Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Педсовет : "Педагогларның һөнәри компетентлыкларын үстерү"
Опубликовано: 27.12.2016Компетентлык – заман таләбе.Компетентлы педагог нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш соң? Педагог даими үзгәрешләргә әзер булырга, алдагы көн өчен хезмәт итәргә, һәр башкарган эш нәтиҗәле булсын өчен тырышлык куярга тиеш. Укытучы тәҗрибәдән «акыл» алырга, белемен системага салырга, мөстәкыйль рәвештә даими үз белемен күтәрергә өйрәнергә тиеш. Компетентлы фән иясе төрле мәгълүмат базасыннан үзенә кирәклесен эзләп таба, информацияне сайлап ала, документлар белән эшләгәндә, аларны классификацияли белә. Яңа информацион һәм коммуникатив технологияләрне кыю куллану, яңалыкларны тиз кабул итәргә күнегү кебек компетенцияләргә ия булу да әһәмиятле. Компетентлы укытучы гына компетентлы укучы шәхесе тәрбияли ала. Компетентлы педагог булу өчен нәрсә үзгәртергә? Укытуда компетентлы якын килү нәрсә бирә? II чирек йомгаклары уңаеннан ике сәгать ярымга сузылган педсоветның төп темасы әнә шул хакта булды.
К списку новостей













