Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Районда август киңәшмәсе
25.08.2019
Укытучыларның август киңәшмәсендә "Эшче һөнәрләр елы" уңаеннан төзелгән күргәзмә 3 нче урынга лаек булды. Математика укытучысы Назирова Дания Әнәс кызы укучыларга төпле белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары өчен район мәгариф бүлегенең мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
WorldSkills Kazan 2019
24.08.2019
С 24 по 29 августа 2019 года в г.Казани состоится Чемпионат мира по профессиональному мастерству WorldSkills Kazan 2019 (далее – Чемпионат мира). Более 1500 молодых профессионалов из 65 стран мира будут бороться за право стать лучшими по 56 компетенциям «Ворлдскиллс» и 12 компетенциям «Ворлдскиллс Юниоры».
-
Лагерьның 21 нче көне
25.06.2019
Лагерьның соңгы көне "Чисталык көне" дип аталды. Укучылар көннең беренче яртысында болында үсүче дару үләннәре белән таныштылар, фельдшер Гатиятова Г.А ның чисталык турында әңгәмәсендә катнаштылар. Көннең икенче яртысында "Һөнәр елы" уңаеннан, колхоз ашханәсенә экскурсиягә барып, пешекче һөнәре, андагы хезмәткәрләр белән танышып кайттылар. Гомумән, 2019 нчы елның "Кыңгырау" ял һәм сәламәтләндерү лагере тормышы эчтәлекле һәм вакыйгаларга бай булды.
-
Лагерьның 20 нче көне
24.06.2019
Бүгенге көн "Әдәп төбе-матур гадәт" темасы астында үтте. Укучылар исәнләшү әдәбе, "шифалы сүзләр" турында, түгәрәк өстәл артында әңгәмә оештырдылар. Шулай ук "ГТО атналыгы" кысаларында футбол турниры үтте.
-
Лагерьлар дәвам итә
22.06.2019
Мәктәбебез укучысы Хөсәенов Әмир, 17-22 нче июнь көннәрендә, район күләмендә оештырылган, "Программалаштыру укуы" буенча лагерьда булып кайтты.
-
Лагерьның 19 нчы көне
22.06.2019
Бүген укучылар сугыш башланган көн икәнен, яуда башын салган бабайларны онытырга ярамаганны искә төшереп обилиск янына барып, бер минут тынлык белән искә алдылар. Хәзерге вакытта тыныч , рәхәт тормышта яшәгәнне күрсәтеп "Һәр рәсемдә кояш!" рәсем конкурсы оештырылды." Һөнәрчеләр елы" уңаеннан, авыл тимерчеләре янына барып, аларның хезмәте белән таныштылар.
-
Лагерьның 18 нче көне
21.06.2019
Лагерьда көн "Мин спорт яратам" девизы астында үтте. Укучылар "Тау патшасы" уенында үзләренең чыдамлыкларын, өлгерлекләрен сынадылар. Сәламәт булсаң гына нәтиҗәгә ирешеп булганлыгын аңлар өчен, авыл фельдшеры Гатиятова Г.А. "Спид-куркыныч афәт" темасына видеоролик күрсәтте, әңгәмә оештырды. "Пчелка" хезмәт һәм ял лагере үз эшен төгәлләде.
-
Лагерьның 17 нче көне
20.06.2019
Укучылар бүген юл йөрү кагыйдәләрен дөрес куллануларын тикшерделәр. Авыл урамында булган юл билгеләрен күзәттеләр, дөрес итеп юл буенча хәрәкәт иттеләр. Көннең икенче яртысында "Күңелле эстафета" ярышында үзләренең спорт яратканнарын дәлилләделәр.
-
лагерьның 16 нчы көне
19.06.2019
Бүгенге көн "Юлда булсаң бул өлгер" темасы астында үтте. Укучылар белән очрашуга ГИБДД инспекторы Ягъафарова Г. Н. килде. Балалар велосипедта йөрү кагыйдәләрен ныгыттылар, сорауларга җавап бирделәр, видеоролик карадылар. Укучылар җәйге каникулга кирәкле кагыйдәләрне үтәргә сүз бирделәр. Төшке аштан соң "Су асты патшалыгында" рәсем конкурсы үтте. Рекордлар китабы ачылып, анда " иң -иң" нәр теркәлде. "Пчелка" хезмәт һәм ял лагеренда да күңелле уеннар белән беррәттән эш гөрләде.
-
Лагерьның 15нче көне
18.06.2019
Бүген лагерьда" ГТО" атналыгы башланды. Шул уңайдан укучылар спорт уеннары уйнадылар. "Хәзинә эзлә" конкурсы үткәрелде. Укучылар һәр утрауда да биремнәрне үтәп хәзинә таптылар. Уен бик күңелле булды. "Пчелка" хезмәт һәм ял лагерына да балалар бик теләп йөриләр.