Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:71 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Кышкы лагерьның 7 нче көне 31.12.2019
Лагерьның соңгы көнендә, укучылар Кыш бабайның исемләп язып куелган бүләкләрен эзләделәр. Бүләкләр төрле каршылыкларны җиңеп кенә табылды. Укучылар бар яктан Кыш бабайга сәләтләрен күрсәттеләр, бүләкләр укучыларга бик ошады.
-
Кышкы лагерьның 6 нчы көне 30.12.2019
Бүген, Кыш бабай белән чыршы янында уеннар, Кар әбинең кызыклы биюләре, лоторея уены, лагерьда йөрүче укучыларның бәйрәм кәефен тагын да күтәрде. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен дә искә төшерделәр.
-
Кышкы лагерьның 5 нче көне 29.12.2019
Лагерьга йөрүче укучылар көнне спортка багышлады. Саф һавада спорт уеннары, "Кышкы уеннар" темасына рәсем конкурсы укучыларның сәләтләрен ачыкларга ярдәм итте.
-
Яңа ел бәйрәме 29.12.2019
Яңа ел килә, яңа ел
Яңа елны көтәбез.
Барыбыз да яңа елдан,
Бәхет өмет итәбез.
Бүген мәктәптә укучылар, әти-әниләр, укытучылар, спонсорлар катнашында күңелле яңа ел киче үтте.
-
Кышкы лагерьның 4 нче көне 28.12.2019
Лагерьда бүген яңа елның, тычкан елына туры килгәненә зур игътибар бирелде. Укучылар тычкан киемнәре киеп биеделәр, күн тукымадан "тычкан" брелогы ясадылар. Тычканнар, күселәр турында күп мәгълүмат таптылар. Саф һавада "Песи - тычкан" уены уйнадылар. Бүгенге көн бик күңелле булды.
-
Кышкы лагерьның 3 нче көне
27.12.2019
Бүген укучылар күп төрле һөнәрләргә өйрәнделәр: кулланган савытлардан кошларга җимлекләр ясадылар, "Кыш бабай остаханәсе"ндә матур кар бөртекләре ясадылар. "Кышкы могҗиза" дигән газета чыгардылар. Гомумән, көн бик файдалы үтте.
-
Кышкы лагерьның 2 нче көне
26.12.2019
Лагерьга йөрүче укучылар бүген, Лесхоз дендралогия бакчасына сәяхәткә бардылар. Шулай ук урман музеенда булдылар. Сәяхәт укучыларга бик ошады, истә калырлык булды.
-
Кышкы лагерьның 1 нче көне 25.12.2019
Мәктәптә бүген "Кыңгырау" кышкы ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшли башлады. Укучылар командага "Телепузиклар" исеме алдылар. "Тылсымлы кыңгырау яки Кыш бабай бүләге" темасы астында төрле кул эшләре, рәсемнәр ясадылар. Тау битеннән чана шудылар.
-
Кардан фигуралар 25.12.2019
Быел кар аз булса да, әти-әниләр ярдәме белән "Кар бабайлар парады" ясалды, һәм район буенча мәктәбебез кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Молодцы!
-
"Коррупциягә-юк!" 09.12.2019
3-9 декабрь аралыгында "Коррупциягә-юк!" акциясе үтте. Шул уңайдан, 1-9 классларда ачык тәрбия дәресләре үткәрелде, буклетлар таратылды, плакатлар эшләнде. Укучыларга коррупциянең начар гамәл икәне аңлатылды.