муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 101 воспитанников/101тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Чыгыш ясадылар 11.02.2025

Бүген район мәдәният йортында муниципаль район Советының XXXIX нчы киңәйтелгән утырышы булып үтте. Әлеге утырышта“Алдынгылар хәрәкәте” буенча пилот булган Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркем тәрбиянүчеләре сәламләү чыгышында катнаштылар.
-
Россия фәне көненә багышланган акция 08.02.2025

«Алдынгылар хәрәкәте» буенча пилот балалар бакчалары исемлегенә кертелгән Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр Теләче урта мәктәбе активистлары белән бергә Россиядә 8 февраль көнне билгеләп үтелә торган Россия фәне көненә багышланган «Ярмарка детских изобретений» дигән акциясендә катнаштылар.
-
7 февраль - Татарстан Республикасы гербы көне 07.02.2025
7 февральдә без Татарстан Республикасы гербы көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм көнендә, балалар бакчасы кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен мавыктыргыч чаралар узды. Тәрбияләнүчеләрләргә « Алдынгылар хәрәкәте» активистлары Герб символикасы белән танышуларын дәвам иттеләр. -
Теләче авыл җирлегендәге хисап җыелышында 05.02.2025

Теләче авыл җирлегендәге хисап җыелышында безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Тимербаева Сәфинә белән Низамов Самир " Җиңүгә - 80 ел!" исемле кул эшләре күргәзмәсен тәкьдим иттеләр. Әлеге күргәзмәдә балалар бакчасының барлык төркемнәренең балалары ата-аналары белән бергә иҗат ителгән кул эшләре күрсәтелде.
-
“IV Сәнгать аша –яшеллек иленә” республикакүләм бәйгесендә призлы урын 03.02.2025

Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасында бүлеге, Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының төньяк территориаль идарәсе һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» тыюлыгы белән берлектә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары балалары арасында экологик теманы яктырткан “IV Сәнгать аша –яшеллек иленә” республикакүләм бәйге игълан ителгән иде. Шушы бәйгедә безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан тәрбиячеләр дә катнашты һәм Минһаҗева Г.Р., Хуҗина Р.Г. 2 дәрәҗәле дипломга лаек булдылар, коллегаларыбызны котлыйбыз!
-
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдирләре өчен семинар 30.01.2025

30 гыйнварда Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында район мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдирләре өчен «Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү программасын (ФМББП) гамәлгә ашыру кысаларында яңа белем бирү технологияләрен куллану» семинары узды. Семинар эшендә район мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең мөдирләре, өлкән тәрбиячеләре катнашты . Чара практика рәвешендә узды. Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм педагоглары ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтеп үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мөдирләр өчен семинар темасына «Могҗизалар кыры» уены үткәрелде. Чара ахырында фикер алышу булды. Барлык катнашучылар да яңа белем һәм күнекмәләр генә түгел, ә алга таба эшләү өчен «яңа сулыш» алдылар.
-
Пожарная безопасность 28.01.2025

28 января Дети встретились с старшим инспектором МОНД и ПР по Сабинскому и Тюлячинскому муниципальным районам УНД и ПР ГУ МЧС России по Республике Татарстан, майором внутренней службы Тимерхановым Л.М. он провел урок по пожарной безопасности в МБДОУ-Тюлячинский детский сад №3.
-
27 января – День снятия блокады Ленинграда. 27.01.2025

Сегодня в МБДОУ-Тюлячинский детский сад №3 прошли беседы, посвященные дню Снятия блокады Ленинграда.
-
"Әкият сәяхәте" 23.01.2025

Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре "Алдынгылар әкиятләре" белән танышуларын дәвам иттеләр. "Әкият сәяхәте" курчак спектакле геройлары белән таныштылар.
-
"Алдынгылар әкиятләре" 21.01.2025

Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе М.Г. Әхмәтов ярдәме белән Гомумроссия “Алдынгылар хәрәкәте” балалар хәрәкәтенең төбәк бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырылган грант конкурсы кысаларында төзелгән "Алдынгылар әкиятләре" белән таныштылар.







