Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Талантлар конкурсы 03.06.2011

Лагерьга йөрүче балалар арасында талант ияләре бик күп. Бүген алар арасында конкурс-бәйге үткәрелде. Укучылар җырлар, шигырьләр, биюләр башкардылар. Иң осталары бүләкләргә лаек булды. Котлыйбыз!
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2011

2 нче июнь көнне мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр өчен математика укытучысы Михайлова Н.Ә. "Математика илендә" дип аталган зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе үткәрде. Укучылар 3 командага бүленеп көч сынаштылар. Бәйге укучыларга бик ошады. Укытучыбызга рәхмәт!
-
Изгеләр чишмәсенә экскурсия 02.06.2011

Лагерьда ял итүчеләр авылга якын гына урнашкан, шифалы суы белән үзенә дәшеп торучы Изгеләр чишмәсенә барып кайтырга да вакыт таптылар.
-
Исәнме, ҖӘЙ! Лагерь ачылышы. 01.06.2011

1 нче июнь көнне Тимершык урта мәктәбе каршында оештырылган "Шатлык" сәламәтләндерү лагере үзенең эшен башлап җибәрде. Лагерь 30 балага исәпләнгән, шулай да анда башлангыч сыйныфларда белем алучы 47 бала чиратлашып ял итәчәк. Ял итү чорына бассейн, боз сараена бару, төрле очрашулар планлаштырылган. Укучыларның сәламәтлеген тикшереп, кабул итеп алу өчен фельдшер Галимҗанова Рәмзия апа чакырылган иде. Ул укучылар белән дөрес туклану, гигиена турында әңгәмә үткәрде. Лагерь флагын уку елы дәвамында гел "5" ле билгеләренә генә укыган Фазылова Сөмбел, Дәүлиев Әлфис, Нәҗипова Илзидәләр күтәрде. Хәерле сәгатьтә!
-
Лагерьда виртуаль экскурсия: "Без - Тукайлы халык!" 01.06.2011

Лагерьның беренче көне кызыклы һәм файдалы чараларга бай булды. Шуларның берсе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннеханова М.Ф. үткәргән "Без - Тукайлы халык!" дип аталган виртуаль экскурсия. Укучылар сөекле шагыйребез турында видеоматериал белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, үзләре дә шигырьләр язып карадылар, иң осталары призларга ия булды.
-
Төркем почмаклары конкурсы 01.06.2011

Лагерьда "Очкын" һәм "Дуслык" төркемнәре тупланды. Һәр төркем үзенең почмагын ясады. "Очкын" төркеменнән Сәлимгәрәев Ильмир, Алтынбаева Илүзә, Галимҗанова Энҗе, "Дуслык" төркеменнән Нәҗипова Гөлназ, Нәҗипова Илзидә, Карамова Рәзинә, Ибатуллина Филизә бигрәк тә актив булдылар. Молодцы!
-
"Күн туп" призына уздырылган ярышлар
26.05.2011
Сабада " Күн туп" призына уздырылган район ярышында безнең мәктәп укучылары кече группада I урын алдылар. Молодцы!
-
Изгеләр чишмәсендә 25.05.2011

25 май көнне 7 нче сыйныф укучылары үзләре шефлыкка алган Изгеләр чшмәсе территориясенә чәчәкләр утырттылар, чистарттылар, сулар сиптеләр (сыйныф җитәкчеләре - Нуруллина З.Ф.)
-
Мәктәбебез гөлбакча булсын! 25.05.2011

Быел да һәр елдагыча мәктәп тирәсендәге чәчәклекләрдә кызу эш гөрли. Һәр сыйныф үзенә бүлеп бирелгән участокны башкалардан яхшырак итәргә тырыша. Бүген, ягъни 25 май көнне 5 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Нурия Әлхәмовна белән бергәләп чәчәкләр утырттылар.
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2011

24 май көнне 12 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Мәктәп залында бу тантаналы вакыйга уңаеннан әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Килгән кунаклар чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Хәерле юл сезгә!



















