Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
E-Mail: | yoldyz.yamash@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 84 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 0 |
У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
17.03.2021
Хөрмәтле коллегалар!
"Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы һәм Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте "Иң милли тәрбияче" республикакүләм бәйгесен оештыра.
Татар телле, татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр сездән видеоматериаллар көтеп калабыз! Уңышлар сезгә!
Бәйге турында мәгълүмат сайтыбызда "Иң милли тәрбияче" бәйгесе бүлегендә урнашкан.
-
12.03.2021
Безнең халык кунакчыл, "Якты чырай-такта чәй" , дип каршы ала кунакларны. татар халкының милли ризыклары темасын дәвам итеп икенче кечкенәләр катнаш төркемендә әңгәмә үткәрелде. чәк-чәк, гөбәдия, зур бәлеш, пәрәмәч кебек милли ризыклар белән чәй эчтек.
-
Бәлешләрне әзерлибез 11.03.2021
Икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары әвәләү шөгелендә бәлешләр әзерләделәр. Бу шөгелдә балалар төсләрне өйрәнүне дәвам иттеләр. Мондый шөгелләр балаларның кул чукларының физик үсешен ныгыта, фикерләү сәләтен арттыра, фантазияләрен үстерә. Балалар бик кызыксынып шөгелдә катнаштылар.
Дети первой младшей группы на занятии лепка готовили пироги. Украшая пироги дети повторили все основные цвета. Такие занятия как лепка очень полезны для ребёнка. Они развивают мелкую моторику, цветовое восприятие, художественный вкус, усидчивость. Детям очень понравилось украшать пироги
-
Тәҗрибә үткәрү. Суган утырту. 09.03.2021
Уртанчылар катнаш төркем балалары белән суган утырту серләренә төшендек. Түтәлдә һәм тартмада үскән суган рәсемнәрен карадык. Суганның файдалы яшелчә икәнлеген расладык. Аның формасы, тәме, төсе турында сөйләштек. Тәҗрибә дәвамында сүзле-хәрәкәтле уен "Аш пешерү" уйнадык.
Проведение эксперимента. Посадка лука.
С детьми средне-разновозростной группы развивали интерес к посадке лука. Мы посмотрели рисунки лука, растущего на грядках и в ящиках. Доказали, что лук-полезный овощ. Говорили о его форме, вкусе, цвете. В течение эксперимента играли в словесно-подвижную игру "Аш пешерү". -
Халыкара хатын -кызлар көне./ Международный женский день 05.03.2021
Бүген бәйрәм – 8 март
Әниләрнең бәйрәме.
Язгы кояш бүләк итә
Алтын нурлар бәйләме.
Бүген уртанчылар катнаш төркемендә «Әнием куз нурым” дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар. " 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне" белән сөйкемле әниләрен, назлы әбиләрен, видеосәлам аша җырларын, биюләрен һәм шигырьләрен сойләп теләкләрен теләделәр якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләделәр.
Сегодня дети средне-разновозрастной группе провели праздник под названием “Мама-мой свет". В связи "8 Марта — Международного женского" дня, поздравили дорогих мам, бабушек высказали свои пожелания через видео с песнями, танцами и стихами. -
Сигезенче март - әниләр бәйрәме 04.03.2021
Сигезенче март –
Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.
(З. Гомәрова)
Кечкенәләр катнаш төркемендә иң назлы, ягымлы, җылы бәйрәмнәрнең берсе - 8 нче март - Халыкара хатын-кызларга багышланган бәйрәм булып узды. Кунакка Яз кызы килде. Бәйрәм яз турында белемнәрне үстереп, шигырьләр сөйләп, уеннар уйнап бәйләнешле алып барылды.Вот и прошел самый нежный, теплый, красивый праздник - 8 марта в младшей разновозрастной группе. Дети закрепили знания о весне, рассказывали стихи, пели песни, играли и танцевали.
-
Әнием - алтыным. 04.03.2021
Көннәр һәрчак аяз булсын
Кояш гел көлеп торсын
Әниләр дә кояш кебек
Озын гомерле булсын
Икенче кече яшьтәгеләр төркемендә әниләр бәйрәме бик күңелле үтте. Бәйрәмгә кунак булып Маша, аю һәм кояш килде. Балалар әкият геройлары белән биеделәр, җырладылар, әниләрен котлап, шигырьләр сөйләделәр.
В первой младшей группе прошёл очень весёлый праздник - посвященный мамам. На праздник в гости пришли сказочные герои - Маша, медьведь и солнышко. Дети вместе с ними играли, пели, танцевали.
-
"Танышабыз"/"Знакомимся" 01.03.2021
1 нче март - Россиядә песиләр көне, ә 2 нче март - шырпы көне булып билгеләнеп үтә. Шул уңайдан кечкенәләр катнаш төркеме белән шушы көннәр белән якынрак таныштык. Йорт хайваннары - песиләр турында әңгәмә үткәрдек, "Шырпы - дус һәм дошман" дигән мультязма карадык, куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыттык.
1 марта - день кошек, а 2 марта - день спички. В связи с этим с детьми младшей разновозрастной группы провели беседу, закрепили знания про кошек, повторили правила безопасности.
-
"Иң яхшы әти"/"Самый лучший папа" 26.02.2021
Әти - бала өчен әнисе кебек якын һәм кадерле кеше. Кечкенәләр катнаш төркеме белән үтеп киткән бәйрәмне искә төшереп 26 нчы февраль көнне "Иң яхшы әти" дигән әңгәмә үткәрдек. Әңгәмә барышында балалар әтиләре турында иптәшләренә аларның хезмәт иткән фотосурәтләре ярдәмендә сөйләделәр. Әтиләре кебек кыю, көчле булырга теләк белдерделәр. Әңгәмә барышында Р. Вәлиеваның "Сүз тыңлаучан булыгыз" шигырен дә искә алдык, "Три сестрички", "Нехочуха" һәм "Әтием кебек булам" мультязмаларын карадык.
Папа - для ребенка не менее важный человек, чем мама. С детьми младшей разновозрастной группы провели беседу "Самый лучший папа". Дети рассказали о папе показывая их фотографии. В ходе беседы так же вспомнили стих Р. Валиевой"Сүз тыңлаучан булыгыз", посмотрели мультфильмы "Буду как папа", "Три сестрички", "Нехочуха"
-
20.02.2021
Бүген, безнең бакчабызга Ямаширмә мәдәният йорты һәм Ямаширмә авыл китапханәсеннән Фәридә Әнвәр кызы, Филсинә Әгъләм кызы, Алинә Данил кызы кунакка килделәр. Алар балаларга татар халкының онытылып барган уеннарын уйнатып, табышмаклар әйтешеп күңел ачтылар. Балаларыбызга бу кичә бик ошады. Кунакларыбызга рәхмәтебезне җиткерәбез.