Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Технология атналыгы 11.03.2019
Бүген мәктәбебездә технология атналыгы башланды. Аның беренче көнендә чәчләргә игътибар бирелде. Кызлар өйләрендә матур прическалар ясап килделәр һәм аны якладылар.
-
"Әнием -җаным син" 07.03.2019
Бүген мәктәбебездә егетләр, кызларны, укытучы хатын- кызларыбызны бәйрәм белән котлады.Үзләренең әйтәсе килгән теләкләрен җыр, бию, нәфис сүз белән җиткерделәр. Концерт бик күңелле булды.
-
7 апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне 06.03.2019
Бүген, Шекше төп мәктәбендә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, Сәрдә авылы фельдшеры Гатиятова Г. А. укучылар белән очрашу үткәрде. Ул начар гадәтләрнең кеше организмына ничек йогынты ясавы турында мультфильм күрсәтте, физкультминуткалар ясатты, әңгәмә үткәрде.
Сегодня, в Шикшинской основной школе, в честь Всемирного дня здоровья, фельдшер Сардинского ФАП Гатиятова Г. А. провела встречу с учениками. Она показала мультфильм о том, как вредные привычки влияют на организм человека, показала физкультминутки, провела беседу.
-
"Без бергә" конкурсы 06.03.2019
Бүген "Без бергә" конкурсында Шекше төп мәктәбе укучылары да катнашты. Алсу Рәшитовна җитәкчелегендә рәсем номинациясендә 6 нчы сыйныф укучысы Хөсәенова Илмира 2 нче урын һәм кул эшләре номинациясендә 3 нче сыйныф укучысы Зәйнагыева Азалия 3 нче урынга лаек булдылар. Әфәрин укучылар!
-
"Шаг в будущее" 05.03.2019
Бүген мәктәбебездә "Шаг в будущее" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уздырылды. 4-5 сыйныф укучылары бик тырышып әзерләнгәннәр. Укытучылар белән берлектә кызыклы темалар сайлаганнар. Алга таба да башлаган эшләрен тулыландырып, дәвам итсеннәр дигән теләктә калабыз.
-
Укытучылар спартакиадасы 01.03.2019
1 март көнне район күләмендә үткәрелгән укытучылар спартакиадасында Шекше төп мәктәбе директоры Зайнагиев Н.М. чаңгы ярышында 1 урын, Ханнанов И.Ф.чаңгы ярышында 3 урын, аркан тарту ярышында команда 2 урынга лаек булды.Котлыйбыз!!!
-
Работа «горячей линии» 27.02.2019
В соответствии с планом работы, с целью выявления и анализа системных проблем в сфере реализации прав детей на образование и оказания гражданам консультативной помощи по вопросам поступления детей в 1 класс, 27 февраля 2019 года с 9.00 до 17.00 года в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа «горячей линии» по телефонам 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49. В работе телефона «горячей линии» запланировано участие представителей Аппарата Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан, Министерства образования и науки Республики Татарстан и Управления образования Исполнительного комитета муниципального образования г. Казани
-
Квест-уен 27.02.2019
Мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укучылары Зәйнәгыева Азалия, Гөмәрова Айзилә Килдебәк урта мәктәбендә, А.Толстой "Золотой ключик или приключения Буратино", әсәре буенча уздырылган әдәби квестта катнаштылар һәм җиңүче булдылар. Котлыйбыз!
-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне 22.02.2019
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебездә бәйрәм оештырылды. Кызлар егетләребезне котлап матур эчтәлекле концерт программасы күрсәтте. Шулай ук һәр класс "Маршировка"га ныклап әзерләнгән иде. Маршрут буенча байрак эзләү дә укучыларга бик ошады. Гомумән көн күңелле, истә калырлык булды.
Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.
-
21 февраль-Халыкара Туган тел көне 21.02.2019
21 февраль-Халыкара Туган тел көне уңаеннан Шекше төп мәктәбендә күп төрле чаралар үткәрелде. Татар теле укытучысы Зәйнәгыева З.Ф. 5 сыйныф укучылары белән "Туган телем-татар теле" интеллектуаль уенын оештырды.