Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Огнеборцы" яшь янгын сүндерүчеләр отряды 06.04.2026

6 нчы апрель көнне укучыларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә беренчел белемнәрне, осталыкны һәм күнекмәләрне камилләштерү максатларында гимназиябезнең "Огнеборцы" яшь янгын сүндерүчеләр отряды Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы дәүләт хезмәтенең укыту-күнекмә комплексында үткәрелгән янгын-коткару спорты буенча күнекмә дәресләренә йөри башлады.
-
"Гагарин ункөнлеге" старт алды 06.04.2026

6 нчы апрель көнне гимназиябездә космоска беренче очышның 65 еллыгына һәм Космонавтика көнен бәйрәм итүгә багышланган "Гагарин ункөнлеге" старт алды. Шул уңайдан тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Җәләева Г.А. Алдынгылар Хәрәкәтендә катнашучылар белән берлектә Бөтенроссия “Космоска юл” акциясе кысаларында тәкъдим ителгән чара формалары белән таныштылар һәм эш төрләрен үзара бүлештеләр.
Бөтенроссия "Космоска юл" акциясе дүрт форматта сайлауга тәкъдим ителә:
Формат № 1 - Тематик диктант «Космик диктант»
Формат № 2 - «Космик талисман» мастер-классы
Формат № 3 - «Мин кем?» өстәл уены
Формат № 1 - «Космик ГТО» флешмобы
Фикер алышканнан соң 2 һәм 3 форматларны үткәрү турында карар кабул ителде. -
"Без права на ошибку" шәһәркүләм балалар һәм яшьүсмерләр матбугаты бәйгесе 06.04.2026

6 апрель көнне "Без права на ошибку" шәһәркүләм балалар һәм яшьүсмерләр матбугаты бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Бәйге мәктәп матбугат басмаларын популярлаштыру һәм укучыларның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатларында уза. Безнең гимназиябез газетасы "Fresh- стиль жизни" 1 нче урынга лаек булды.
Котлыйбыз, уңышлар телибез! -
Фидакарьлек варислары: Казан - Геройлар шәһәре 04.04.2026

4 апрель көнне язгы лагерьның йомгаклау көне "Фидакарьлек варислары: Казан - Геройлар шәһәре" девизы астында узды.
Иртә традицион зарядкадан һәм туклыклы иртәнге аштан башланды. Лагерь тәрбиячеләре "Хәтер һәм героизм билгесе" темасы буенча дәрес үткәрделәр. Презентациядән соң балалар ветераннарга хатлар яздылар.
Гимназиянең актлар залында лагерьда тәрбияләнүчеләргә "Геройлар шәһәре" мультфильмы күрсәтелде. Тәмле төшке аштан соң балалар лагерь турында язма бәяләмәләр яздылар.
Лагерь эшчәнлеге бәйрәм дискотекасы, балаларга татлы бүләкләр тапшыру һәм истәлеккә гомуми фотога төшү белән тәмамланды. Шулай ук РФ һәм ТР гимннары да башкарылды. -
Дуслык күпере: халыклар дуслыгы 03.04.2026

3 апрель көнне язгы лагерьның алтынчы көне "Дуслык күпере: халыклар дуслыгы" девизы астында узды.
Иртә традицион зарядкадан башланды, шуннан соң балалар иртәнге аш ашадылар. Аннары тәрбиячеләр "Тимер юлда балаларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре" темасына презентация күрсәттеләр.
Очрашуга шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының транспонт буенча җитәкчесе, полиция майоры Ф.Р. Фәсхетдинова килде. Фәния Рафаилевна лагерьда тәрбияләнүчеләр белән “Тимер юл - югары куркыныч зонасы. Куркынычсыз язгы каникуллар" темасына лекция үткәрде.
Тәмле төшке аштан соң, тәрбиячеләр балалар белән халыклар арасында дуслыкны ничек саклау турында фикер алыштылар. Милли костюмнар буенча мастер-класс оештырдылар. Ахырдан "Дуслык күпере" дигән искиткеч коллаж ясадылар, фильмнар карадылар, гимназиянең спорт залында уйнадылар. -
"Казан - ил госпитале" (Шәфкать һәм фән көне) 02.04.2026

2 апрель көнне язгы лагерьның бишенче көне "Казан - ил госпитале" (Шәфкать һәм фән көне) девизы астында узды. Иртәнге аштан соң лагерь укучылары "Синема" кинотеатрында булдылар, анда "Домовенок Кузя 2" фильмын карадылар. Фильмнын соң гимназиядә балалар килүгә аларны тәмле төшке аш көтә иде.
Төштән соң яралыларга һәм авыруларга ярдәм итү турында әңгәмә оештырылды. Сугышчыларга ярдәм символлары һәм открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. -
Сугышчан батырлык: Девятаевтан алып хәзерге көнгә кадәр 01.04.2026

1 апрель көнне язгы лагерьның дүртенче көне "Сугышчан батырлык: Девятаевтан алып хәзерге көнгә кадәр" девизы астында узды.
Иртә традицион зарядкадан башланды. Иртәнге аштан соң балалар Советлар Союзы герое, Казан шәһәренең мактаулы гражданины, очучы М.П. Девятаев турында фильм карадылар. Соңыннан фильм темасы буенча әңгәмә үткәрелде. Гимназиябезнең актлар залында лагерьда тәрбияләнүчеләргә
3D форматында "Һөнәрләр дөньясы" укыту-танып белү фильмнары һәм "Эко-чынбарлык" мультфильмы күрсәтелде. Тәмле төшке аштан соң балалар иҗат белән шөгыльләнделәр, "Балалар илне ясый" темасына рәсемнәр ясадылар. Елга портында урнашкан М.П. Девятаевның мәгълүмати баннерын карадылар. -
Үлемсез сүз" (Муса Җәлил һәм герой-шагыйрьләр көне) 31.03.2026

31 март көнне язгы лагерьның өченче көне "Үлемсез сүз" (Муса Җәлил һәм герой-шагыйрьләр көне) девизы астында узды. Көн иртәнге гимнастикадан башланды. Иртәнге аштан соң укучылар белән герой-шагыйрьнең тормыш юлы турында тематик әңгәмә үткәрелде, соңыннан Муса Җәлил турында фильм күрсәтелде.
Балалар өчен интерактив күчмә лазер тиры оештырылды. Бу уку курсына куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж, ату теориясе, укыту һәм электрон коралдан гамәли ату керә.
Шулай ук балалар гимназиянең спорт залында үткәрелгән "Планетария" мобиль клубында йолдызларның һәм галактикаларның гаҗәеп дөньясы белән таныштылар.
Көннең вакыйгаларга бай булуына карамастан укучылар рәсемнәр ясадылар һәм урамда хәрәкәтле уеннар да уйнадылар. -
Уважаемые родители и законные представители будущих первоклассников!
30.03.2026
С 1 апреля 2026 года начинается первая волна по приему заявлений в первый класс.
Прием детей в первый класс проходит в два этапа:
1 этап — 01.04.2026г. – 30.06.2026г. для детей, проживающих на закрепленной территории, а также имеющих внеочередное, первоочередное, преимущественное право.
2 этап — 06.07.20256г. – 05.09.2026г. для детей, не проживающих на закрепленной территории.
Подробная информация загружена в разделе Прием в 1-й класс
-
Канатлы Казан (Авиация һәм техника көне) 30.03.2026

30 март көнне язгы лагерь сменасы "Канатлы Казан (Авиация һәм техника көне): кызык, мавыктыргыч һәм танып-белү" девизы астында узды.
Иртән балалар "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында булдылар һәм "Дюймовочка" спектаклен карадылар. Балаларга Ханс Кристиан Андерсның танылган әкияте бик ошады.
Соңрак, "Канатлы Казан" темасын дәвам итеп, балалар очкычлар һәм Казанның батыр очучылары турында фильм карадылар. Фильмны караганнан соң кәгазьдән очкычларны модельләштерү буенча мастер-класс оештырылды. Көн ахырында "Канатлы Казан" рәсем конкурсы узды. Иң яхшы эшләр сайлап алынды. Җиңүчеләр кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнделәр.













