Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. В.Терешковой, д. 8 |
| Телефон: | +7(855)-592-52-15;+7(855)-592-51-98 |
| E-Mail: | Sarmanovskaya.gimn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сармановская гимназия"/ МБГББУ “Сарман гимназиясе” |
| Руководитель: | Алексеева Лейля Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 583 учащихся |
| У нас учат: | 62 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе” - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Әзерлек бара 17.10.2017

Сарман гимназиясе укытучылары имтиханнарга әзерлекне сентябрь башыннан ук башлап җибәрделәр. Бүгенге көндә барлык имтиханнар буенча да консультацияләр оешкан төстә бара.
-
Табигатькә сәяхәт 14.10.2017
8 нче Б сыйныфы укучылары “Кара-Каршы” чишмәгә ял итәргә бардылар. Анда төрле спорт уеннары уйнадылар, күңелле итеп ял иттеләр.
-
Укытучыларыбыз сәләтле! 14.10.2017

Кичә Сарман гимназиясе укытучылары Түбән Кама шәһәрендә V ачык республикакүләм "Безнең заман" телевизион фестивалендә катнаштылар. Аларның чыгышы бик күпләрнең күңеленә хуш килде.
-
Психолог белән әңгәмә 13.10.2017

8 нче Б сыйныфы укучылары психолог белән әңгәмә үткәрделәр. Ул бик кызыклы формада үтте. Укучылар үзләре өчен бик күп кирәкле мәгълумат алдылар.
-
Юл иминлеге сафында 12.10.2017
12 нче октябрь көнне Ситдикова Алсу Разиновна 8нче Б сыйныфы укучыларына юл иминлеге, куркынычсызлык турында әңгәмә уткәрде. -
Казаннан - җиңү белән! 12.10.2017
Сарман гимназиясенең 3 нче В сыйныфы укучысы Шәмсемөхәммәтов Рузиль (класс җитәкчесе Таҗетдинова Р.И.) «Салават күпере» журналы редакциясе оештырган «Мине әти өйрәтте!» бәйгесендә катнашып II урын яулады. Бүләкләү 9 нчы ноябрь көнне Казан шәhәрендәүтте. Рузиль: «Мин Казаннын зур сәхнәсенә чыгып, истәлекле бүләк hәм диплом алдым », - дип, үзенең сөенече белән уртаклашты. -
Михаил Девятаевка - 100 яшь 11.10.2017

Бүген Сарман гимназиясендә Михаил Девятаевның тууына 100 ел тулу уңае белән зур чара үткәрелде. Чараны башлап йөрүдә музей директоры Дания Кашипованың роле бик зур. Укучылар белән әңгәмәгә Михаил Девятаев белән очрашырга насыйп булган райондашыбыз Әхмәдуллина Суфия Мөҗәһит кызы да килгән иде. Ул үзенең хатирәләре белән уртаклашты, фотосурәтләр күрсәтте.
-
Өлкәннәрне хөрмәтләдек 09.10.2017

Сарман гимназиясендә өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә кереп китте. Быел да без аларны үзебезгә чакырдык, укучыларның чыгышын күрсәттек, чәй табыны әзерләдек.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп 09.10.2017

Укытучылар көне уңае белән эшләрендә зур уңышларга ирешкән коллегаларыбызга мактау кәгазьләре тапшырылып китте. Сарман гимназиясеннән дә Гильфанова Г.М. белән Хакова А.М. шундый дәрәҗәгә ия булдылар. Аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
Ачык дәрес үтте 09.10.2017

Сарман гимназиясендә янгын куркынычсызлыгы һәм тормыш иминлеге нигезләрен өйрәнү максатында ачык дәрес булып үтте. Анда чакырылган кунаклар, фән укытучылары катнашты.









