Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Конкурста 02.04.2012
Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә үткән укытучыларның "От творчества учителя к творчеству ученика" исемле VII межрегиональ конкурс-фестивальдә технология укытучысы Гарипова А.Р. һәм 11 класс укучысы Галиева Хиндия декоратив-гамәли сәнгать номинациясендә катнашып, дипломга лаек булды.
-
"Теле барның- иле бар" 29.03.2012
28 нче март көнне шушы исемдәге сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр конкурсы үтте. Анда безнең мәктәптән 1нче класс укучысы Хисматов Әмир, 2 нче класстан Фаваризова Рәлинә, 6 нчы класстан Зиннатова Әдилә, 11 нче класстан Мәҗитова Эльвира катнаштылар. Зиннатова Әдилә исә II призлы урынга лаек булды.
-
Безнекеләр булдыра! 28.03.2012
26нчы март көнне мәктәбебезнең бер төркем укучылары Габдрахманова Р.М. җитәкчелегендә Яр Чаллы шәһәрендә узган "СӘХНӘ КӨЗГЕСЕ" республикакүләм милли балалар театр фестивалендә катнашып, III дәрәҗәдәге Диплом яулап кайттылар. Алар тарафыннан сәхнәләштерелгән Р.Сәгъдинең "Сынган беләзек" спектактакле жюри һәм тамашачылар күңеленә хуш килде. Рольләрне Галимов Ранис, Гумеров Илнур, Сабирова Әдилә, Ваесова Гөлдания, Шарипов Дилюс, Габдулхакова Алия башкардылар.
-
Нәүрүз бәйрәмендә 24.03.2012
24 март көнне шаулап-гөрләп Нәүрүз бәйрәме үтте. Саф һавада ярминкә гөрләде, теләгән кеше тәм-томнар, кул эшләрен сатып алдылар. Бәйрәм уен-көлке, җыр белән дәвам итте.
-
Без Камал театрында 17.03.201215 нче март көнне 9 нчы класс укучылары Казан шәһәрендә булып кайттылар. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Дивана" спектаклен тамаша кылдылар. Спектакль һәркемгә бик ошады!
-
Тарих атналыгы. 17.03.201212-17 март көннәрендә мәктәптә тарих атналыгы булып узды. 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары арасында "Дәүләт символлары" дигән темага бәйге үткәрелде. Бу бәйгедә 6 нчы сыйныф укучылары җиңү яулады. Һәр сыйныфта тарих буенча блиц турнир үткәрелде һәм урыннар билгеләнде. Атна дәвамында шәҗәрәләр конкурсында катнаштылар, һәр сыйныф билгеле бер темага газета чыгарды, авылым тарихы турында чыгышлар тыңланды.
-
"Президент ярышлары" 16.03.2012
Бүген,16 нчы март көнне мәктәбебезнең 7-8 нче класс укучылары Сабада Балалар иҗат үзәгендә "Президент ярышлары"нда "Игры, которые мы заслужили вместе с тобой" дигән темага уңышлы чыгыш ясап, икенче турда катнашу мөмкинчелегенә ия булдылар.
-
Шугалакта 13.03.201212 нче март көнне 1 класс укучылары (кл.җит.Ханнанова А.С.) гаиләләре белән шугалакка килде. Укучылар һәм әти-әниләр үзләре зур бер гаилә булып рәхәтләнеп ял иттеләр, кышны озаттылар.
-
Поварыбыз бездә кунакта! 13.03.2012Профориентация айлыгы уңаеннан, бүген 8 нче класста (кл. җитәкчесе Габдулхакова М.Р.)"Повар профессиясе белән танышу" дигән темага класс сәгате үтте. Класс сәгатенә мәктәбебез повары Гөлнур апа чакырылган иде. Ул повар профессиясе белән укучыларны якынрак таныштырды. Укучылар поварыбыз Гөлнур апага үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Хәттә егетләрдә бу профессия белән кызыксынып киттеләр!Класс сәгате бик файдалы үтте. Укучылар кәнагатькалдылар. Соңыннан 8 нче класс исеменнән Гөлнур апага истәлекле бүләк тапшырылды.
-
Г. Ибраһимов исемендәге укучылар конференциясе
12.03.2012
12 нче март көнне мәктәбебезнең 10 класс укучысы Галимов Ранис (уытучысы Габдулхакова М.Р.) Казан шәһәрендә узган Г.Ибраһимов исемендәге укучылар фәнни-практик конференциясендә рус әдәбияты секциясеннән "А.С. Пушкин в изображении художников" дигән темага чышыш ясап, Сертификатка ия булды. Ранисны котлыйбыз!