныгытып, халык авыз иҗаты белән бәйле рәвештә, бик мәзәкчән, чын мәгънәсендә, тапкырлыкта һәм зирәклектә сыный торган уен күрсәттеләр. Очколарны "Тапкырлар" командасы бик тапкыр булып , "Зирәкләр" командасы бик зирәк булып , һәр биремдә бер-берсенән уздырып ярышсалар да, ахыр килеп, очколарның тигез булганлыгы ачыкланды. Шулай итеп, ДУСЛЫК җиңде! Афәрин !
-
«Funny English» викторинасы 15.10.2016

Бездә инглиз теле атналыгы бара. Атна дәвамында гимназиянең актлар залында төрле мавыктыргыч чаралар уздырылып килә. Менә бүген дә шуның чираттагысы узды. 5нче сыйныфлар катнашындагы «Funny English» викторинасы һәр тамашачының күңеленә хуш килде. Викторина балаларның инглиз теле дәресендә алган белемнәрен актуальләштерүне, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүне, үзара ярдәмләшеп эшләргә өйрәтүне максат иткән. Һәр ике команда да «Solve the riddles» , «Some English proverbs», «My family», «Captain’s competition», «Artist’s competition» , «Who knows English better?» дип аталган 6 турны уңышлы узып , бермә –бер тигез очколарда барган ярыш дуслык хисабына төгәлләнде.
-
BRAIN-RING «Кызыклы фактлар» интеллектуаль уены 14.10.2016

14 октябрь көнне 6 А һәм 6 Б сыйныфлары катнашында инглиз телендә брейн-ринг «Кызыклы фактлар» интеллектуаль уены үткәрелде. Алтышар укучыдан торган 2 команда инглиз телендә пассив юнәлешне куллану күнекмәләре буенча үзара көч сынашты. Уен барышында төрле категориядәге сораулар яңгырады: “ Уйлап табучылар һәм ачышлар”, “ Кайда нәрсә үстерәләр?” , “Китаплар һәм язучылар”, “Автомобильләр” , “Болар нәрсәдән ясалган?”.
-
"ХЕЗМӘТКӘ ҺӘМ ОБОРОНАГА ӘЗЕР!" значоклары белән бүләкләү тантанасы узды 13.10.2016

Совет чорының тагын бер матур мирасын, традициясен яңарту инде бу. Максатлары да игелекле: массакүләм спортны үстерү, физик сәламәтлекне ныгыту... Ирешкән казанышларына карап, һәр баскычта норма тапшыручылар “ГТО” дигән алтын яки көмеш значоклар белән бүләкләнәләр, тиешле нормаларны берничә ел рәттән үтәүчеләргә “Мактаулы ГТО значогы” тапшырыла. Гимназиядә шундый уңышка ирешкән укучыларны значоклар белән бүләкләү тантанасы булып узды:Габдрахманова Алсу 7а, Ахророва Зөлфия 7а ,Салбанова Айбикә 7б, Пасыева Рената 7б, Абросимова Лидия 9а, Абдрахманова Аида 9б, Головина Ксения 9б, Хисаметдинова Лейсан 9б,Файзуллина Динара 10 А. Иң кызыгы: араларында бер егет тә юк. Афәрин , кызлар! Котлыйбыз!
-
"Яшь инспекторлар" сафына аяк бастылар 13.10.2016

Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме? Бу сорауга мәктәп яшендәге балаларның күпчелеге, һичшиксез, «Әйе» дип җавап бирәчәк. Әмма һәрбер мәктәптә диярлек бу кагыйдәләрне үзләре белеп кенә калмыйча, башкаларга да өйрәтүче балалар бар. Яшь инспекторлар алар. Әлеге фотодагы гимназия укучылары 13нче октябрь көнне “Яшь инспекторлар” отрядына кабул ителделәр.
-
«English-Speaking Countries» викторинасы 12.10.2016

Инглиз теле – Англиянең рәсми теле, АКШ халкының (31 штатта рәсми тел) туган теле; Ирландия, Канада, Мальта, Австралия, Яңа Зеландия дәүләтләрендә рәсми тел. Шулай ук, Азия дәүләтләрендә рәсми тел булып кулланыла . Википедия материалларына караганда, инглиз теле туган телләре булган кешеләрнең саны якынча 410 млн кеше, инглиз телендә сөйләшкәннәр саны, якынча, 1,8 млрд кеше булып , ул бүген төп халыкара аралашу теле ролен үти. Инглиз теле атналыгы уңаеннан, 7нче сыйныфлар арасында «English-Speaking Countries » темасына викторина булып узды.













