Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:71 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Ата-аналар җыелышы 06.09.2019
Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта, куркынычсызлык айлыгы кысаларында, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Романова А.Г. чыгыш ясады. Администрация тарафыннан, яңа уку елына планнар, ашханәдә туклану белән таныштырылды.
-
Куркынычсызлык буенча әңгәмә 05.09.2019
Бүген мәктәбебездә, районның балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторлары Габдрахманов Р.В., Исхакова А.Р. профилактик әңгәмә үткәрделәр.Алар, укучылар үтәргә тиешле кагыйдәләрне, законнарны искәрттеләр.
-
Шаян ТВ каналы 01.09.2019
Татар телендә балалар телеканалы "Шаян ТВ"
Детский телеканал на татарском языке "Шаян ТВ"
-
"1нче сентябрь- Белем бәйрәме" 01.09.2019
"1нче сентябрь- Белем бәйрәме" көнен барлык укучылар да зур дулкынлану белән көтеп ала. Быел мәктәбебез бусагасын, беренче тапкыр 8 укучы атлап керде. Аларны беренче укытучылары Ханнанова Алсу Сәүбән кызы каршы алды. Бәйрәм белән сезне!
-
Районда август киңәшмәсе 25.08.2019
Укытучыларның август киңәшмәсендә "Эшче һөнәрләр елы" уңаеннан төзелгән күргәзмә 3 нче урынга лаек булды. Математика укытучысы Назирова Дания Әнәс кызы укучыларга төпле белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары өчен район мәгариф бүлегенең мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
WorldSkills Kazan 2019 24.08.2019
С 24 по 29 августа 2019 года в г.Казани состоится Чемпионат мира по профессиональному мастерству WorldSkills Kazan 2019 (далее – Чемпионат мира). Более 1500 молодых профессионалов из 65 стран мира будут бороться за право стать лучшими по 56 компетенциям «Ворлдскиллс» и 12 компетенциям «Ворлдскиллс Юниоры».
-
Лагерьның 21 нче көне 25.06.2019
Лагерьның соңгы көне "Чисталык көне" дип аталды. Укучылар көннең беренче яртысында болында үсүче дару үләннәре белән таныштылар, фельдшер Гатиятова Г.А ның чисталык турында әңгәмәсендә катнаштылар. Көннең икенче яртысында "Һөнәр елы" уңаеннан, колхоз ашханәсенә экскурсиягә барып, пешекче һөнәре, андагы хезмәткәрләр белән танышып кайттылар. Гомумән, 2019 нчы елның "Кыңгырау" ял һәм сәламәтләндерү лагере тормышы эчтәлекле һәм вакыйгаларга бай булды.
-
Лагерьның 20 нче көне 24.06.2019
Бүгенге көн "Әдәп төбе-матур гадәт" темасы астында үтте. Укучылар исәнләшү әдәбе, "шифалы сүзләр" турында, түгәрәк өстәл артында әңгәмә оештырдылар. Шулай ук "ГТО атналыгы" кысаларында футбол турниры үтте.
-
Лагерьлар дәвам итә 22.06.2019
Мәктәбебез укучысы Хөсәенов Әмир, 17-22 нче июнь көннәрендә, район күләмендә оештырылган, "Программалаштыру укуы" буенча лагерьда булып кайтты.
-
Лагерьның 19 нчы көне 22.06.2019
Бүген укучылар сугыш башланган көн икәнен, яуда башын салган бабайларны онытырга ярамаганны искә төшереп обилиск янына барып, бер минут тынлык белән искә алдылар. Хәзерге вакытта тыныч , рәхәт тормышта яшәгәнне күрсәтеп "Һәр рәсемдә кояш!" рәсем конкурсы оештырылды." Һөнәрчеләр елы" уңаеннан, авыл тимерчеләре янына барып, аларның хезмәте белән таныштылар.