Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Яшел чыршы бәйрәм залында үз урынын алды 23.12.2022

Гимназия үзидарәсе әгъзалары бүген бәйрәм залын һәм чыршы бизәүдә актив катнаштылар. Яңа ел бәйрәменең төп бизәге – яшел чыршы бәйрәм залында үз урынын алды.
-
Котлыйбыз! 22.12.2022

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы карары нигезендә ел саен педагоглар арасында "Ел укытучысы" бәйгесе уздырыла.
21 нче декабрьдә "Ел укытучысы - 2023" бәйгесенең Вахитов һәм Идел буе районы укытучылары арасында үткәрелгән турына йомгак ясалды. Гимназиябез укытучылары, бәйгенең барлык этапларында да уңышлы чыгыш ясап, зур уңышларга ирештеләр. Җәләева Гөлүзә Азатовна " Туган тел һәм әдәбияты" номинациясендә I урынга, Нуриева Алсу Рамилевна "Педагогик дебют" номинациясендә II урынга лаек булды. Укытучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!
-
Укучыларыбыз "Беренче театр" спектаклен тәкъдим иттеләр 22.12.2022

Гимназия сәхнәсе бүген шау-гөр килде. “Умырзая” театр түгәрәгенә йөрүче укучылар Г.Камалның “Беренче театр” спектаклен тәкъдим иттеләр. Һәр бала үзенең ролен оста итеп башкарып чыкты. Спектакль тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде
-
“Үз кулларың белән ясалган Яңа ел костюмы” бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды 22.12.2022

Бүген гимназиядә 1 - 8 нче сыйныфлар арасында “Үз кулларың белән ясалган Яңа ел костюмы” бәйгесе үтте. Бәйгедә катнашучылар жюрига төрле материаллардан үз куллары белән эшләнгән костюмнар тәкъдим иттеләр. Костюмнар һәрберсе үзенчәлекле һәм зәвыклы итеп эшләнгән иде.
-
“Иң матур чыршы уенчыгы” бәйгесе үтте 20.12.2022

Гимназиябездә Яңа ел бәйрәменә багышланган бәйгеләр дәвам итә. Чираттагы бәйге - “Иң матур чыршы уенчыгы” кул эшләнмәләре бәйгесе иде. Уенчыкларның һәрберсе үзенчәлекле, зәвык белән эшләнгән. Әлеге кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
Иң яхшы бизәлгән сыйныф бүлмәсе 20.12.2022

Гимназиядә шау-гөр килеп, иң могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе - Яңа елга әзерләнү бара.
Бүген исә “Иң матур бизәлгән сыйныф бүлмәсе” бәйгесе узды. Эшләргә урыннар бирелде.
-
Яңа ел бәйрәменә стена газеталары 19.12.2022

Яңа ел бәйрәме якынлашу белән гимназия җанлана, бәйрәмгә әзерләнә башлый. Укучылар игълан ителгән төрле чараларга әзерләнәләр, күп фәннәрдән контроль эшләр эшлиләр.
Шундый кызыклы чараларның берсе Яңа ел бәйрәменә багышланган стена газеталары бәйгесе. Һәр сыйныф бергәләшеп, укытучыларны һәм укучыларны яңа ел белән котлап матур газеталар эшләделәр. Һәр сыйныф үзенә бер юнәлешне максат итеп алган. Кемдер гимназияне котларга теләгән, кемдер яңа ел бәйрәмен рәсемнәрдә күрсәтергә тырышкан, кемдер үзенчәлекле идеялар белән шаккаттырырга теләгән. Барлык эшләр дә бик матур. Афәрин! -
Ватан батырлары көне 19.12.2022

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара.
Бу атнада укучылар “Ватан батырлары көне” дигән темага фикер алыштылар.
-
Безнең заман геройлары 17.12.2022

9 декабрь – Ватан геройлары көне.
Батырлар көнен бәйрәм итү традициясен кире кайтару – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә.
Шул уңайдан гимназиябездә “Безнең заман геройлары” исемле иншалар бәйгесе үтте. Укучыларның эшләре бәяләнде.
-
Иң яхшы җимлек 16.12.2022

Гимназиябездә “Иң яхшы җимлек” бәйгесе узды. Чарада 1-10 сыйныф укучылары катнашты.
Берсеннән-берсе зәвыклы, шул ук вакытта кошлар өчен бик кирәкле җимлекләрне укучылар төрле материаллардан ясаганнар.
Укучылар җимлекләрне кошлар өчен уңайлы итеп эшләгәннәр. Шулай ук кошлар өчен салынган җим җилдә коелырга тиеш түгел, җимлекнең түбәсе булу да бик мөһим иде.













