Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Шахмат патшабикәсендә кунакта 20.10.2025

20 октябрь көнне 3-4 сыйныф укучылары "Шахмат патшабикәсендә кунакта" шәһәркүләм шахмат турнирында катнаштылар.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
3 урын - Иванов Максим 3а, Хуҗин Булат 4б;
4 урын - Валькаева Гөлназ 3а;
5 урын - Шамсиева Анастасия 3а.
Укучыларны котлыйбыз, уңышлар телибез! -
Аклыкка илтсен юллар 20.10.2025

20 октябрь көнне, татар халкының мәдәни мирасын популярлаштыру максатыннан, 8б сыйныфы укучылары Халыклар дуслыгы йортында "Аклыкка илтсен юллар" концерт-спектаклен карадылар.
-
Фильм карадылар 20.10.2025

20 октябрь көнне 5в сыйныфы укучылары "Синема 5" кинотеатрында "(НЕ) искусственный интеллект" фильмын карадылар. Укучыларга фильм бик ошады.
-
“Россия патриотлары” бәйгесе 18.10.2025

18 октябрь көнне “Россия ислам институты” Бөтенроссия “Россия патриотлары” бәйгесенә йомгак ясады. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Чарада 9 сыйныф укучылары Билалова Даяна һәм Минһаҗева Дәлия катнашып, “Дан юллары” номинациясендә җиңү яуладылар.
Укучы кызларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз!
-
Йолдызлар илендә 17.10.2025

16 октябрь көнне 4б сыйныфы укучылары Казан (Идел буе) федераль университетының А.П. Энгельгард исемендәге астрономик обсерваториясендә интерактив экскурсиядә булдылар.
Укучылар кызыклы экспонатлар, экспозицияләр, астрономия турында фильм карадылар.
Кызыклы сәфәр укучыларга бик ошады. -
Көз сылуы - Сөмбелә 17.10.2025

17 нчы октябрь көнне “Көз сылуы - Сөмбелә” шәһәр бәйгесенең район этабы узды. Гимназиябез данын 5 нче сыйныф укучысы Сәгдиева Чулпан яклады.
Катнашучылар “Бөтен җирне нурга күмә кояш кебек Сөмбелә”, “Без талантлар эзлибез”, “Алтын куллар”, “Костюм көз сылуы Сөмбелә” бәйгеләрендә көч сынаштылар. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак.
-
Шахмат турниры узды 17.10.2025

17 октябрь көнне 3-4 сыйныф укучылары арасында район шахмат турнирының мәктәп этабы узды.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын - Валькаева Гульназ -3а; Хуҗин Булат -4б;
2 место - Шәмсиева Анастасия -3а; Вәлиев Наил- 3а;
3 урын - Иванов Максим - 3а; Төхвәтуллина Айзилә - 3б.
Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Һөнәр сайлау - җаваплы эш 16.10.2025

16 октябрь көнне, укучыларга һөнәр сайларга ярдәм итү максатыннан, "Казан" халыкара ат спорты комплексында "Белем. Карьера" күргәзмәсе узды.
Чарада гимназиябезнең 9а һәм 10а сыйныфы укучылары катнашты. -
Әтием куллары 16.10.2025

Әтиләр көне бөтен ил буенча октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнне без иң кадерле кешеләребез – әтиләребезне чын күңелдән котлыйбыз.
Бәйрәм чагыштырмача яңа булуга карамастан, бездә бу көн белән бәйле кызыклы традицияләр барлыкка килде дә инде. Елда әтиләргә котлау открыткалары ясыйбыз, төрле акцияләрдә катнашабыз, рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Шул удайдан гимназиябездә “Әтием куллары” исемле күргәзмә оештырылды. Чарада катнашучылар әтиләре ясаган кул эшләрен тәкъдим иттеләр.
-
Әтием белән бергәләп 16.10.2025

Әтиләр көненә багышланган чаралар дәвам итә.
Укучылар әтиләре белән күмәк эш башкару процессын видеога төшерделәр һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Заляева Г.А. тәкъдим иттеләр. Барлык видеолар гимназия укучыларына мәгълүмати экран аша күрсәтелде. Укучыларга үзләрен һәм әтиләрен экраннан күрү аеруча ошады.
Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!













