муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 101 воспитанников/101тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре 05.06.2025

Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгыз белән сөйләшегез һәм аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат исегезгә төшерегез, игътибарлы булыгыз:
- мөмкин булганча балаларны караучысыз калдырмагыз;
шырпыларны, зажигалкаларны күз алдыгызда калдырмагыз! Балагызга ут белән уйнауның куркыныч булуы турында ешрак искә төшерегез. Бала шырпы – уенчык түгел, ә ут - күңел ачу түгеллеген аңласын. Балаларыгызга экстремаль ситуациядә ничек дөрес эш итәргә кирәклеген сөйләгез, чөнки еш кына балада пассив-оборона реакциясе эшли һәм уттан качасы урында балалар шкафларда яки карават астында качалар, почмакка тыгылалар;
- баланың адресын белүенә инаныгыз!
-
А.С. Пушкин әкиятләре буенча видео сәгать 03.06.2025

Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм уртанчылар төркеме балалары белән тәрбиячеләр А.С. Пушкин әкиятләре буенча видео сәгать үткәрделәр. Балалар "Үлгән патшабикә һәм җиде баһадир турында әкият" мультфильмын карадылар. Мультфильмны караганнан соң, балалар Әкият турында фикер алышуда актив катнаштылар, үз фикерләрен әйттеләр. Чара әкият геройларын һәм әкият сюжетларын төркемнәрдә буяу белән дәвам итте.
-
"Сабантуй" 30.05.2025

Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында күптән көтелгән "Сабантуй" милли татар бәйрәме узды. Бәйрәм "Сабантуйга барабыз" дигән шигыре һәм җыры белән ачылды. Балалар татар халык уеннары белән таныштылар: капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү , балык тоту . Барлык уеннар да дәртле музыка белән үрелеп барды. Балаларны бүләкләр, күңелле уеннарда һәм эстафеталарда катнашу сөендерде. "Сабантуй" бәйрәме татар биюе белән тәмамланды. Шәп, кызык, ялкынлы иде!
-
“Бирнә җыю” йоласы 28.05.2025

Июнь башы – Сабантуйлар чоры. Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китте. Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасына йөрүче зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркем балалары Сабантуй аладыннан уздырыла торган, “Бирнә җыю” йоласы белән якыннан таныштылар: алар бакча тирәсендәге йортларда яшәүчеләрдән, бәйрәмгә бүләк җыйдылар.Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр балаларны татар халкының милли йолалары белән таныштыруга зур игьтибар бирәләр, шул йолаларны көнкүрештә кулланнырга да өйрәтәләр. Балачактагы хәтер гомер буена саклана диләр.
-
28 мая, в России отмечается День пограничника! 28.05.2025

28 мая наша страна чествует тех, кто стоит на страже рубежей Родины – пограничников. В этот день, пронизанный духом патриотизма, воспитанники подготовительной группы МБДОУ-Тюлячинский детский сад №3, вместе с юными активистами «Движения Первых», отдали дань памяти героям, посетив монумент «Пограничникам всех поколений», находящийся в аллее славы. Теплая встреча с земляками, прошедшими суровую школу пограничной службы, стала для ребят живым уроком мужества и преданности Отчизне.
-
Ярдәмләшеп яшик! 27.05.2025

Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Хуҗина Р.Г., Минһаҗева Г.Р., Хафизова Н. Р. белән бергә СВОда катнашучыларга ярдәм итүче волонтерлар штабына экскурсия ясадылар , анда балалар гуманитар ярдәм пакетлары формалаштырырга өйрәнделәр, этикеткалар ябыштырдылар. Штабта балаларга волонтерлар эшенең әһәмияте, шулай ук Россия армиясе хәрбиләренең батырларча көрәшүе турында сөйләделәр. Ватанпәрвәрләрне сүз белән түгел, эш белән Тәрбиялиләр! Безнең балалар, тәрбиячеләр ата-аналар шәхси гигиена чараларын,чәй,консерва,җиләк-җимеш, шоколад җыйдылар һәм волонтерларга тапшырдылар. Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр даими рәвештә СВО уздыру зонасына хатлар язалар, хәрбиләребезнең рухын күтәрү өчен үзләренең рәсемнәрен җибәрәләр, гуманитар ярдәм җыялар.
-
Чыгарылыш бәйрәм иртәсе узды 23.05.2025

Бүген Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында чыгарылыш бәйрәм иртәсе узды. Иркен, якты, ямьле бакча быел 23 баласын мәктәпкә озата. Балаларның шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Алар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп танытты. Ә бу исә аларның бакчада ныклы әзерлек алуларын тагын бер кат күрсәтте. Тантаналы өлеш тәмамлангач, балалар урамга чыкты һәм төрле төстәге шарларны зәңгәр күккә очырды. Шул шарларга карап, балалар бакчасында узган мизгелләрне искә төшереп, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде. Чөнки алар балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!
-
Район туган якны өйрәнү музеена экскурсияга бардылар 21.05.2025

20 май көнне зурлар төркеме балалары, тәрбиячеләре белән бергәлектә район туган якны өйрәнү музеена экскурсияга бардылар. Балаларабыз борынгы чорлардан алып, бүгенге көнгә кадәрге экспонатлар – тормыш-көнкүреш әйберләре, халыкның кием-салымы, эш кораллары, өй җиһазлары белән таныштылар. Үз чиратыбызда Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы исеменнән, музей хезмәткәрләренә эчтәлекле экскурсия өчен рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
-
15 - май Халыкара гаилә көне! 15.05.2025

Ел саен 15 майда без искиткеч бәйрәм – Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Гаилә-безнең һәрберебез өчен иң мөһиме. Гаилә-ул якын һәм туган, яраткан, кайгырткан, бәхет һәм яхшылык теләгән кешеләр. Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында барлык төркемнәрдә дә әлеге датага багышланган чаралар уздырылды.
-
Район бәйгеләренә нәтиҗә 15.05.2025

Бүген мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча ике бәйгегә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. һәм «ТМР мәгариф бүлеге» мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова А. Н бүләкләде. Безнең Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасыннан тәрбияче Сәетова Д. Р.-мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл хәрәкәтенең элементар кагыйдәләре белән таныштыру өчен Бизиборд» район дидактик эшләнмәләр конкурсында 1 урынны һәм Шакировлар гаиләсе район социаль видеороликлар конкурсында - 2 нче урынны, Саттаровлар гаиләсе 3 нче урынны алдылар. Оештыручылар бәйгедә катнашучыларның барысына да креатив булулары һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның юл куркынычларыннан сакларга омтылулары өчен рәхмәт белдерделәр.







