Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
Ата-аталар җыелышы 05.04.2018

5 нче апрель көнне “Социумда үз-үзеңне тоту буенча куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыруда әти-әниләрнең роле” темасына ата-аналар җыелышы узды. Әти-әниләр белән балалар куркынычсызлыгы темасына әңгәмә үткәрелде, 3 нче чирек өлгереше анализланды. Шулай ук балалар тормышына караган башка мөһим мәсьләләр хәл ителде.
-
Сыйныф сәгатьләре узды 04.04.2018

Бүген, 4 нче апрель көнне, барлык сыйныфларда “Куркынычсызлык дәресе” темасына сыйныф сәгатьләре узды. Кемерово фаҗигасе булу сәбәпле, сыйныф сәгате бер минутлык тынлыктан башланды. Укучылар язгы, куркыныч табигать шартларында һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарда үз-үзеңне тоту буенча куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде.
-
"Театр яктылыкка, нурга илтә!.." 27.03.2018

Бүген, 27 нче март көнне, Фатиха Аитова исемендәге 12 нче татар гимназиясендә халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның V республика конференциясе узды. Чарада укучыларыбыз ике номинациядә җиңү яулады.
10-11 нче сыйныф укучылары тарафыннан тәкъдим ителгән чыгыш “Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!..” (сәхнәләштерү) номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. 10 нчы сыйныф укучысы Фаекова Д. “Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясендә I урын яулады.
Укучыларны уңышлары белән тәбрик итәбез, алга таба да уңышлар теләп калабыз! -
"Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г. Тукай мәңгелек" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды
22.03.2018
Укучыларыбыз 15 нче март көнне “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г. Тукай мәңгелек” исемле бәйгедә катнашып призлы урыннар яуладылар. 3 нче сыйныф укучысы Хадиева Д. “Г. Тукай шигырьләре” номинациясендә 1 нче урынга лаек дип табылды. 2 нче сыйныф укучысы Абдуллина З. “Авторлык әсәре” номинациясендә 2 нче урынга лаек булды. 6 нчы сыйныф укучысы Нуруллина Л. “Г. Тукай шигырьләре” номинациясендә 1 нче урын яулады. 5 нче сыйныф укучысы Закирова И. “Авторлык әсәре” номинациясендә үз иҗат җимешен тәкъдим итте. Ул 2 нче урынга лаек дип табылды. Иҗат коллективы “Иң яхшы инсценировка” номинациясендә 1 нче урынны яулады.
Барлык җиңүчеләрне тәбрик итәбез, алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз! -
"Мәгарифтә инновацион менеджмент" 22.03.2018

Бүген, 22 нче март көнне, гимназиядә “Мәгарифтә инновацион менеджмент” темасына Казан шәһәре белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен семинар узды. Белем бирү оешмалары җитәкчеләре семинарның беренче өлешендә үстерелешле мохит тудыру, икенче өлешендә белем бирү инновацияләре белән идарә итү турында тулы мәгълүмат алды.
-
Озын тәнәфес бәйгесе узды 21.03.2018

Бүген, 21 нче март көнне, “Озын тәнәфес” бәйгесенең шәһәр этабы узды. Әлеге чарага укучылар бик ныклап әзерләнде. Берничә ай алдан биюләр, җырлар, спектакльдән өзекләр өйрәнелә башлады. Концертка әзерләнү процессы укучыларны берләштерде, зур команда хасил итте.
Матур биюләрне - Катарина Алексеевна, моңлы җырларны - Фәридә Шамилевна әзерләде. Барлык номерларны җыеп эшкәртеп, процесс белән Айгөл Эрнстовна идарә итте. Эчтәлекле сценарий Эльмира Рөстәмовна тарафыннан язылды. Концертны режисёр - Артём Рычёв сәхнәгә куйды.
Бүген сәхнәдә “Зәңгәр күл” җырын, татар, кытай биюләрен, театраль тамашаларны күрергә була иде.
Зур чарага үзеннән өлеш керткән һәр укытучыга, барлык укучыларга, җитәкчеләргә, гимназия исеменнән, зур рәхмәт белдерәбез! Алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз! -
Дулкыннар 16.03.2018

Бүген, 16 нчы март көнне, “Дулкыннар” бәйгесенең гала-концерты узды. Быел бәйге Татарстанның халык артисты Әлфия Авзаловага багышланган иде. Концертта финалистлар һәм кунаклар чыгыш ясады.
Чарада безнең гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Ахмадуллин Р. чыгыш ясады һәм кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Укучыбызны әлеге җиңү белән тәбрик итәбез! Алга таба да уңышлар телибез! -
Ел укытучысы - 2018 16.03.2018

Бүген, 16 нчы март көнне, Россия күләм оештырылучы “Ел укытучысы - 2018” бәйгесенең республика этабы финалы узды. Чарада иң яхшы, алдыгы, креатив, талантлы укытучыларны билгеләделәр. Татарстанда “Ел укытучысы” дип безнең гимназиянең физика укытучысы Хабиров Радик Рифович танылды. Ул Татарстанны Санкт-Петербургта узачак “Россиянең ел укытучысы - 2018” бәйгесендә тәкъдим итәчәк.
Радик Рифович, сезне әлеге зур җиңүегез белән тәбрик итәбез! Сезгә алга таба да фәнни, иҗади уңышлар теләп калабыз! Гимназия данын лаеклы яклаганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! -
Табигать белән дус булыйк! 16.03.2018

Бүген, 16 нчы март көнне, 2 нче сыйныфта “Экологик калейдоскоп” темасына экология дәресе узды. Анжелика Евгеньевна укучыларны табигать белән дус булу, анда үз-үзеңне тоту, кызыл китап, табигатьтә булган проблемалар һ.б. таныштырды. Укучылар интрактив тактада булган биремнәрне эшләделәр, шигырьләр сөйләделәр, укытучы биргән сорауларга җавап бирделәр. Яңа кызыклы мәгълүматлар белән танышу укучыларга бик ошады.
-
Л.Н. Толстой иҗатына багышланган викторина 15.03.2018

Бүген, 15 нче март көнне, 5 нче сыйныфлар арасында Л.Н. Толстой иҗаты һәм аның “Кавказский пленник” әсәренә багышланган викторина узды. Бәйгедә 5 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар үзара дүрт командага бүленеп көч сынаштылар. “Кавказский пленник” әсәре буенча сорауларга җавап бирделәр, биремнәр эшләделәр, Л.Н. Толстой әсәрләреннән өзекләр сөйләделәр һәм рәсемнәр ясадылар.













