Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
"Классный марафон" шәһәр бәйгесе истәлеге
Опубликовано: 28.12.2016
"Аҗаган" балалар фәнни-күңел ачу үзәге, Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе белән берлектә, 25 декабрьгә кадәр гомумшәһәр күләмендәге «классный» сыйныф марафоны бәйгесе үткәрде.
Конкурсның максаты – Казан мәктәпләре арасындагы иң шәп, дус, сыйныфны ачыклау иде. Әлеге конкурста гимназиянең 6 Б сыйныфы укучылары бик теләп катнашты (сыйныф житәкчелэре Янурова Ә.Ә.) Конкурс 3 этаптан торды, укучылар махсус миссияләрне башкарырга тиеш иделәр:
- сыйныф альбомын эшләү;
- иҗади номер;
- сыйныф турында видео-ролик төшерү;
- талантларны күрсәтү;
- сыйныфның спорт белэн шөгылләнүен күрсәтү;
- хәйрия һәм экологик акцияләрдә катнашу;
- Бөек ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүмат җыю;
- тәҗрибәләр һәм экспериментлар үткәрү;
- сыйныф турында видео төшерү.
6 Б сыйныфы укучылары соңгы айларда әлеге конкурс белән «янып» яшәде. Укучыларның сәләтләрен, дустанә мөнәсәбәтләрен күрсәтергә шушы бәйге сәбәпче булып торды. Гимназия укучыларыбыз барлык этапларны үтәп, яхшы нәтиҗәләргә иреште. 6 Б сыйныфы конкурс ахырында диплом, "Аҗаган" балалар фәнни-күңел ачу үзәгенә чакыру билетлары белән бүләкләнде. Бәйге кысаларында бик куп кызыклы ачышлар, онытылмаслык хис-кичерешләр, уңай эмоцияләр алынды.
К списку новостей













