муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 101 воспитанников/101тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
23 февраля!!! 21.02.2025

День защитника Отечества — важный праздник, который отмечается в России 23 февраля. Этот день посвящён мужеству, отваге и патриотизму защитников Родины. В МБДОУ-Тюлячинский детский сад №3 этот праздник становится особенным событием, ведь именно здесь закладываются первые ростки любви к своей стране и уважения к её героям.Сегодня в средней группе прошел праздник посвященный Дню Защитника Отечества.
-
Музыкаль-спорт бәйрәме 21.02.2025

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган музыкаль-спорт бәйрәме үткәрелде. Чара Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ идарәсе дәүләт инспекторы Кыямов Л. Т.һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашында узды. Бәйрәмдә Ватаныбызны саклаучыларның батырлыгы турында патриотик җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Балалар һәм әти-әниләр спорт уеннарында үзләренең җитезлекләрен, бердәмлекләрен һәм команда рухын күрсәттеләр. Без барлык катнашучыларга активлыклары һәм уңай кәефләре өчен рәхмәт белдерәбез!
-
Халыкара туган тел көне! 21.02.2025

21 февраль көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел” дигән зурлар һәм мәктәпкә әзерлек балалары белән Халыкара туган тел көненә багышланган музыкаль чара уздырылды.
-
Безнең Илхан булдыра! 19.02.2025

2025 нче елның 19 февралендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2009 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында корәш буенча РСФСРның спорт остасы, Татарстан Республикасының атказанган фермеры Сәгыйт Гыйниятуллин призына район беренчелеген уздырды. Әлеге ярышта безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркем тәрбияләнүче Ахматвалиев Илхан И. үз үлчәү категориясендә өченче урын яулады. Котлыйбыз!!!
-
Семинарда катнашу 19.02.2025

2025 елның 19 февраль көнне МБМБУ "Арча 5нче балалар бакчасы" базасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балалрда әхлакый-патриотик хисләр формалаштыру буенча эшнең нәтиҗәле ысуллары» дип исемләнгән регионнара семинары узды. Әлеге семинарда Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Һадиева Ф.Г. катнашты.
-
"Россиянең Ел тәрбиячесе" республика һөнәри бәйгенең зона этабы узды 19.02.2025

18 февраль көнне МБМББУ Яңа Шигали авылы «Үсенте» балалар бакчасы» базасында 2024-2025 уку елында "Россиянең Ел тәрбиячесе" республика һөнәри бәйгенең зона этабы узды. Питрәч, Биектау, Әтнә, Теләче районнарыннан 11 иң яхшы тәрбияче һәм педагог үзләренең педагогик осталыкларын күрсәттеләр . Жюри игътибарына "Балалар белән педагогик чара" һәм" самоанализ"тәкъдим ителде. Бәйгедә катнашучылар арасында безнең Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Г.И. Шакирова да бар иде. Бәйгенең зона этаплары нәтиҗәләре март башында игълан ителәчәк. Барлык катнашучыларга алга таба да педагогик үсеш, һөнәри җиңүләр һәм уңышлар телибез.
-
«Спички детям не игрушка!» 18.02.2025
С целью обучения всех участников образовательных отношений навыками поведения в чрезвычайных ситуациях, формирования осознанного и ответственного отношения к выполнению правил пожарной безопасности, ознакомления с профилактическими мерами, направленными на предупреждение детского травматизма в результате пожара, педагоги провели с воспитанниками тематические беседы и познавательные игры. -
15 февраль-Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 14.02.2025

2025 елның 15 февралендә татар герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 119 ел тула.Муса Җәлил-татар халкының бөек шагыйрьләренең берсе. Шигъри иҗатыннан тыш, ул батырлык үрнәге калдырды. Аның поэзиясе генә түгел, аның тормышы һәм фаҗигале язмышы үрнәк.
-
«Движение первых/ Алдынгылар хәрәкәте» 13.02.2025

12 февраля 2025 года в МБДОУ - Тюлячинский детский сад № 3 Тюлячинского муниципального района совместно с Председателем Совета местного отделения Движения Первых в Тюлячинском муниципальном районе – Сабировой Алии Рафисовны, провели церемонию вручения рабочих тетрадей «Движение первых/ Алдынгылар хәрәкәте»для воспитанников подготовительной группы.
-
Гуманитар ярдәм 12.02.2025

Бүген махсус хәрби операциядә булган егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрү оештырылды. Ярдәмне район мәдәният йортында урнашкан штабтан озаттылар. Әлеге ярдәм чарасында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы да актив катнашты.







