Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Дебаты 16.09.2025

Бүген безнең гимназиядә "Беренчеләр Советы" рәисе вазифасына кандидатлар дебаты узды. Кандидатлар үз программаларын тәкъдим иттеләр һәм сайлаучыларның сорауларына җавап бирделәр. Барлык кандидатларга да сайлауларда уңышлар телибез! Лаеклы кандидат өчен тавыш бирегез!
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 15.09.2025

Бүген, 15 нче сентябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес сәнгать һәм аның кеше тормышындагы роле турында иде, «Сәнгать – кешеләрне берләштерә» дип аталды.
-
Игелеклелек ярминкәсе 12.09.2025

Бүген гимназиядә “Игелек ярминкәсе” гөрләп узды. Әлеге ярминкәдә укучылар актив катнашты. Ярминкәгә кемдер камыр ризыгы пешергән, теккән, бәйләгән, тозлаган, консервлаган әйберләр алып килгән. Товарларның күбесе төрелгән, бизәлгән, этикеткаларына кадәр ябыштырылган, бәясе күрсәтелгән.
Ярминкәдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткереп, эшләгән савапларыгыз үзегезгә дә әйләнеп кайтсын дип әйтәсе килә.
-
Яхшылык гамәлләребездә 11.09.2025

Гимназиябездә «Игелеклелек атналыгы» дәвам итә.
Бүгенге чаралар “Яхшылык гамәлләребездә” темасына багышланган иде.
Беренче сыйныф укучылары өлкәннәргә ярдәм итү турында сөйләштеләр. Әле кечкенә булуларына карамастан, аларның игътибары әби-бабайлар өчен бик мөһим икәнлегенә төшенделәр.
-
Фашизм корбаннарын искә алу көне 11.09.2025

10 сентябрь көнне илебез буенча Фашизм корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бүген әлеге истәлекле көнгә багышланган “Совет халкы геноциды» темасына лекция үткәрелде. Чараны тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Заляева Г.А. уздырды.
Укучылар фашистларның рәхимсезлеге, халыкка карата булган планнары, совет халкы кичергән югалтулар турында мәгълүматлар тыңладылар.
-
Теләктәшлек һәм тынычлык көне 10.09.2025

10 сентябрь көнне көзге “Игелеклелек атналыгы” кысаларында “Теләктәшлек һәм тынычлык көне” темасына төрле чаралар үткәрелде.
Сыйныф сәгатьләрендә укучылар төрле милләт вәкилләре традицияләре, милли ашлары һәм аларны берәштерүче сыйфатлар турында фикер алыштылар. Чаралар толерант фикер йөртүне формалаштыруга багышланган иделәр.
-
Тугры дусларга ярдәм кулы сузу 09.09.2025

«Игелеклелек атналыгы» дәвам итә. Бүген укучылар “Тугры дусларга ярдәм кулы сузу” темасына караган чараларда катнаштылар.
Укучылар “Без кулга ияләштерелгәннәр өчен җаваплы” исемле видеоязма карадылар, үзара фикер алыштылар. Кайбер укучылар үзләренең йорт хайваннары турында сөйләделәр.
-
Тынычлык көне 08.09.2025

8 нче сентябрьдән гимназиябездә “Игелеклелек атналыгы” башланып китте.
Бүгенге тема “Тынычлык көне” турында иде. Әлеге истәлекле көн патриотик тәрбия, бөтенроссия акцияләре, “Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү”, Ватанны саклаучылар елы, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
Шул уңайдан гимназиябездә сыйныф сәгатьләре, түгәрәк әстәл һ.б. чаралар үткәрелде. -
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 08.09.2025

Бүген, 8 нче сентябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес рус телен саклау, цифрлашу белән бәйле телдәге үзгәрешләр, тел нормалары һәм кагыйдәләренең мөһимлеге турында иде һәм «Рус теле цифрлы технологияләр чорында » дип аталды.
-
Рус теле - гади тел генә түгел 08.09.2025

8 сентябрьдә Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелә!
Безнең бөтен тормыш тел белән бәйле. Телне белми торып фән белән шөгыльләнү, техниканы үзләштерү, яхшы эшкә урнашу мөмкин түгел. Шуңа күрә, туган телегезне, рус телен һәм башка чит телләрне өйрәнегез!
Бу бәйрәм беренче тапкыр ЮНЕСКО тарафыннан 1966 елда игълан ителә.
1967 елдан башлап, Халыкара грамоталылык көне ел саен билгеләп үтелә.
Грамоталылык - ул кешенең туган телендә уку һәм язу күнекмәләрен үзләштерү дәрәҗәсе.
Бүген илебезнең барлык мәктәпләрендә әлеге датага караган чаралар уза.
Гимназиябездә дә “Русский язык – не просто язык” исемле квиз уены үтте.
Чараны тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе – Җәләева Г.А. үткәрде.
Квиз барышында укучылар белемнәрен күрсәтү белән беррәттән яңа мәгълүматлар белделәр.













