Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Лагерьның өченче көне 03.06.2012
Бүген лагеребызда ачылыш тантанасы булып узды. "Кыңгырау"ның начальнигы Гарифуллина Г.Р. балаларны шушы бәйрәм белән котлады һәм аларга күңелле ял итүләрен, сәламәтлекләрен ныгытуларын теләде. Ачылу линейкасы матур җырлар, биюләр, шигырьләр белән дәвам итте.
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2012
Бүген лагерьда ял итүчеләр төрле кызыклы уеннарда катнаштылар, отряд газеталары чыгардылар. "Саба" бассейнында су коену да балаларга бик ошады.
-
Җәй безне кабат чакыра "Кыңгырау" лагерена 01.06.2012Бүген 1 июнь көнне мәктәбебезнең "Кыңгырау" сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде. Балалар кабат күтәренке күңел белән ял итәргә җыелдылар.
-
Республика конкурсында 22.05.2012"Деревенька моя..." I Республика эзләнү һәм иҗат эшләре конкурсында катнашып, 3 класс укучысы Зиннатов Айзат (укытучысы Зиннатова Э.Ш.) "История и современность моего села" номинациясендә 2 урын, 4 класс укучысы Мәхмүтова Гүзәл (укытучысы Кашапова Г.З.) "Труженики моего села" номинацисендә 2 урын алдылар. Афәрин, укучылар!
-
Ышаныч телефоны 17.05.2012Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан мәктәбебездә күптөрле чаралар үткәрелде. Класс сәгатьләрендә ,тематик дәресләрдә, мәктәпкүләм линейкада аңлату эшлэре алып барылды. Югары сыйныфлар өчен видеофильм күрсәтелде.
-
Җиңү даны мәңгелек 09.05.20128 май көнне Бөек җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Укучыларның чыгышларын сугыш һәм тыл ветераннары җылы кабул иттеләр.
-
Янгыннардан сак булыйк!
07.05.2012
Мәгариф бүлеге хаты нигезендә мәктәбебездә янгын куркынычсызлыгына каршы укулар, инструктажлар үтте. Укучыларны эвакуацияләү оештырылды.
-
Район ярышында
07.05.2012
5 май көнне спорт һәм янгын сүндерү төрләре буенча район ярышында укучыларыбыз катнашып уңышлы чыгыш ясадылар һәм командалар арасында 6 урын алдылар.
-
Мәктәп бакчасында 05.05.2012"Язның бер көне-ел туйдыра"-ди халык мәкале. Шушы мәкальгә тугры калып, мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы эшләр башланды. Җирне көзге чүп-чардан чистартып, ашлап, китмәнләү бара.
-
Уңышларны барлар чак 28.04.2012Бу көннәрдә укучылар үзләренең эшчәнлекләре өчен макталдылар. 4 класс укучысы Фатыйхова Миләүшә әйләнә-тирә дөнья фәненнән олимпиадада II призлы урынны яулавы өчен Грамота һәм акчалата пермия белән бүләкләнде. Алга таба да уңышлар сиңа Миләүшә!