Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
E-Mail: | yoldyz.yamash@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 84 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 0 |
У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
23 февраль/23 февраля
20.02.2021
Хәерле кичләр, әтиләр!
Бездән кайнар сәламнәр.
Видео аша юллыйбыз,
Котлы булсын бәйрәмнәр
Зурлар катнаш төркеменә йөрүче балалар видео аша кадерле әтиләрен, дәү әтиләрне һәм барлык ир егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләделәр.. “Бравые солдаты” җырын башкардылар, биюләрен күрсәттеләр һәм шигырьләрен сөйләп киләсе бәйрәм белән котладылар. Бүләк итеп открытка эшләделәр.
Ребята старшей разновозрастной группы поздравили дорогих пап, дедушек и всех мужчин с Днем защитника Отечества.. Они исполнили песню” Бравые солдаты", показали танец и поздравили с наступающим праздником. В подарок сделали открытку.
-
19.02.2021
19 февраль көнне көнне икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары белән Ватанны саклаучылар көне темасына әңгәмә үткәрелде. Кемнәр соң ул Ватанны саклаучылар? Алар нинди булырга тиеш? сорауларына җаваплар ачыкланды. Балалар үзләренең армия сафларында хезмәт иткән әти, абый, бабайларының фоторәсемнәрен карадылар. Аларга охшарга торышып: - “Мин дә үскәч, солдат булам” диде сабыйлар. Солдатлар кебек көчле булыр өчен яхшы итеп ашарга, көндәлек гимнастика ясарга, физик культура белән шөгелләнергә кирәклеген белделәр. Шөгелебезне йомгаклап В.Хайруллинаның “Батыр һөнәр”шигырен укыдык. Бу шигырь юлларыннан балалар солдатлар батыр, кою, курку белмәс кебек сыйфатларга ия булырга тиешлекләренә төшенделәр.
19 февраля с детми первой младшей группы провели беседу на тему «День защитника отечества». Ответили на вопросы : Кто такие защитники Родины? Какими они должны быть? Дети просмотрели фотографии своих пап, братьев, дедушек, которые служили в Армии. И тоже захотели стать солдатами. Узнали, для того чтобы стать солдатом нужно хорошо питатся, заниматься спортом, каждый день по утрам делать гимнастику. В конце нашего занятия мы прочитали стихотворение «Смелая профессия». По этому стихотворению дети узнали, что солдаты должны быть смелыми, сильными и ничего не боятся.
-
Ватанны саклаучылар көне/День защитника Отечества 19.02.2021
Бүген уртанчылар катнаш төркеме әтиләрен,абыйларын һәм бабайларын Ватанны саклаучылар көне уңаеннан видеосәлам җиткезеп котладылар. "Солдат булам", "Әтиемә" исемле җыр башкардылар", теләкләрен шигырь юллары аша теләделәр.
Сегодня дети среднеразновозростной группы поздравили своих пап,братьев,дедушек с Днем защитника Отечества. Поздравления прозвучали через видео. Дети спели песни "Әтиемә", "Солдат булам" и рассказали стихотворения. -
Тел-рухи хәзинә! 19.02.2021
Бүген , 19 нчы февраль көнне "Туган телләр" айлыгын йомгаклап, бакчабызда, "Тел-рухи дөнья көзгесе" исеме астында әдәби - музыкаль кичә үтте. Кичәдә туган тел турында җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде һәм рус һәм татар халкының милли уеннары уйналды.
Туган телебезне саклау һәм үстерү – безнең изге бурычыбыз. Телебезне ямьсез сүзләр белән чуарламыйча, аны чүпләмичә, киләчәк буыннарга тапшыру – безнең буыннан-буынга килгән мирасыбыз. Бу мирасыбызны саклыйк һәм мәңгелек итик!
-
18.02.2021
“Бер тел – бер ачкыч,
ике тел – ике ачкыч”,
“Телләр белгән илләр гизгән”
“Телләр белгән ил ачар
Зурлар катнаш торкемендә, без бүген милләтләр арасындагы дуслык, бердәмлек, башка милләтләргә кадер-хөрмәт,аларның телләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан фикер алыштык. Безнең туган телебез – нинди генә булмасын, татар, рус, чуаш телеме, туган тел ул- һәр милләт өчен бик газиз һәм кадерле. Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, башкортлар һ.б. Барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр:бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Без дә үзебезнең туган телебезне, татар телен сакларга, аның белән горурланып яшәргә тиешбез. Башка милләт халыклары белән дә дус яшик.Дети старшей разновозрастной группы обсудили сегодня вопросы дружбы, единства, уважения к другим народам, повышения интереса к изучению их языков. Наш родной язык - очень родной для любой нации - русский, чувашский язык, марийцы, башкиры родной язык каждого народа. Они живут дружно: ходят друг к другу в гости, вместе веселятся, празднуют. В нашей республике проживают народы разных национальностей: татары, русские, чуваши, марийцы, башкиры и др. Мы должны беречь свой родной язык, татарский язык, гордиться им. Дружить и с народами других национальностей.
-
Дидактик уеннар /Дидактические игры
18.02.2021
Татар халкының милли киемнәре,аларның үткәне белән танышу максатыннан,уртанчылар катнаш төркем балалары белән "Татар егетен һәм татар кызын киендер" дип аталган дидактик уен уйнадык. Балаларны камзул,алъяпкыч,түбәтәй,калфак,читек,билбау белән таныштырдык. Киемнәргә чигелгән татар халык милли бизәкләрен ныгыттык.
Дидактическая игра: "Одень мальчика и девочку в татарскую одежду"
Для ознакомление детей с татарскими национальными костюмами и их историей, в средне-разновозростной группе сыграли в дидактическую игру "Одень мальчика и девочку в татарские костюмы". Ознакомили детей с татарскими национальными одеждами: камзул,алъяпкыч,тюбетей,калфак,читек,билбау. Закрепили знания о татарских национальных орнаментах. -
“Сөйләшсәләр безнеңчә....”/ “Пусть говорят по-нашему....” 17.02.2021
Туган тел айлыгы темасын дәвам итеп мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар режим моментында Х.Халиковның “Сөйләшсәләр безнеңчә ...” шигырен өйрәнделәр. Татар теле- җиде миллион халык сөйләшкән дөньяда , иң дәрәҗәле үндүрт тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган тел икәнен белделәр. Шагыйрь татар телен ничек тасвирлый, татар телендә сөйләшүчене ишеткәч, шагыйрьнең кәефе ничек үзгәрә дигән сорауларга җавап таптылар.
В продолжение темы месячника родного языка, дети подготовительной группы в режимном моменте учили стихотворенье Х. Халикова “Пусть говорят по-нашему...”. Узнали , что татарский язык входит в число четырнадцати самых престижных языков в мире, на котором говорят семь миллионов человек, изучается и за рубежом. Ответили на вопросы о том, как поэт описывает татарский язык, как меняется настроение поэта, когда он слышит говорящего на татарском языке.
-
"Музейларда халкым үткәне"/"В музее прошлое народа" 17.02.2021
"Музей - бер чакта да үлми торган тере тарих ул" А. Гыйләҗев
Шушы сүзләнең хаклыгына төшенер өчен кечкенәләр катнаш төркеме белән бакчабыз музеена юл тоттык бүген. Балалар өчен бик кызыклы, сирәк очрый торган экспонатлар аларны тиз арада үзләренә җәлеп итте. Балалар белән табышмаклар чишеп музейдагы предметлар белән таныштык, Элек мондый предметлар күрү-күрмәүләре турында әнгәмә алып бардык.
Буыннар бәйләнеше, үткән тарихыбызны онытмау, киләчәк турында кайгырту, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, халкыбызның бай мирасын, гореф-гадәтләрен киләчәк буынга җиткерүдә мондый музейлар зур әһәмияткә ия, ә тәрбияченең балаларга бу мәгълүматны җиткерүе изге бурычы булып тора.Музей - прекрасная возможность заглянуть в прошлое и увидеть как жили наши дедушки и бабушки. Сегодня с этой целью мы с детьми младшей разновозрастной группы посетили наш музей в детском саду. С помощью загадок разгадали названия экспонатов музея. Дети с большим интересом рассматривали предметы.
-
«Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!/Знай татарский ты язык, знай и русский ты язык» 16.02.2021
Татар телен һәм рус телен тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аралашу күнекмәләрен үстерү, татар теленә һәм рус теленә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан уртанчылар катнаш төркемендә «Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел» дигән темага әңгәмә оештырдык. Әңгәмә ике телдә үтте. Балалар «Ике телдә исәнләш», «Бу нәрсә — это что?», «Ул нишли — что делает?» кебек сорауларга картина аша җавап бирделәр. Татар телендә «Түбәтәй», рус телендә «Колпачок» уеннары уйнадылар. Татар һәм рус телендә әкиятләрнең иллюстрацияләрен, татар һәм рус телендә мультфильмнар карадылар.
Для воспитания интереса к изучению татарского и русского языка, для воспитывания у детей любовь к родному и русскому языкам. в средне-разновозростной группе прошла беседа на тему: «Знай татарский ты язык, знай и русский ты язык». Беседа прошла в двух языках. Дети через картины отвечали на вопросы на двух языках: «Поздоровайся в двух языках», «Это что?», «Что делает?». На татарском языке сыграли татарскую народную игру «Тюбетей», на русском сыграли русскую народную игру «Колпачок». Смотрели иллюстрации татарских и русских сказок, а так же смотрели мультфильмы на татарском и русском языке.
-
Муса Җәлил эзләре буйлап/ По следам Мусы Джалиля 16.02.2021
Зурлар катнаш төркеменә йөрүче балалар Муса Җәлил әсәрләре белән танушыны дәвам итәләр. Шигырьләрен укыйлар, китапларын карыйлар, әсәрләре буенча кул эшләре эшлилэр. Бүген “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең муниципаль этабында уңышлы катнашкан Ахметова Рәсинә “Кызыл ромашка” һәм Гильманов Айзат “Акбүз ат” әсәрен сөйләп үттеләр.
Дети старшей разновозрастной группы продолжают знакомиться с произведениями Мусы Джалиля. Читают стихи, делают поделки, рисуют. Сегодня мы прослушали произведения в исполнении Расины Ахметовой” Красная ромашка“и Гильманова Айзата ”Акбузат ат ", которые приняли участие в муниципальном этапе литературного конкурса” Джалильские чтения“ и получили сертификаты.