Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
E-Mail: | yoldyz.yamash@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 84 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 0 |
У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Бишек җырлары/ Колыбельные песни 09.02.2021
9 нчы февраль көнне музыка җитәкчесе Эльвира Фердинантовна уртанчылар катнаш төркеме белән бишек җырлары турында әңгәмә алып барды. Балаларны рус һәм татар телендәге бишек җырлары һәм бишек белән таныштырды.
Колыбельные песни.
9 ого февраля музыкальный руководитель Эльвира Фердинантовна провила беседу в средне-разновозростной группе на тему колыбельные песни. Знакомила детей с русскими и татарскими колыбельными песнями. -
Әбиемнең күңел сандыгы 09.02.2021
Әбиемнең күңел сандыгы
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.
Ядкәрь ул - ерак әби-бабайлардан калып, гаиләбезнең, нәселебезнең якты хатирәсе булган әйбер. Бүгенге көндә дә әбиләребез безгә “Нәселе барның – исеме бар”, дип әйтеп киләләр. Дөрес, әгәрдә үткәнебез булмаса, киләчәгебез дә юк дигән сүз. Ядкәрьләр дә, истәлекләр дә төрле була: озын кышкы кичләрдә бәйләгән бияләй - оекбашлар, шәлләр, сөлге – алъяпкычлар, кара - аклы фотосурәтләр, агачтан ясалган бишек яисә уенчык - болар барысы да нәсел хатирәсе...
Элек-электән әби-бабаларыбыз матурлыкка омтылганнар. Аларның матурлап, бизәп эшләнгән бишекләре, сандыклары, күңел нурын сибеп чиккән алъяпкыч-сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, кулъяулыклары моны исбатлый. Бу күңел бизәкләре бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә һәм алар белән якыннан танышу, милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә бик актуаль. Шуны истә тотып, гаиләбезнең кадерле ядкәрьләре белән танышуны без мөһим дип саныйбыз. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары да әбиләренең күңел сандыкларына күз салдылар. Сандыкларында булган ядкәрьләр белән таныштылар.
Предметы быта татарского, русского народа – это неотъемлемая часть культуры, истории, дошедшая до нас через сотни лет. Жаль, что вещи не могут говорить. Иначе, они бы поведали нам историю наших предков, такую теплую и близкую. Каждая вещь хранит тепло прикосновения человеческих рук, энергетику хозяина, некую тайну. Для чего же сундук был нужен нашим предкам? Что в нем хранилось? Вот об этом и узнали дети первой младшей группы от своих бабушек. Оказывается в сундуке лежит самое ценное для наших бабушек – это история.
-
Милли изүлек 09.02.2021
Зурлар катнаш төркеменә йөрүче балалар режим моментында татар хатын-кызларының бизәнү әйберләренең берсе- изү белән таныштылар һәм әниләр бәйрәменә бүләк итеп эшләргә теләк белдерделәр. Аның өчен кечкенә генә мастер- класс карап киттеләр. Эшләр өчен кирәк булган әсбаплар: фетр, тасма, татар орнаментлары, ябыштырыр өчен төсле мәрҗәннәр, җилем һәм салфеткалар кирәклеген белделәр. Беренче эш итеп фетрга изү рәсемен төшереп кистеләр. Әниләргә бүләк ясау бик зур тырышлык, чисталык, игътибарлык таләп иткәнен аңладылар. Балалар эшләрен режим моментларында дәвам итәләр һәм үзләренең кул эшләрен яраткан әниләренә бүләк итәрләр.
Дети старшей разновозрастной группы пожелали сделать подарок на мамин праздник. Они выбрали украшение татарских женщин- изю . Для этого был организован небольшой мастер-класс. В ходе мастер –класса ребята узнали, необходимые принадлежности для работы: фетр, лента, татарские орнаменты, бусинки для наклеивания, клей и салфетки. Первым делом вырезали на фетре шабло.. Дети продолжат свои работы в режимных моментах и подарят своим любимым мамам.
-
“Милли бизәк-күңел көзгесе” 08.02.2021
Зурлар катнаш төркемендә татар халкының милли бизәкләре темасын дәвам итеп, “Милли бизәк-күңел көзгесе” дигән темага әңгәмә булып узды. Әңгәмә Л.Леронның “Татар баласы” шигыре һәм милли киемнәр турында табышмаклар белән башланып китте. “Бу нинди бизәк?”кисмә рәсемнәрне җыеп лалә, өчьяфрак,канәфер чәчәге турында белемнәрен киңәйттеләр. “Түбәтәй һәм алъяпкычны татар орнаментлары белән бизә” дидактик уеннары балаларга алган белемнәрен камилләштерергә булышты. Ахырдан татар орнаментлары кулланып кул эше эшләнде.
Продолжая тему национальных узоров татарского народа в старшей разновозрастной группе прошла беседа на тему “Национальный узор-зеркало души”. Беседа началась со стихотворения Л. Лерона “Татар баласы” и загадок о национальных костюмах. Играя в настольную игру “Собери орнамент?” они расширили свои знания о татарских орнаментах, таках как:тюльпан, трех листьях, цветке гвоздики. Дидактические игра ” Украсим тюбетейку и фартук татарскими орнаментами " помогли детям усовершенствовать полученные знания. В конце ребята сделали апликацию использованием татарских орнаментов.
-
"Әкияттә кунакта"/"В гостях у сказки" 08.02.2021
Бүген кечкенәләр катнаш төркеме белән рус халык әкияте "Төлке, Куян һәм Әтәч" әкиятен искә төшердек. Балалар әкият геройларын атап, тагын нинди әкиятләрдә бу геройларны очратканнары бар икәнен сөйләделәр. Куян персонажын күрешкә А. Алишның "Куян кызы" әкиятен искә төшерделәр. Кышкы чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар.
Дети младшей разновозрастной группы сегодня вспомнили сказку "Лиса, Заяц и Петух". А еще рассказали в каких еще сказках они встречались с этими героями. Дети очень любят сказки, ведь сказки учать быть добрыми, дружелюбными.
-
08.02.2021
Балаларны татар халкының милли ризыклары белән таныштыру максатыннан, 8 нче февраль көнне икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары белән әңгәмә үткәрдек. Балалар презентация карау дәверендә татар халкының милли ризыклары белән танышуны дәвам иттеләр. Тәрбияче балаларны өчпочмак, кош теле, гөбәдия, чәк-чәк, вак бәлеш кебек милли ризыклар һәм аларны ничек пешерү серләре белән танышып үтте. Балаларның сөйләм телен үстерү һәм ризыкларның исемнәрен истә калдыру максатыннан, “Парлашып калу” диеп аталган музыкаль хәрәкәтле уен уйнадылар. Көй уйнаганда балалар таралып, иркенләп биеп йөрделәр; ә көй туктагач, парлашып калдылар. Кем парсыз калды – ул бала берәр татар халык ризыгын атарга тиеш иде. Балалар бу җәзаны бик җиңел генә башкарып чыктылар.
8 февраля дети первой младшей группы продолжили изучать традиционные татарские блюда. Просмотрев презентацию дети познакомились с такими блюдами как перемяч, триугольник, губадия. В целях укрепления словарного запаса у детей, организовали музыкальную игру под названием «Объединитесь в пары». Пока играла музыка дети танцевали, а когда музыка закончилась дети объединились в пары. Кто остался без пары называл традиционную татарскую блюду. Дети с лёгкостью справились с этим заданием.
-
Милли бизәк халкым горурлыгы|Национальные украшения гордость народа 08.02.2021
Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт, һәм ихтирам тәрбияләү максатыннан, уртанчылар катнаш төркемендә «Милли бизәк халкым горурлыгы» дип аталган темага әңгәмә оештырдык. Презентация ярдәмендә балаларны татар халкының милли киемнәре, милли орнаментлар белән таныштырдык. Бу балаларда кызыксыну уятты. Әңгәмә барышында күргәннәрне ныгыту өчен, татар халкының милли киеме алъяпкычка милли бизәкләр төшереп ябыштырдык. Балалар лалә, яфрак, кыңгырау, канәфер чәчәге, өч яфрак белән таныштылар.
В среднеразновозростной группе прошла беседа на тему: «Национальные украшения гордость народа». В ходе беседы были поставлены цели такие, как развивать творческие способности дошкольников, навыки работы с цветом и умение видеть прекрасное, воспитывать у детей любовь к обычаям и традициям своего народа, познакомить детей с разновидностями татарского орнамента и его особенностями. С помощью презентации дети познакомились с татарскими народными одеждами, татарскими народными орнаментами. Для закрепление украсили фартук с народными орнаментами. Дети познакомились с орнаментами: тюльпан, лист, колокольчик, гвоздика, трилистник.
-
Музейга сәяхәт/Экскурсия в музей 05.02.2021
Татар милләте тормышын күзаллау, гореф-гадәтләрне саклау, балаларның күзаллауларын , сүз байлыгын үстерү максатыннан бакчабызда " Милли хәзинәләр" музее эшләп килә. Музейда сакланган көнкүреш әйберләре нигезендә, балаларга үзләрен татар милләтеннән икәнлеген аңларга ярдәм итәбез, аларны милли гореф-гадәтләр буенча тәрбиялибез. Бүген зурлар катнаш төркеменә йөрүче балалар тәрбияче Гыйләҗиева Энҗе Рәшит кызы белән берлектә музейга экскурсиягә килделәр. Каба артында утыру, бишектә курчак тирбәтү, самовардан чәй эчү, кул эше белән шөгыльләнү кебек күренешләрне карап, татар халкының көнкүрешендә кулланылган җиһазлар белән таныштылар.
В целях формирования у детей представления о жизни татарского народа, сохранения традиций, развития их представлений и словарного запаса в нашем саду работает музей. На основе предметов быта, хранящихся в музее, мы помогаем детям понять, что они татарской национальности, воспитываем их в соответствии с национальными традициями. Сегодня дети старшей разновозрастной группы совместно с воспитателем Гилязиевой Энже Рашитовной посетили . В ходе беседы участники ознакомились с оборудованием, используемым в быту татарского народа, посмотрели на такие явления, как сидение за столом, качание кукол в колыбели, чаепитие из самовара, занятия рукоделием.
-
Музейга юлны онытмыйк / Не забываем дорогу в музей 05.02.2021
Бүген без балалар бакчасындагы “Милли хәзинәләр” музеена сәяхәт оештырдык. Сәяхәткә чыкканчы кагыйдәләрне искә төшердек. Без чал тарихыбыз булу белән бәхетле. Балалар күңелендә әби - бабаларыбызның үткәненә кызыксыну уяту максатыннан, бакчабызда борынгы татар – рус халкының тормышын күрсәткән мини-музей бар.
Музей ул безнең элеккеге әби-бабайларның борынгы көнкүреш әйберләре, җиһазлары, беләзекләре, төрле олы мич, чүлмәк, табагач, ипи пешерү җиһазлары, чиккән сөлгеләр, урын-җирләр, сандык, сандык эчендә ирләр һәм хатын-кызларның милли киемнәре һ.б. Балаларны шул әйберләр белән таныштырабыз, алар бик кызыксынып һәр әйберне игътибар белән карыйлар. Милли почмак аша балалар күңелендә зәвык, матурлыкны күрә белү сәләтен тәрбиялибез. Музейда алар бик күп еллар саклана.
Балаларны туган ягыбыз тарихы үткәне, гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре белән таныштдык. Балаларда туган илгә, туган телгә мәхәббәт, әдәплелек, инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне дәвам иттек.
Сегодня мы организовали экскурсию в музей “Милли хәзинәләр” в детском саду. Прежде чем отправиться в путешествие, вспомнили правила. Мы счастливы быть настоящими. В целях формирования у детей интереса к прошлому наших бабушек и дедушек в нашем саду есть мини - музей, показывающий жизнь старинного татаро – русского народа. В музее представлены старинные предметы быта наших предков, мебель, браслеты, различные печи, горшки, вышитые полотенца, постельное белье, сундуки, национальная одежда мужчин и женщин и др. В музее они хранятся много лет. Через национальный уголок мы воспитываем в детях умение видеть красоту. Ознакомили детей с историей родного края, его традициями, обычаями и праздниками. Воспитывали у детей любовь к Родине, родному языку, порядочность, порядочность, гуманность и другие нравственные качества. -
05.02.2021
Бүген 5 февраль көнне икенче кечкенәләр катнаш төркеме балалары белән татар орнаментлары сурәтләнгән "Күңелле домино" уенын уйнадык. Уен игътибарлылыкны,күзэтүчәнлекне,фикерләүне камилләштерә.
Сегодня 5 февраля дети разновозрастной группой продолжили тему татарские орнаменты и предложили им сыграть игру "Веселая домино".Игра совершенствует внимание,наблюдательность и логическое мышление.