Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Баскет-шоу
28.04.2011
27 апрель көнне безнең мәктәптә Баскет-шоу буенча зона ярышлары булып үтте. Киеренке барган бәйгедә безнең мәктәп укучылары беренчелекне алды һәм район ярышында катнашу хокукына ия булды. Аларга уңышлар телибез. Молодцы!
-
Парламентка - 105 яшь 27.04.2011

27 апрель көнне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хаҗиев А.Х. 10-11 нче сыйныф укучылары белән Россия Парламентына 105 ел тулу датасына багышланган ачык дәрес үткәрде. Дәрестә укучылар Парламент тарихы, аның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Җиңүчеләребез бүләкләнде
27.04.2011
27 апрель көнне район мәдәният йортында район һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып үтте. Анда безнең мәктәпнең 11 нче сыйныф укучылары Гарифуллина Илүзә, Миннеханов Илназ, Мусина Алисә, Нуруллина Гөлназлар катнашты. грамоталар һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Драма коллективы - III урында! 26.04.2011

26 апрель көнне мәктәбебездә эшләп килүче "Драма" коллективына йөрүчеләр "Иҗат - бәхет чишмәсе" фестивалендә катнашып, III урынны яулап кайттылар (җитәкчеләре -Мусина Г.Ф.) Түгәрәккә йөрүче 4, 5 сыйныф укучыларын чын күңелдән котлыйбыз!
-
Күңелләрдә яши яшь Тукай 26.04.2011

26 апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан мәктәптә "Күңелләрдә яши яшь Тукай" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәне 9 нчы сыйныф укучылары Таштиев Ранис һәм Нигъмәтҗанова Рәзинәләр алып барды, Тукай шигырьләре белән беррәттән укучылар һәм укытучыларның да үзләре иҗат иткән шигырьләре укылды.
-
Мәрхәмәтлелек атналыгы 26.04.2011

Мәктәбебездә "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" бара. Атналык кысаларында укучыларыбыз тимурчылык рейдлары оештыралар, чишмәләрне, тирә-ягыбызны чистарту эшләре алып баралар. 26 апрель көнне педагог-оештыручы Рәхимуллина Гүзәл Рәшитовна Космонавтиканың 50 еллыгына багышланган сбор үткәрде.
-
Шагыйрь белән очраштык 25.04.2011

25 апрель көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуруллина З.Ф. җитәкчелегендә бер төркем укучылар яшь шагыйрь Ленар Шәех белән очрашуда булып кайттылар. Шулай ук "Саба дулкыннары" радиосы аша чыгыш та ясадылар.
-
Өмәләр дәвам итә 23.04.2011

23 апрель көнне мәктәбебезнең югары сыйныф укучылары, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр кабаттан шимбә өмәсенә чыктылар. Мәктәп тирәсендәге карларны тарату, чүпләрдән арындыру буенча байтак эш башкарылды.
-
Фестивальгә әзерләнәбез. 19.04.2011

Мәктәбебездә 8 түгәрәк эшли. Һәр елны апрель аенда түгәрәкләр эшчәнлеген яктыртырга ярдәм итә торган "Иҗат - бәхет чишмәсе" фестивале үткәрелә. Быел ул 28 нче апрельдә үтәчәк. Хәзерге вакытта фестивальгә әзерлек эшләре бара.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы. 18.04.2011

6-16 апрель көннәрендә мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар декадасы үткәрелде. Декада кысаларында үткәрелгән Кошлар көне (дәүлиева Н.М.), Балалар китабы көннәре (Галимова Г.Х.), күргәзмәләр, Г.Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү (Мусина Г.Ф.), рәсем конкурслары укучылар күңелендә озак сакланыр. 18 апрель көнне декаданы йомгаклау тантанасы оештырылды, күп укучыларыбыз грамота һәм мактау кәгазьләренә лаек булдылар. Котлыйбыз!



















