Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Кышка запас әзер!
20.09.2012
Бүгенге кояшлы матур көндә мәктәбебез участогыннан бәрәңге уңышы җыеп алынды. Бергәләшеп тотынгач бу эш бик күңелле һәм җитез башкарылды.
-
ТВБнең туган көне
15.09.2012
15 сентябрь- Татарстан Варислар Берлегенең туган көне. Шул уңайдан мәктәбебездә 2нче классларны эзтабарлар сафына алу тантанасы булып узды. Балалар Шекше-Эзтабар маршруты буенча сәяхәткә чыктылар һәм төрле авырлыкларны җинеп, эзтабар галстукларына ия булдылар.
-
"Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!"
13.09.2012
13нче сентябрь көнне 2нче класс укучылары класс сәгатендә транспорт һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар.
-
Шырпы уенчык түгел
12.09.2012
Бүген 8 сыйныфта "Шырпы уенчык түгел" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде.Янгын иминлеге кагыйдәләре,янгын чыкканда үз-үзеңне дөрес тотуга кагылышлы киңәшләр бирелде.
-
Тылсымлы патшалыкка сәяхәт
12.09.2012
12 сентябрь көнне балалалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында 3нче класста юл йөрү кагыйдәләренә багышланган класс сәгате үтте. Аның барышында юл билгеләре, юл йөрү кагыйдәләре турында күп мәгълүмат бирелде.
-
Пешекче белән очрашу
11.09.2012
Бүген 8 сыйныфта укучыларның һөнәр сайлауга психологик әзерлеген тикшерү, сәләт мөмкинлекләрен ачыклау максатыннан "Кайда хезмәт-шунда бәхет" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде.Зайниева Гөлнур апалары укучыларга үзенең профессиясе турында мавыктыргыч итеп сөйләде.
-
Белем бәйрәме
01.09.2012
Бүген мәктәбебездә гөрләп Белем бәйрәме үтте. 1нче сыйныфка барлыгы 7 укучы килде. Аларны Гибадуллина Р.Х. кабул итеп алды. Аларны бәйрәм белән котларга дип районнан һәм авыл җирлегеннән бик күп кунаклар килгән иде. Ә 11нче сыйныфны бу уку елында 5 укучы тәмамлаячак, алар мәктәбебездә соңгы елларын укыйлар.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында
01.08.2012
Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар тырышлыгы белән яшелчә, җиләк-җимеш үстерелде. Бүгенге көндә бакчада уңышны җыю бара. Ә ашханәдә кышка кыяр тозлана, салатлар һәм кайнатмалар ясала.
-
Лагерьның бишенче көне
06.06.2012
"Кыңгырау"да ял итүчеләр бүген Кырлай музеенда булып кайттылар. Тукай яшәгән Сәгъди абзый йортын да күрделәр. Бу сәяхәт һәркемгә бик ошады.
-
Лагерьның дүртенче көне
05.06.2012
Бүгенге көн причёскалар көне дип игълан ителгән иде. Һәр бала үзенчә матур, килешле причёска ясап килгән. Көн ахырында шуларның иң-иңнәренә бүләкләр дә тапшырылды.