Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Петр I тууына 350 ел 02.12.2022

Бүген 10 нчы сыйныф укучылары беренче рус императоры, патша-реформатор Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан оештырылган мультимедиа күргәзмәсендә булдылар. Күргәзмәнең нигезендә император һәм аның тирәсендәге шәхесләр турында гаҗәеп фактлар һәм чын архив документлары тора.
-
Хокук дәресләре үтте 30.11.2022

Бүген гимназиябездә Халыкара кеше хокуклары көне уңаеннан, Бөтенроссия бердәм хокук дәресләре, викториналар, интеллектуаль уеннар үтте.
Тематик дәрес вакытында укучылар «Кеше хокуклары» тарихы турында сөйләштеләр, Кеше хокуклары гомум декларациясенең кыскартылган варианты турында фикер алыштылар, кызыклы сорауларга җавап бирделәр.
-
Илнең җыры бар, Күңелнең моңы бар 29.11.2022

Халык җырлары, моңнары гасырлар аша буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп, безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас булып тора. Халык җырлары үзләреннән үзләре тумаган, аларны кемнәрдер уйлап чыгарган,башлап җырлаган, димәк, аларның авторлары булган.Телдән-телгә күчеп, алар шомара барган һәм бүгенге көнгә кадәр сакланып камилләшеп килгән. Татар халык җырларын төрле уен коралларында уйнаганнар.
Туган телебезне үстерү һәм милли сәнгать, халык җырларына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, гимназиябездә “Татар халык җырларын иң оста башкаручы сыйныф” бәйгесе үткәрелде. Чарада барлык сыйныфларда актив катнаштылар.
-
Нәрсә? Кайда? Кайчан? 29.11.2022

Бүген 9-10 нчы сыйныф укучылары антикоррупция темасына“Нәрсә? Кайда? Кайчан? бөтеншәһәр интеллектуаль уенында катнаштылар.
Уенның максаты – балаларда ришвәтчелеккә карата тискәре мөнәсәбәт уяту, ришвәтчелекнең нәрсә икәнен билгеләү, хокук бозуга карата җаваплылык, аңа карата түзеп тормаслык мөнәсәбәт формалаштыру.
-
Россия символлары 28.11.2022

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара.
Бу атнада укучылар “Россия символлары” дигән темага фикер алыштылар.
-
"Гимназия хәбәрләре"нең яңа саны дөнья күрде 27.11.2022

Гимназиябездә, традиция буларак, күп еллар электрон газета чыгарыла. “Гимназия хәбәрләре”ндә яңалыклар, узган чаралар, файдалы киңәшләр, гимназия йолдызлары турында укый аласыз. Газетаның ноябрь санын сылтамага басып укый аласыз: https://gazeta.tgim1.ru/98
-
Әниләр бәйрәменә радиоэфир 26.11.2022

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне бәйрәм ителә. Әни сүзе дөньядагы иң кадерле сүз дисәк, һич тә ялгыш булмас.
Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.
Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә.
Әниләр көне уңаеннан гимназиябездә радиоэфир узды. Укучылар матур җырлар җырладылар, мәгънәле, күңел кылларын тибрәтерлек шигырьләр сөйләделәр.
Кадерле әниләр, сезгә сәламәтлек һәм бәхетле озын гомер телим. Балаларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, муллыкта яшәгез. Бәйрәм белән сезне!
-
Татарча диктант 25.11.2022

Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясе быел җиденче тапкыр үткәрелә. Ул 25-27 ноябрь көннәрендә уза. Бүген көндезге сәгать 11дә теләгән барлык кеше дә “Татарча диктант” акциясендә катнашып, татар теленнән үзенең белем дәрәҗәсен сынап карый ала иде.
Әлеге акциядә безнең гимназия укучылары да катнашты. Алар Зөлфәт Хәкимнең “Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?” әсәреннән өзек яздылар.
-
Әниләр көне 25.11.2022

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез.
Әниләр көне – Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе көнне билгеләп үтелә. Бу көнне барлык әниләрне тәбрик итү күркәм традициягә әйләнде.
Шул уңайдан гимназиябездә “Әниләр көненә иң яхшы видеокотлау”, “Әнием елмаюы” фотокүргәзмәсе, “Иң яхшы котлау открыткасы”, “Әниләргә йөрәк җылыбыз” шигырь бәйгесе, “Алтын куллы әнием” кул эшләре күргәзмәсе игълан ителгән иде. Укучылар бәйгеләрдә бик актив катнаштылар.
-
Әни - кеше тормышындагы иң мөһим сүз 24.11.2022

Атна дәвамында әниләр көненә багышланган чаралар уздырыла. Укучылар әниләренә багышлап иҗади эшләр ясыйлар, бәйгеләрдә катнашалар.
Бүген 2в сыйныфында “Әни – кеше тормышындагы иң мөһим сүз” дип исемләнгән сыйныф сәгате уздырылды. Укучылар әниләрне кадерләү, аларга ярдәм итү кебек темаларга сөйләштеләр, үз куллары белән бүләкләр ясадылар.













