Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 ( 219 ) 220 >>
-
Ачык дәресләр дәвам итә 13.12.2017

Бүген, 13 нче декабрь көнне, математика, физика һәм информатика айлыгы кысаларында, 5 нче Б сыйныфында математика фәненнән ачык дәрес үтте. Математика дәресе мәсәләләр, мисаллар чишү белән үрелеп бара торган күңелсез дәрес дигән стереотип яши. Ә бүген без киресенчә бик кызыклы, мәгълүмати дәрес карадык. Укучылар мисаллар чишү белән беррәттән, “Күппочмаклык” темасына матур плакатлар да ясадылар. Кызыклы биремнәргә алданып, укучылар дәреснең үткәнен сизми дә калдылар.
Шундый яхшы ачык дәрес биргәне өчен Венера Максумовага рәхмәт белдерәбез! -
К. Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театры артистлары гимназия укучыларына мастер-класс күрсәтте 13.12.2017

Бүген безнең гимназиядә әдәби-кунакханә кичәсендә чираттагы очрашу кичәсе узды. Чарада берничә атна барган зур сәхнә әсәрләре бәйгесенә йомгак ясалды һәм К. Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театры артистлары белән очрашу узды. Безгә кунак булып К. Тинчурин театры артисткасы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Зөлфия Наил кызы Вәлиева, К. Тинчурин театры артисткасы Гөлчәчәк Әсгат кызы Хафизова, К. Тинчурин театры музее директоры Рузалия Валиәхмәт кызы Чабатова килгәннәр иде.
Берничә атна дәвамында гимназиябез укучылары төрле сәхнә әсәрләре өйрәнделәр, костюмнар әзерләделәр. 12 нче дкабрьдә үткәрелгән әлеге чарада 1 нче - 10 нчы сыйныф укучылары арасыннан 250гә якын бала катнашты. Без үзебез өчен бик күп талантлы укучыларны ачтык. Бу чарада күп әкиятләр, Кәрим Тинчурин әсәрләре тамашачы игътибарына тәкъдим ителде. Укучыларыбыз бик күп әсәрләр белән якыннан таныштылар, ә кайберләрен яңа яктан ачтылар.
Бүген уздырылачак кичәгә жюри әгъзалары иң яхшы номерларны гына сайлап алды. Килгән кунакларга һәм укучыларга “Шалкан” “Зөһрә кыз” татар халык әкиятләре, 3 нче Б сыйныфы җитәкчесе Г.Ф. Шәмәрданованың авторлык әсәре “Ашказаны”, Р. Зәйдулланың “И минем яктыртучым” әсәрләре тәкъдим ителде. Ә килгән кунаклар һәр чыгыштан соң укучы-артистларыбызга мастер-класслар күрсәттеләр, киңәшләр бирделәр. Шундый җылы, гади, кызыклы, файдалы очрашу кичәдә булган һәркемнең күңеленә хуш килде.
Вакыт табып безнең белән очрашуга килгән һәм укучылар белән кызыклы әңгәмә корып, мастер-класслар күрсәткән өчен К. Тинчурин театры артистларына һәм хезмәткәрләренә гимназия исеменнән зур рәхмәт белдерәбез! -
Яңа елга әзерлек башланды 13.12.2017

Яңа ел бәйрәменә дә санаулы гына көннәр калып бара. Барлык кешеләр бу бәйрәмгә ныклап әзерләнәләр: йортларын, эш урыннарын, урамнанрны бизиләр. Без дә гимназиябезне тагын да ямьләндерү өчен аны бизәү эшенә керештек. Төрле төстәге гирляндалар белән гимназия алдын бизәдек. Ә укучыларыбыз шушы көннәрдә мәктәпнең эчке ягын бизәү эшенә керешәчәк.
Кадерле укучылар! Яңа ел бәйрәме кысаларында үткәрелүче башка чаралар белән дә кызыксынып, танышып барырга тырышыгыз! -
Ачык дәресләр 12.12.2017

Бүген, 12 нче ноябрь көнне, математика, физика һәм информатика айлыгы кысаларында, 9 нчы сыйныфларда “Сызыклы алгоритм. Мәсәлә чишү” темасына ачык дәрес үтте. Дәресне информатика укытучысы Резеда Рашатовна үткәрде. Укучылар, кызыклы мәсәләләр чиштеләр, алгоритмнар төзеделәр, информатика дөньясын өйрәнүне дәвам иттеләр.
Әлеге айлык кысаларында үткәрелгән ачык дәресләргә көтеп калабыз! -
Гимназия сәхнәсе 12.12.2017

Бүген, 12 нче декабрь көнне, гимназиядә иң яхшы сәхнәләштерелгән әсәрләр конкурсы узды. 1 нче сыйныфтан алып 10 нчы сыйныфка кадәр төрле әкиятләр, Кәрим Тинчурин пьессалары тамашачыга тәкъдим ителде. Бу бәйге татар телен саклау үстерү, балаларда телгә, әдәбияткә кызыксыну уяту өчен оештырылды. Әлеге чарага укучылар матур костюмнар, чыгыш өчен кирәкле атрибутиканы әзерләделәр, репетицияләр ясадылар. Әлеге матур-матур чыгышлардан хөкемдарлар иң-иңнәрен сайлап алдылар. Ә сайланып алынган сыйныфлар иртәгә Кәрим Тинчурин театры артистларына үзләренең чыгышларын тәкъдим итәчәк.
Чарада катнашкан барлык укучыларга, укытучыларга гимназия исеменнән рәхмәт белдерәбез! -
Математика, физика һәм информатика айлыгы 12.12.2017

Математика, физика һәм информатика айлыгы кысаларында, гимназиядә төрле чаралар дәвам итә. Бүген, 12 нче декабрь көнне, әлеге айлыкка багышланган стена газеталары күргәзмәсе узды. Укучылар үзләрен кызыксындырган темаларны, ребусларны кызыклы итеп башка иптәшләренә тәкъдим иткәннәр иде.
Укучылар, мондый чаралар әле дәвам итәчәк, яңалыклар белән кызыксынып барыгыз! -
Рәсем бәйгесе 11.12.2017

Бүген, 11 нче декабрь көнне, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә быгышланган декада кысаларында рәсем күргәзмәсе узды. Укучылар “Яхшылык җир буйлап атлый” темасына матур-матур рәсемнәр ясаганнар иде. Һәр укучы әлеге теманы үз карашларыннан чыгып яктырткан.
Афәрин , укучылар! Алга таба да сездән шундый үзенчәлекле эшләр көтеп калабыз! -
Ватаныбыз батырлары 11.12.2017

9 нчы декабрь көнне безнең илдә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Бу дата 2007 нче елда , РФның Дәүләт думасы тарафыннан билгеләнә.
Ни өчен нәкъ менә 9 нчы декабрь? Чөнки бу көнне 1769 нчы елда иң кыю, батыр солдатларны, Екатерина II орден белән бүләкли. Хәзерге көндә дә әлеге эш яңадан торгызылды. Бу көнне Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе геройларын Кремльдә махсус орден медальләр белән бүләклиләр.
Безнең гиназиядә дә әлеге бәйрәмне онытмыйлар. Укытучылар тарих дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә әлеге темага караган лекцияләр үткәрәләр. -
Халыкара хокук көне 11.12.2017

Бу атнада тарих дәресләрендә, Халыкара кеше хокуклары көненә багышланган биш минутлыклар уза. Бу бәйрәм 1950 нче елның 10 декабреннән һәр ел билгеләп үтелә.
Һәр елны бәйрәм төрле лозунг астында үтә. Мәсәлән: “Минем тавышым мәгънәгә ия”, “Кеше хокукларын таныйбыз!”, Башка кеше хокуклары өчен көрәш!” һ.б.
Ә һәр биш ел саен кеше хокуклары белән бәйле БМО премиясен тапшыру тантанасы уза. Кеше хокукларын яклауга үзеннән зур өлеш керткән кешеләр бүләкләнә.
Ә без үз чиратыбызда, әлеге биш минутлыкларда үзебездән әлеге зур эшкә өлеш кертергә тырыштык. Укучыларны әлеге чарага җәлеп иттек. -
Театр яктылыкка, нурга илтә... 09.12.2017

8 нче декабрь көнне, гимназиянең 7-11 нче сыйныф укучылары К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрда булып кайтты. Укучылар Кәрим Тинчуринның "Назлы кияү" спектаклен карадылар. Әлеге чара укучыларда татар сәнгатенә мәхәббәт уяту, җәмгыять урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү өчен оештырылды.
Кызыклы сәяхәттән укучылар да, укытучылар да кәнәгать калдылар. Мондый кызыклы чара соңгысы булмас дигән теләктә калабыз.













