Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
E-Mail: | yoldyz.yamash@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Туган телдә белем һәм тәрбия бирү алымнары / Приемы обучения и воспитания на родном языке 19.10.2022
-
Белем бәйрәме белән! С днем знаний ! 01.09.2022
-
31.08.2022
Татарстан – үз илебез,
Безнең газиз җиребез.
Татарстан – үз илебез,
Безнең гүзәл гөлебез.
Татарстан – үз илебез,
Безнең якты өебез.
29 нчы август көнне Республикабыз көненә багышлап уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме бәйрәм кичәсе уздырды -
28.08.2022
Район күләмендә уздырылган "Благоустройство территории" бәйгесендә катнашып, бакчабыз 3 нче урынга лаек булды. Бакчабыз тирәсен матурлауда катнашкан әти- әниләргә, коллективка рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Котлыйбыз! Поздравляем! 26.08.2022
Бакчабыз тәрбиячесе Яруллина Алсу Рәфыйкъ кызы район мәгариф бүлеге грамотасы белән бүләкләнде. Алсу Рәфыйковнаны чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез!
-
Елмайыйк, көлик әле! 01.07.2022
Көлү, елмаю – сәламәтлек чыганагы. Ә Сәламәтлек – Җирдә иң зур байлык. Шуңа күрә, рәхәтләнеп, көлә-көлә без дә 27 июньнән 1 июльгә кадәр булган атнаны "Юмор һәм көлке" атналыгына багышладык. "Елмайыйк, көлик әле!" күңел ачу чарасына яраткан клоуннарыбызны чакырдык. Бергәләшеп балалар белән көлдек, елмайдык, төрле кызыклы уеннар уйнадык.
Смех, улыбка – источник здоровья. А здоровье-самое большое богатство на Земле. Поэтому неделю с 27 июня по 1 июля мы посвятили "юмору и смеху". "Улыбнемся еще!" на развлекательном мероприятие мы пригласили наших любимых клоунов. Вместе с детьми мы смеялись, улыбались, играли в разные интересные игры. -
22 июнь -Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2022
Бүген - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган бу көнне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.
Без Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасына йөрүче балалар белән батырларны искә алу һәйкәле янына бардык. Бу көнне искә алып чәчәкләр куйдык.
Дәһшәтле сугыш еллары тарихта калды... Ата-бабаларыбызның батырлыклары һәрвакыт истә, каһарман геройларыбыз күңел түрендә!22 июня- День Памяти. Сегодня-день начала Великой Отечественной войны. Этот день, вошедший в историю страны как один из самых скорбных, отмечаем черными буквами как День памяти и скорби.
Мы с детьми, воспитанниками Ямашурминский детский сад "Йолдыз", посетили памятник героям. В память об этом событии возложили цветы.
Страшные военные годы остались в истории... Подвиги наших предков всегда в памяти, герои-в сердцах! -
12 июнь- Россия көне 10.06.2022
Бүген бакчабызда “Яратам сине, минем Россия! “девизы астында музыкаль-спорт чара узды. Зурлар һәм кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар Россия турында белемнәрен ныгыттылар. Әләмнең һәр төсе нинди мәгънәне аңлатканын, гербта ике башлы алтын бөркет ясалганын һәм гимнны искә төшерделәр. Россия көненә багышланган чара күңелле ярышлар, җыр һәм бию белән үрелеп барды.
12 июня в нашей стране отмечается День России и традиционно в нашем детском саду прошло мероприятие для всех возрастных групп. -
Күңелле Сабантуйлары 03.06.2022
Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабантуй бүген бездә!
Бүген бакчабызда "Сабантуй" гөрләп узды. Балалар “Сабантуйга барабыз”,“Бииләр итек, читекләр” җырлы биюле уеннар белән бәйрәмне башлап җибәрделәр. Кунакка килгән Шүрәле, Су анасы һәм Былтыр балаларга бик күп төрле татар халык уеннары уйнатты: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, кашыкка йомырка салып чабу, чүлмәк вату һ.б. Сабантуйда һәр балага үзенең осталыгын күрсәтергә мөмкинчелек бирелде: кемдер җырлады, биеде, кемдер шигырь сөйләде. Бәйрәмнән бер бала да бүләксез китмәде. Бакчада оештырылган әлеге чара балаларның күңеленә бик хуш килде.
-
"Сөлге җыю" 02.06.2022
Барабыз, барабыз,
Сабантуйга барабыз.
Җырлап, биеп куанышып
Сабантуйны зурлыйбыз.
Бүген Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Сөлге җыю" өмәсе оештырылды. Бу матур, күңелле чарада балалар бик теләп катнаштылар. Авыл халкы да бик актив булды.Күп бүләкләр бирделәр, бергәләшеп биедек, җырладык.