Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 ( 217 ) 218 219 220 >>
-
"Туган якны өйрәнү" музеена экскурсия 21.09.2018

Бүген, 21 нче сентябрь көнне, 1 В башлангыч сыйныф укучылары «Туган якны өйрәнү» музеена экскурсиягә бардылар.
Тарих укытучысы Алсу Талгатовна Яңа татар бистәсе тарихы белән таныштырды. Укучылар кызыклы экспонатлар, мамонт сөякләре, сугышчыларның баш киемнәрен куреп таң калдылар. Нәни укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. -
Футбол турнирлары дәвам итә 21.09.2018

Гимназиябездә футбол буенча турнирлар дәвам итә. Бүген, 21 нче сентябрь көнне, гимназиядә футбол буенча турнир узды. Уенда 6 “А” һәм 6 “В”, 5 “В” һәм 6 “Б” сыйныфлары көч сынашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
5 нче В һәм 6 нчы Б сыйныфлары арасында җиңүче – 5 нче В сыйныфы. Исәп (5:2).
6 нчы А һәм В сыйныфлары арасында җиңүче – 6 нчы В сыйныфы. Исәп (0:2).
Барлык укучы егетләребезгә алдагы ярышларда уңышлар теләп калабыз! -
Психолог катнашында сыйныф сәгате узды 20.09.2018

Бүген, 20 нче сентябрь көнне, 8 нче Б сыйныфында мәктәп психологы Патеева Татьяна Ивановна “Ялган лидерлык” темасына әңгәмә үткәрде. Укучыларга психолог белән үткәрелгән чара бик ошады.
-
"Ирекле халык дружинасы" җыелышы 20.09.2018

Бүген, 20 нче сентябрь көнне, гимназиядә “Ирекле халык дружинасы” җыелышы узды. Чарада дежур тору тәртибе, көн кадагындагы мәсьәләләр каралды.
-
Л.Н. Толстой иҗатына багышланган рәсемнәр бәйгесе тәмамланды 20.09.2018

Бүген, 20 нче сентябрь көнне, Л.Н. Толстой иҗатына багышланган рәсемнәр бәйгесе тәмамланды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын –Исхаков Раушан 6 нчы Б сыйныфы ( «Акула» хикәясеннән өзек)
2 нче урын -Шәмсетдинов Камил 6 нчы Б сыйныфы ( «Акула» хикәясеннән өзек)
3 нче урын -Сөләйманова София 7 нчы Б сыйныфы ( «Филиппок» хикәясеннән өзек) -
Футбол турнирлары дәвам итә 20.09.2018

Гимназиябездә футбол буенча турнирлар дәвам итә. Бүген, 20 нче сентябрь көнне, гимназиядә футбол буенча турнир узды. Уенда 9 “А” һәм 9 “В” сыйныфлары көч сынашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
9 нчы А һәм В сыйныфлары арасында җиңүче – 9 нчы А сыйныфы. Исәп (4:1).
Барлык укучы егетләребезгә алдагы ярышларда уңышлар теләп калабыз! -
Футбол турнирлары дәвам итә 18.09.2018

Футбол буенча турнирлар дәвам итә. Бүген, 18 нче сентябрь көнне, гимназиядә футбол буенча турнир узып китте. Уенда 8-9 нчы сыйныфлар көч сынашты, 3-2 исәбе белән тәмамланды.
Барлык укучы егетләребезне ярышларда актив катнашырга чакырып калабыз алдагы уеннарда уңышлар телибез! -
Ата-аналар җыелышы узды 18.09.2018

Бүген, 18 нче сентябрь көнне, гимназиядә ата-аналар җыелышлары узды. Чара “2018-2019 нчы уку елында гимназиядә белем һәм тәрбия бирү процессын оештыру” темасына үткәрелде. Җыелышларда интернет куркынычсызлыгы, наркотиклардан саклану һәм яңа уку елына планнар турында сөйләнде. Әти-әниләр үзләрен борчыган сорауларга, укытучы белән бергәләп, җаваплар эзләделәр.
-
Интернет куркынычсызлыгы 17.09.2018

Бүген, 17 нче сентябрь көнне, барлык сыйныфларда “Интернет куркынычсызлыгы” темасына сыйныф сәгатьләре узды. Бу чара “Бердәм куркынычсызлык дәресләре” кысаларында үткәрелде. Укучылар белән әңгәмә вакытында төрле күңелсез вакыйгалар, проблемалы ситуацияләрне булдырмый калу турында сөйләштек. Әлеге темага караган видео материаллар, тест биремнәре алган белемнәрне ныгытырга мөмкинлек бире.
Дөрес итеп кулланган вакытта интернет безнең якын дустыбыз. Ә кагыйдәләрне үтәмәгән очракта ул дошманыбызга да әйләнергә мөмкин! -
Һөнәрләр дөньясы 16.09.2018

Бүген, 16 нчы сентябрь көнне, Грький-Әмәт паркында төрле һөнәрләргә караган мастер-класслар узды. Әлеге чарада флорист, кондитер, агач остасы һ.б. һөнәрләр белән якыннан танышырга була иде. Безнең гимназия укучылары да, әлеге чарада булып кайттылар.













