Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. В.Терешковой, д. 8 |
| Телефон: | +7(855)-592-52-15;+7(855)-592-51-98 |
| E-Mail: | Sarmanovskaya.gimn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сармановская гимназия"/ МБГББУ “Сарман гимназиясе” |
| Руководитель: | Алексеева Лейля Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 583 учащихся |
| У нас учат: | 62 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе” - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Бишенчеләр өчен тикшерү 25.09.2017 23 нче сентябрь көнне Сарман гимназиясе укучылары өчен анкетирование үткәрелде. Ул балаларның урта звенога күчкәндә ияләшүне тикшерү максаты белән уздырылды. Алар киләчәктә 3 фәннән мониторинг тикшерү эшләре башкарачаклар. Әлеге антетирование шуның әзерлек этабы булып тора.

-
ФГОС таләпләренә туры китереп 25.09.2017
Сарман гимназиясендә ФДББС нигезендә укучы балалар инде 8 нче сыйныфка җиттеләр. Гимназия администрациясе тарафыннан дәресләргә әзерлекне югары оештыру таләбе куела. Безнең укытучыларыбыз да үз эшләрен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыралар. Салихова Алсу Нисбәт кызы укучыларга дәрес темасын төрле юллар белән ачып бирергә тырыша. Проблемалы сорау кую өчен укытучы барлык мөмкинлекләрдән дә файдалана. -
Спартакиададан читтә калмадык 25.09.2017 23 нче сентябрь көнне мәгариф хезмәткәрләренең республикакүләм җәйге спартакиадасы булды. Безнең Сарман гимназиясе дә бу чарадан читтә калмады. Хөснетдинова Динә Фәндәс кызы йөзү буенча оештырылган бәйгедә катнашып яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Команданың тырышлыгы аркасында Сарман районы 7 нче урынны алды. Әгәр дә катнашучы командаларның барлыгы 22 икәнен исәпкә алсак, бу күрсәткеч начар түгел. Алга таба да спортсменнарыбызга уңышлар теләп калабыз.

-
Мәктәп базасын баетабыз 23.09.2017
Узган уку елыннан башлап Сарман гимназиясе түләүле хезмәт күрсәтү өчен лецензиягә ия булды. Шул уңай белән мәктәп укучылары өчен түгәрәкләр оештырылып, белемнәрен тирәнәйтү өчен мөмкинлекләр ачылды. Әлеге хезмәттән кергән акчаның бер өлеше укытучыга хезмәт хакы буларак түләнсә, икенче өлешенә мәктәп өчен кирәк булган кайбер әйберләрне булдыруга мөмкинлек ачылды. Мәсәлән, география кабинеты өчен 12 кечкенә һәм 1 зур глобуслар алынды, башлангыч звенода бер сыйныфка линолиум җәелде. Әлегә бу саннар бик кечкенә кебек тоелса да, тамчыдан күл җыелганын исәпкә алганда, алга таба гимназиябез базасын тулыландыру буенча эшләр тагы да алып барылыр дигән өметтә калабыз. -
Без-терроризмга каршы! 22.09.2017
Кичә, ягъни 21 нче сентябрь көнне, халыкара тынычлык көне уңаеннан терроризмга каршы көрәш чарасы оештырылды. Сарман гимназиясе укучылары тематикага туры китереп рәсем һәм плакатлар әзерләделәр, Сарманның үзәк паркында оештырылган чарада катнаштылар. Без исә үз чиратыбызда терроризм җиле илебезнең тынычлыгын бозмасын, илләр имин һәм тыныч булсын иде дигән теләктә калабыз. -
Полиция бълегендә кунакта 22.09.2017

Профориентация үткәрү максаты белән Сарман гимназиясе укучылары полиция бүлегендә булдылар. Алар эшче эшләр бүлеге эшчәнлеге белән таныштылар, кызыклы әңгәмә тыңладылар. Алиуллин Фәрит Фоатовичның сөйләме укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Китапка яңа сулыш өр! 21.09.2017
Уку елы башыннан мәктәпләрдә “Китапка яңа сулыш өр!” (Подари книге вторую жизнь) акциясе старт алды. Ул мәктәп китапханәрәнең фондын тулыландыру максаты белән үткәрелә. Сарман гимназиясе укучылары әлеге бәйге-акциядә “Иң актив класс”, “Иң актив укучы”, “Иң актив укытучы” номинацияләре бар икәнлеге турында инде хәбәрдар. Бүгенге көндә китапханәчебез Ганиулина Римма Ясировна шуның белән мәшгуль. Эш барышында укучыларда укуга карата уңай караш, актив гражданлык позициясен формалаштыру, мәктәпкә хөрмәт белән карау һәм җаваплылык хисе тәрбияләү бурычлары куелды. Мәктәп фондына бүләк ителгән китаплар исәпкә алына һәм башка укучыларга да куллану мөмкинлеге ачыла. -
"Тынычлык күгәрчене" акциясе 21.09.2017
2017 нче елдан башлап 21 нче сентябрь көнне “Тынчлык күгәрчене” акциясе үткәрү тарадициягә әйләнеп китәчәк. Быел ул бөтендөнья күләмендә тәүге тапкыр уздырылды. Сарман гимназиясе укучылары да бу чарадан читтә калмады. Аның кысаларында классларда әлеге проект турында белешмә бирелде, укучылар тарафыннан флешмоб әзерләнде, укучылар көче белән ясалган күгәрченнәр, шарга бәйләнеп очыртылды. Барлык класслар да әлеге эштә актив булдылар, мондый матур башлангычны хуплап каршы алдылар. Изге эш җанга рәхәтлек, тәнгә сихәт китерә. Алга таба да изге эшләр акциясен дәвам итәргә һәм актив булырга дигән теләктә калабыз. -
Методик эш 21.09.2017
Сарман гимназиясе укытучылары үзләренең һөнәри осталыкларын үстерү өстендә даими эшләп киләләр. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки ул районыбызда бердән-бер Өстенлек мәктәбе статусына ия булган уку йорты. Башка уку елларындагыча, быел да методик семинарлар, коучинглар, сингапур структуралары белән танышулар дәвам итә. Беренчедән, алар тәҗрибә тарату максатыннан оештырылса, икенчедән, яшь укытучыларга методик ярдәм күрсәтү өчен башкарыла. -
Экология елы кысаларында 20.09.2017
2017 нче ел – экология елы. Сарман гимназиясендә бу уңай белән күп эшләр башкарылды. “Из отходов – в доходы” күргәзмәсе шундыйларның берсе. Монда укучылар ташларга мөмкин булган әйберләргә яңа сулыш өрергә мөмкинлекне күрсәттеләр. Балалар фантазиясе гаҗәеп көчле. Әлеге гамәл аларга киләчәктә дә файда китерер дигән өметтә калабыз.









