Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
14 нче көн 18.06.2011

Без бүген "китап докторлары" булдык. Мәктәп китапханәсендә дәреслекләр, китаплар ремонтладык. Аннары "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе булды. Егетләребез үзләренең җитезлекләрен, осталыкларын күрсәттеләр
-
Бүген-лагерьның 13 нче көне 17.06.2011

Бүген хәрби-патриотик тәрбия бирү атналыгы башланды. Шул уңайдан "Без тынычлык телибез!" дигән темага рәсем конкурсы булып үтте. Аннары "Очкын" һәм "Дуслык" отрядлары арасында баскет-шоу ярышы булды.
-
Лагерьның 12 нче көне 16.06.2011

Бүген инглиз теле атналыгының соңгы көне булды. Укучылар инглиз телендә "Теремок" әкиятен сәхнәләштерделәр. Төшке аштан соң мәдәният йортында сәхнәдә чыгыш ясау күнекмәләре алдылар.
-
Лагерьның унберенче көне 15.06.2011

Көн яңгырлы булуга карамастан, безнең мәктәп лагере гөрләп тора. Бүген инглиз теле укытучыбыз Зилә Бәшировна музыкаль презентацияләр ярдәмендә җырлар өйрәтте, аннары бассейнга бардык.
-
Лагерьның унынчы көне 14.06.2011

Бүген лагеребызда сәламәт яшәү рәвешенә багышланган көн булды. "Наркотикларга - юк!" дип аталган әңгәмәдән соң плакатлар конкурсында катнаштык, аннары кече спартакиада үткәрелде.
-
Саумы, Сабантуй! 12.06.2011

11-12 нче июнь көннәрендә район үзәгендә һәм авылларда Сабантуйлары гөрләп үтте. Бәйгеләрдә безнең мәктәп укучылары да актив катнашты, призлы урыннар алучылар да булды. 11 нче июнь көнне авыл Сабантуена килгән халык безнең биючеләребез чыгышын карап хозурланды. Аларның җитәкчеләре Фазылҗанов Илназ Рәисовичка зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Лагерьның тугызынчы көне 10.06.2011

Җәйге ял дәвам итә, көннәр сизелмичә дә үтеп тора. Бүген лагерьның тугызынчы көне, димәк яртысы үтеп китте дигән сүз. Бүген без инглиз телен иң яхшы белүчене ачыклау буенча конкурста катнаштык, аннары "Озын толым" конкурсы булды. Нәтиҗәләр белән танышыгыз: инглиз телен иң яхшы белүчеләр: Фатыйхова Нәзилә, Нуриева Ләйсәния, Закарова Ильнара, Гыйлемшина Ландыш, Зиатдинов Ильмир, Нәҗипова Гөлгенә, Дәүлиев Әлфис. Ә иң озын чәчле кыз - 4 нче сыйныфтан Зайнуллина Динә. Иң матур прическа Нуриева Ләйсәниядә булып чыкты. Молодцы!
-
50 елдан соң очрашу 10.06.2011

Бүген безнең мәктәпнең 8 нче сыйныфын 50 ел элек тәмамлаган укучылары очрашу үткәрде. Инде өлкәнәеп килә торган абый-апалар хәтирәләрен яңарттылар, яшьлек елларын искә алдылар.
-
Лагерьның сигезенче көне 09.06.2011

-
Лагерьда инглиз теле атналыгы 08.06.2011

Бүгеннән лагерьда инглиз теле атналыгы башланды. Укытучыбыз Зилә Бәшировна безнең өчен викторина үткәрде. Сорауларга җаваплар бирдек, сүзләр төзедек, рәсемнәр ясадык. Җәйге каникулда да безгә инглиз телен онытырга ирек бирмәгән апабызга зур рәхмәт!



















