Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. В.Терешковой, д. 8 |
| Телефон: | +7(855)-592-52-15;+7(855)-592-51-98 |
| E-Mail: | Sarmanovskaya.gimn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сармановская гимназия"/ МБГББУ “Сарман гимназиясе” |
| Руководитель: | Алексеева Лейля Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 583 учащихся |
| У нас учат: | 62 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе” - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Татар телчеләре - киңәшмәдә 27.09.2017
27 нче сентябрь көнне Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмә утырышында катнаштылар. Алар “ФДББС шартларында бүгенге көн татар теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль проблемалары һәм четерекле мәсьәләләре” темасы буенча фикер алыштылар. -
Беренчеләрне җәяүлеләргә кабул иттек 27.09.2017
27 нче сентябрь көнне Сарман гимназиясенең береенче сыйныф укучыларын җәяүлелеәр сафына кабул итү тантанасы булды. Анда ГИБДД хезмәткәрләре дә чакырулы булып, укучыларга юл йөрү кагыйдәләре турында искәрттеләр, укучыларга бүләкләр өләштеләр. -
Мәрхәмәтлелек атнасы (3 нче көн) 27.09.2017

Сарман гимназиясендә мәрхәмәтлелек атнасы дәвам итә. Аның өченче көне бөтендөнья туризм көненә багышланган иде. Шул уңай белән гимназия укучылары музейга, паркка, обелискка, китапханәгә баруны оештырды.
-
Кунакларга без һәрчак шат 26.09.2017 Гимназия укытучылары катнашыннан башка районда үткән чаралар бик сирәктер. Кичә дә укытучыларыбыз Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасын каршы алу тантанасында безнекеләр актив катнашты. Алар үзләренең җыр-моңнары белән кунаклар кәефен ктәреп кенә калмадылар, районыбызның күркәм гадәтләре һәм йолалары белән дә таныштырдылар.

-
Зур бүләк иясе 26.09.2017
Кичә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Сарманда күчмә утырышы булып үтте. Анда илкүләм проблемалар белән бергә, актив эшчәнлек алып баручыларга Рәхмәт хатлары да тапшырып киттеләр. Шунысы куанычлы: безнең Сарман гимназиясеннән дә әлеге зур бүләккә ия булучы бар. Миннуллина Наҗия Исхак кызының хезмәтен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эше өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Изге эш дәвамлы булсын, татар милләтен үстерүдә өлеш кертүчеләр саны тагы да артсын иде. -
Югары бәя 26.09.2017

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Сармандагы күчмә утырышы уңаеннан бик матур күргәзмә оештырылган иде. Сарман гимназиясе коллективы күргәзмәгә милли түбәтәйләр һәм калфаклар тәкъдим итте. Укучылар һәм укытучылар көче белән чигелгән кул эшләре кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.
-
Мәрхәмәтлелек атнасы (2 нче көн) 26.09.2017
Сарман гимназиясе укучылары «Мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында “Без төрле, ләкин без бергә” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырдылар. Ул төрле категориядәге балаларга ярдәм күрсәтү, ярдәмгә мохтаҗ укучыларга булышу максаты белән эшләнде. -
Профсоюзга алдык! 26.09.2017
Гимназиядә яңа гына эшен башлап җибәргән укытучыларны профсоюз составына алу гадәткә кереп китте. Озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Гашимова Ләйсәнне профсоюз оешмасына алу күренешен фотодан күрергә була. -
Без - экология сагында! 26.09.2017 2017 нче ел – экология елы ел. Шул уңай белән Сарман гимназиясе укучылары инде шактый эш башкарырга өлгерделәр. Район үзәгендә барган төзекләндерү эшендә укучылар да активлык күрсәттеләр. Шушы көннәрдә генә алар көче белән Ленин урамында чистарту эшләре башкарылды. Киләчәгебезне матур итеп күрәсе килгән һәр кеше изге эштән читтә калмасын иде.

-
Мәрхәмәтлелек атнасы (1 нче көн) 25.09.2017
25 нче сентябрьдан 2 нче октябрьга кадәр республика күләмендә “Мәрхәмәтлелек атнасы” үтә. Дүшәмбе көнне Сарман гимназиясендә дә әле акция турында мәгълумат бирелде, укучыларны изге эшкә тарту өстендә эш башланды.









