Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Ләбиб Лерон иҗатын бакча һәм мәктәп балалары да үз итә...
Опубликовано: 01.12.2016
1 декабрь көнне 4 Б сыйныф укучылары 273 санлы балалар бакчасына юл тотты. Татар язучысы, шагыйрь, журналист, драматург Ләбиб Леронга багышланган кичәгә барды алар. Бакчаның тәрбиячеләре кунакларны ачык йөз белән каршы алдылар. Актлар залы иҗади рухта бизәлгән булуы белән үзенә җәлеп итте. Ләбиб Лерон сүзләренә язылган җыр белән башланып китте кичә. Бакчада тәрбияләнүче балалар “Чәпәләй белән тәпәләй” пьесасын сәхнәләштерделәр. Җыр һәм шигырь үзара чиратлашып барды. Безнең гимназия укучылары да кичәгә “буш кул” белән бармады: бакча балаларын Ләбиб Леронның биографиясе белән таныштырдылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Ләбиб Леронга багышланган кичә һәр ике як балалары өчен дә бихисап күңелле узды Мәктәп укучылары бакчага йөргән чакларын исләренә төшерсә, бакча балалары аларга “Укучылар килгән!” дигән ак көнләшү катыш шелтәле караш ташлады... Бүләккә Ләбиб Леронның култамгасы куелган китапларны тапшыру мизгеле якын киләчәктә әдипнең үзен күрү бәхетенә ирешү теләген уятты!
К списку новостей













