Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. В.Терешковой, д. 8 |
| Телефон: | +7(855)-592-52-15;+7(855)-592-51-98 |
| E-Mail: | Sarmanovskaya.gimn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сармановская гимназия"/ МБГББУ “Сарман гимназиясе” |
| Руководитель: | Алексеева Лейля Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 583 учащихся |
| У нас учат: | 62 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе” - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
"Укытучыңны котла!" акциясе 02.10.2017

"Укытучыңны котла!" акциясе кысаларында Сарман гимназиясе укытучылары ветеран укытучыларның өйләрендә булдылар, аларны бәйрәм белән котладылар.
-
"Укытучыңны котла!" акциясе 02.10.2017

"Укытучыңны котла!" акциясе кысаларында Сарман гимназиясе укытучылары ветеран укытучы Нәсимә апаның өендә булдылар, аны бәйрәм белән котладылар.
-
Мәрхәмәтлелек атнасы (7 нче көн) 01.10.2017

Гимназиядә мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында укучылар әби-бабайларының хәлләрен белделәр, аларга булыштылар. Өлкәннәребезнең күңелен күрү, йөзләрендә елмаю чалымнарын сизү бөтенебездә дә канәгатьлек хисе тудырды.
-
Бишенчеләрне сынау 30.09.2017 Бу атна 5 нче сыйныф укучылары өчен аеруча катлаулы булды, чөнки алар оч фәннәр стартовая диагностика үттеләр. Әлеге эшне башкарыр өчен белем дә, түземлелек тә кирәк иде. Сарман гимназиясе укучылары аны тиешле югарылыкта башкардылар.

-
Казанда ярминкәдә 30.09.2017
Сарман гимназиясе коллективы Казан шәһәрендә оештырылган ярминкәдә дә актив катнашты. Анда укытучылар көче белән үстерелгән яшелчәләр һәм башка кирәк-ярак тәкъдим ителде. -
Мәрхәмәтлелек атнасы (6 нчы көн) 30.09.2017
Атналыкның 6 нчы көне экология елына багышланган иде. Бу уңай белән Сарман гимназиясе укучылары инде шактый эш башкарырга өлгерделәр. Район үзәгендә барган төзекләндерү эшендә укучылар да активлык күрсәттеләр. Шушы көннәрдә генә алар көче белән Ленин урамында чистарту эшләре башкарылды. Киләчәгебезне матур итеп күрәсе килгән һәр кеше изге эштән читтә калмасын иде. -
Сәхнәдә - безнекеләр! 29.09.2017
Сарман гимназиясе укытучылары район мәдәният йортында оештырылган «Күңелләрдә якты эз» дип исемләнгән концерт программасында катнаштылар. Шуны әйтеп үтәбез: Мөхәмметдинова Гөлнара Рәисовна, Таҗетдинова Рузилә Илгизаровна, Хакова Алсу Мәҗитовналар алдагы чыгышларында ук районыбыз тамашачыларының мәхәббәтен яуларга өлгерделәр инде -
Мәрхәмәтлелек атнасы (5 нче көн) 29.09.2017
Атнаның бишенче көне “Изге эшләр көне” булып кереп китте. 8Б сыйныфы укучылары, гадәттәгечә, тимурчылык эше белэн Тәгъзимә әбигә бардылар. Өлкән апаның бакчасын карадылар, көзге уңышны җыйдылар. -
Мәрхәмәтлелек атнасы (4 нче көн) 28.09.2017

Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында атнаның дүртенче көне спортка багышланган иде. Бу көнне гимназиядә сәламәтлек дәресләре, спорт буенча ачык тренировкалар үтте.
-
Психолог белән берлектә 27.09.2017
27нче сентябрь көнне 8Б сыйныфы укучылары иртәнге якта психолог белән әңгәмәуткәрделәр. Эңгәмә толерантность темасына багышланган иде.









