Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. В.Терешковой, д. 8 |
| Телефон: | +7(855)-592-52-15;+7(855)-592-51-98 |
| E-Mail: | Sarmanovskaya.gimn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сармановская гимназия"/ МБГББУ “Сарман гимназиясе” |
| Руководитель: | Алексеева Лейля Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 583 учащихся |
| У нас учат: | 62 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе” - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Тимурчылык эше 19.09.2017

Узган атнада Сарман гимназиясенең 8 нче Б сыйныфы укучылары шефлыкка бардылар. Гадәттәгечә, Тәгъзимә әби укучыларны яратып каршы алды. Гимназия укучылары бу эшне бик яратып башкаралар, һәм Өлкән апабызга да бу бик ошый. Озак еллар дәвамында Тәгъзимә әбигә булышырга насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз.
-
"Мәдәни көндәлек" кунаклары 19.09.2017
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сарман гимназиясе белән тыгыз бәйләнештә эшләп килә. Шушы көннәрдә алар 1 нче сыйныф укучылары белән берлектә “Укучының мәдәни көндәлеге” бәйрәмен үткәрдәләр. Театральләшкән тамаша булып оештырылган әлеге бәйрәм укучылар күңелендә бары тик якты хатирәләр генә калдырыр. -
Изге эшкә әзер! 19.09.2017
Сарман гимназиясе укучылары ел әйләнәсендә өлкәннәр белән эшне дөрес оештыра. Ялгыз әби-бабайларга, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга кулларыннан килгәнчә булышу өчен алар әледән-әле шефлыкка алганнарның хәлләрен белешәләр, бакча һәм өй эшләрендә булышалар. Әлеге фотосурәттә - гимназиянең 10 нчы А сыйныфы укучылары. Алар сыйныф җитәкчеләре Салихова Алсу Нисбәт кызы белән берлектә һәрвакыт изге эшкә әзер. -
Консультацияләр башланды! 18.09.2017

Уку елы башлану белән, Сарман гимназиясендә имтиханнарга әзерлек эшләре старт алды. Дәресләрдән тыш, укучыларга өстәмә рәвештә консультацияләрдә дә белемнәрен арттыру мөмкинлеге бар. Гомумән, укучыларның нәтиҗәләре югары булсын өчен, гимназиядә бөтен шартлар да тудырылган.
-
Алдынгылар сафында 18.09.2017
18 нче сентябрь көнне мәгариф хезмәткәрләре арасында бадминтон буенча ярыш оештырылды. Бу ярышта Сарман гимназиясе командасы да читтә калмады, уңышлы гына чыгыш ясап, призлы урынга лаек булды. Аеруча гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова Гөлия Мөхәммәтлатыйп кызының 2 нче призлы урынга лаек булуын билгеләп үтәбез. Алга таба да гимназия командасы яхшы хәбәрләр белән генә куандырып торыр дигән өметтә калабыз. -
Бездә кунак бар! 18.09.2017
Сарман гимназиясендә төрле оешма-предприятиеләрдән килгән кунаклар, алар белән очрашулар, кызыклы әңгәмәләр гел булып тора. Кичә, ягъни 18 нче сентябрь көнне, районыбызның эш һәм мәшгульлек оешмасы белгечләре укучылар алдынды чыгыш ясадылар. Алар бүгенге көндәге иң кирәкле һөнәрләрне санадылар, дөрес итеп профессия сайларга үзләренең киңәшләрен бирделәр. -
Профсоюз атнасы үтте 18.09.2017
«Профсоюз атнасы” кысаларында Сарман гимназиясенең һәр сыйныфында профсоюз оешмасының эшчәнлеге, аның һәмияте турында әңгәмәләр үткәрелде. Укучы кече яшьтән үк киләчәк тормышка әзер булып үсәргә тиеш. Шул максат белән оештырылган әлеге чара балаларда профсоюз оешмасына уңай мөнәсәбәт тудыруда хәлиткеч роль уйный. Укучылар мәктәп яшеннән үк нинди мөмкинлекләрдән файдаланырга була икәнлекне белеп үсәргә тиеш. -
Мөмкинлекләр артты 16.09.2017
Узган уку елыннан башлап Сарман гимназиясе түләүле хезмәт күрсәтү өчен лецензиягә ия булды. Шул уңай белән мәктәп укучылары өчен түгәрәкләр оештырылып, белемнәрен тирәнәйтү өчен мөмкинлекләр ачылды. Әлеге хезмәттән кергән акчаның бер өлеше укытучыга хезмәт хакы буларак түләнсә, икенче өлешенә мәктәп өчен кирәк булган кайбер әйберләрне булдыруга мөмкинлек ачылды. Мәсәлән, география кабинеты өчен 12 кечкенә һәм 1 зур глобуслар алынды, башлангыч звенода бер сыйныфка ленолиум җәелде. Әлегә бу саннар бик кечкенә кебек тоелса да, тамчыдан күл җыелганын исәпкә алганда, алга таба гимназиябез базасын тулыландыру буенча эшләр тагы да алып барылыр дигән өметтә калабыз. -
Җыелышлар ни сөйли? 15.09.2017
Узган атнада Сарман гимназиясендә ата-аналар җыелышлары булып үтте. Анда гимназиябез директоры Шамилова Ләйсән Хәниф кызы гимназиябез яңалыклары белән һәм гомуми тәртип белән таныштырды, укыту эшләре буенча директор урынбасары Гарипова М.И. узган уку елына нәтиҗә ясады һәм имтихан сайлауда киңәшләрен бирде, психолог Галялиева В.Н. имтиханнарга әзерләнүдә әти-әниләрнең роленә тукталып китте, Алиуллин Ф.Ф. җинәятьчелекне булдырмау өстендә эшне күрсәтте. Җыелыш бик эшлекле төстә узды. Ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Кулга-кул тотынышып эшләүнең нәтиҗәсе уңай. Укучыларны белемле һәм тәрбияле итеп күрергә теләү барлык ата-аналарның һәм укытучыларның да теләге. Шуңа күрә бу эштә бар кешегә дә сабырлык һәм тырышлык теләп калабыз. -
Спектакль ошады! 15.09.2017
Укучылар өчен “Сарман гимназиясе”ндә төрле чаралар, очрашулар еш булып тора. Кичә, ягъни 14 нче сентябрь көнне, башлангыч сыйныф укучылары өчен мәдәният йортында күңелле тамаша күрсәтелде. Минзәлә дәүләт театры артистлары алар өчен “Как стать богарытем» (рус телендә) дигән спектакль белән чыгыш ясадылар. Тамаша ахырына укучылар белемнең кирәклеге, тәртипле һәм тәрбияле булуның никадәр әһәмиятле сыйфатлар икәненә тагы бер тапкыр инандылар.









