Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Аҗаган-2019
22.03.2019
Шекше төп мәктәбе укучылары "Аҗаган-2019" уеннарының район этабында катнашып, каек (челночный бег) йөгерүдә 1 урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре Ханнанов И.Ф. Котлыйбыз сезне!
-
"Илһам" конкурсы
21.03.2019
Ел саен үткәрелә торган республикакүләм "Илһам" яшь язучылар бәйгесендә катнашу, 9нчы сыйныф укучысы Хафизова Зәринәгә (җитәкчесе Зәйнәгыева З.Ф.) зур куаныч булды. Алга таба да уңышлар сиңа Зәринә!
-
Әти-әниләр җыелышы
20.03.2019
Шекше төп мәктәбендә 3нче чирек нәтиҗәләре буенча әти-әниләр җыелышы булды. Көн тәртибе буенча, Саба районы ГИБДД инспекторлары Насибуллин И.Д., Ягафарова Г.Н. ата-аналарны юл йөрү кагыйдәләре, машинада балалар өчен кресло таләпләре, утяктырткыч элементлары, штраф төрләре һәм башка күп төрле закон-кагыйдәләрне аңлатып үттеләр. Шулай ук ата-аналарның сорауларына җавап бирделәр. Фельдшер Абдрахманова Г ның "Прививкалар һәм демографик хәл" турындагы чыгышы да бик эчтәлекле булды. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Мәхмүтова Г.З. 3 нче чирек нәтиҗәләре, алда торган ВПРның нинди тәртиптә үтәчәге белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мирзегәләмова Г.Б. балаларның тәртибенә, үз-үзләрен тотышына игътибарлы булырга чакырды. 71 нче номерлы закон белән кабаттан таныштырды.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгының икенче көне
19.03.2019
Башлангыч сыйныфлар атналыгының икенче көнендә "Кошлар безнең дуслар" дигән рәсем конкурсы узды. Бу конкурста 2нче сыйныф укучылары бик актив катнашты.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы
18.03.2019
Бүгеннән мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланды. "Матур язу" конкурсында 1 класс укучылары да актив катнашты.
-
Технология буенча ачык дәрес
16.03.2019
Бүген технология укытучысы Мирзегәләмова Г.Б. атналыкны йомгаклап, 8 нче сыйныф кызлары белән "Татар халык ашлары" темасына ачык дәрес күрсәтте.
-
Күргәзмә
15.03.2019
Технология атналыгы кысаларында мәктәптә, укучыларның кул эшләреннән торган күргәзмә оештырылды.
-
Технология атналыгы дәвам итә
13.03.2019
Бүген, 5-7 нче сыйныф укучылары "Мин барысын булдырам!" дип аталган конкурста көч сынаштылар. Кызлар үзләренең белемнәрен тегү, чигү, кулинария өлкәсендә сынап карады. Чыннан да, алар барысын да булдыра икән.
-
Конкурс "Живая классика"
12.03.2019
12 марта на базе МБУ ДО "Центр детского творчества Сабинского муниципального района" традиционно прошел районный этап Всероссийского конкурса юных чтецов "Живая классика". Ученики соревновались в чтении отрывков из прозаических произведений русских и зарубежных писателей. Нашу школу представила ученица 9 класса Газиянова Эльвира (руководитель Габдулхакова М.Р.) и получила диплом за участие.
-
Технология атналыгының икенче көне
12.03.2019
Чәчләр темасын дәвам итеп, технология атналыгының икенче көнендә, Мирзегәләмова Г.Б., Мирзагәләмова И.А. укучыларга чәч ясау буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Шулай ук укучылар үзләренең иптәшләренә дә матур прическалар ясадылар.